Татар телен дәҮЛӘти дәРӘҖӘГӘ КҮТӘРҮ хакында фикерләрем бар

Вид материалаДокументы
Язучының төп кыйбласы – үз халкына хезмәт итү
Күзкәйләрем ут минем
Чәчең-башың пумала.
1.Биек ярлар, текә таулар кирәк
Тынгы белмәс шагыйрь
Лингвокультурология турында төшенчә
Подобный материал:
1   ...   7   8   9   10   11   12   13   14   ...   26

ЯЗУЧЫНЫҢ ТӨП КЫЙБЛАСЫ – ҮЗ ХАЛКЫНА ХЕЗМӘТ ИТҮ

Кәлимуллина Г.И.

Лениногорск районы

Урдалы гомуми урта белем бирү

мәктәбе,

Фәнни җитәкче: Зәйнетдинова Г.Р.

Һәр төбәкнең үзенең күренекле шәхесләре була. Алар турында горурланып сөйләнелә, кылган гамәлләре хөрмәтләнә, яшь буын шулар үрнәгендә тәрбияләнә. Туган якта туып үскән каләм әһелләренең иҗатын белмәү – культурасызлык билгесе ул. Без төбәкнең шифалы туфрагында туып – үскән якташ әдипләребез, шагыйрьләребез белән хаклы рәвештә горурланабыз. Профессиональ язучы һәм тарихчы Җәмит Рахимов “Шөгер төбәге - хәзинәләр чишмәсе ул” дип аталган, татар халкы тарихына багышланган, 33 авыл тарихын чагылдырган хезмәт язып калдыра.

Язучының төп кыйбласы – халыкка хезмәт итү. Ул үз кыйбласына тугъры булып кала: халкының горурланырлык, сокланырлык үткәнен, фидакарьлеген чагылдыра. Әдипнең күпчелек әсәрләре авыл тормышына, нефть чыгаручыларның язмышына, әхлак темаларына багышланган. “Девон хәбәрчесе” (1977), “Тәвәккәл таш яра” (1981), “Уртак хәсрәт” (1985), “Сагыш” (1991) повестьлары, “Батырша”(1992) романнары шундыйлардан.

Әдәбиятыбызның зур казанышы булып торган «Батырша» романы 1552 елда үз дәүләтен югалтуга дучар ителгән татар милләтенең олы фаҗигасен, азатлык өчен көрәш сәхифәләрен бөтен кискенлеге белән күрсәткән әсәр буларак татар әдәбиятына үтә дә кадерле.

“Безнең Шөгер төбәге - хәзинәләр чишмәсе ул”, - дип яза Җәмит Рахимов. Әйе, шушы төбәктә туып-үскән, күп еллар шунда яшәгән, фидакарь хезмәт иткән, иҗат белән шөгыльләнгән шәхесләребезнең исемнәре күпләргә таныш: Габдрәхим Утыз-Имәни, Ризаэддин Фәхреддин, Шамил Бикчурин, Фазыл Туйкин, Альберт Хәсәнов, Җәүдәт Дәрземан, Мәхмүт Газизов һ. б..

Туган як әдәбияты гел үсештә, һаман яңа үрләргә омтыла. Таһир Шәмсуаров, Әгъләс Шәйхетдинов, Рәмзия Габделхакова, Миннур Ханнанова кебек яңа талант ияләре туа тора, безне яңадан – яңа әсәрләре белән баета торалар.

Кеше ишек алдын үтмичә, олы юлга чыга алмый, шуның кебек һәркем туган ягы әдипләрен белми торып, дөньякүләм танылган олы шәхесләребез иҗатын югары дәрәҗәдә күзаллый алмый. Шуңа да без класстан тыш дәресләрдә, әдәбият түгәрәгендә туган төбәккә бәйле шәхесләрне ачыклыйбыз, алар белән элемтәдә торабыз, һәр шагыйрь, язучының тормышын, иҗатын өйрәнәбез, очрашулар, фикер алышу, иҗади эшләр (реферат, сочинение, презентацияләр, буклетлар) башкарабыз. Кыскасы, без районыбыз җирлегендә туып – үскән күренекле шәхесләр үрнәгендә тәрбияләнәбез: туган як табигатенең матурлыгын, байлыгын, аны саклау кирәклеге безгә әдәби әсәрләр аша иңдерелә. Авылдашыбыз Мәхмүт Газизов иҗат иткән шигырьләрдә дә туган якны ярату һәм сагыну, кешеләрне, хезмәтне олылау кызыл сызык булып үтә. Кешенең гомер агышын сурәтләгән шигырьләрен укып, вакытны дөрес бүләргә, бушка үткәрмәскә кирәклекне аңлыйбыз.

Вакыт ике башлы, кемгә кирәк кайсы:

бер башында – яман, икенчесе – яхшы,-

дилгебәсе монда, үзебезнең кулда! [ “Вакыт” Газизов М.. 2008 : 73 ]

Авылдашыбызның эш - хезмәт, төзелеш темасына язган шигырьләре бик тәэсирле һәм күп. Чөнки ул Чаллыга китеп төпләнгәч, иң кайнар урыннарда эшли: тулай торакта тәрбияче, төзелештә геодезист, мастер, тимерчелек заводында эшче. Бу шагыйрьгә яңа образлар тудырырга ярдәм итә.

Юл тузаны куна чәчләргә,

ел тузаны кунар – юылмас;

юл киңәйткән искә төшәр дә

үткән гомер әрәм тоелмас. [“Юл эше ” Газизов М.. 1976 : 30 ]

Әйе, гомере әрәмгә үтмәгән Мәхмүт Газизовның, чөнки ул ике дистәгә якын китап авторы. Бүгенге көндә Чаллы шәһәрендә яшәп иҗат итә, үзенең кызыклы, гыйбрәтле шигырьләре белән безне сөендерә. Без аның һәр яңа шигырьләрен көтеп алабыз.

“Безнең төбәк - табигатьнең искиткеч матур почмагы. Килгән кунакларыбыз без яшәгән, намуслы хезмәт белән гомер иткән гүзәл төбәгебезне, хәтта дөньяның матур почмагы Швейцариягә охшаталар.” (И.Ә.Садриев)

[Рахимова Г.М. 1997 : 2]

Әйе, авылыбыз табигате бик матур. Аның кешеләре тырыш, уңган. Авыл халкы терлекчелек, игенчелек белән шөгыльләнә. Халкым борынгы бабаларның гореф-гадәтләренә, йолаларына да тугры булып калган. Авылыбыздан чыккан күренекле шәхесләрне дә онытмый, алар белән очрашып тора. Татарстан язучылар союзы әгъзасы Мәхмүт абый Газизов - безнең горурлыгыбыз, чөнки ул авылыбызның гүзәллеген , аның тырыш кешеләренең тормыш – көнкүрешен, аларның яшәү рәвешләрен үз иҗатында чагылдыра, аларны шулай тарихка кертеп калдыра.

Барган авыл, әйе, туктамаган,

Туктар чиккә ничә җитеп тә,

Алга барган, барган җәяүләп тә,

Ат булмаса үгез җигеп тә... [ “ Туктар – Урдалы”. Газизов М.М. 1976 : 55 ]

Өмә. Тиз беленә -

безнең өмә җанлы халык

һәрчак тота йөкне

авыр баштан алып! [ “Өмә”. Газизов М.М.1976 : 6 ]

Шулай ук матур табигатьле авылыбызда яшәүче шагыйрәбез – Миннур Ханнанованың да иҗаты киң колачлы. Ул балачак, яшьлек, мәхәббәт, табигать, тормыш, кешелеклелек сыйфатлары, туган ил, туган авыл, Ватан турында яза.

Татарстан, газиз республикам,

Шартламасын бомба илеңдә. [ “Яшә, Татарстан!” Ханнанова М.Т., 1997: 6 ]

Гел яраттым авыл таңын,

Яраттым эшчән халкын. [“Табигать моңнары” Ханнанова М.Т., 1997: 33 ]

Сые мулдан җиребезнең

Хезмәт иткән кешегә.

Хисләремнең иң җылысын

Багышлыйм игенчегә. [ “Игенчегә” Ханнанова М.Т., 1997: 12]

Бу шигырьләреннән без, шагыйрәнең үз Ватанын, туган җирен яратуын, авылы халкына , хезмәт кешеләренә зур хөрмәт белән каравын күрәбез. Туган илебезгә афәтләр килмәвен, күк йөзебезнең аяз булуын, халкының тыныч тормышта гомер кичерүләрен теләве күзгә бәрелеп тора .

Шөгер төбәгендә туып, Шушма елгасы буендагы Яңа Иштирәкнең сихри матурлыгына сокланып үскән Таһир Шәмсуаровның иҗатын да яратып укыйбыз. Аның шигырьләре авылча саф, гади. “Моң коесы” җыентыгында әти-әнигә, туганнарга, якын кешеләргә, күршеләргә, авыл күрке булган затларга багышланган шигырьләре урын алган.

“Гомер дисбесе” җыентыгында ул шигырьләрен тематикалап бүлеп бирә: балачак, сөю, әни, авыл, әтиләр, фасыллар, изгеләр, Ватан, моң, елмаю бүлеге.

Изгеләр төймәсендә шагыйрьнең танылган шәхесләргә багышлап язылган шигырьләре урын алган.

Син – мәңгелек, повесть – романнарың

“Үлем” дигән сүзне белмиләр.

[ “Әйләнәм дә...” (Җ. Рәхимовка) Шәмсуаров Т.Я. Гомер дисбесе 2008: 125 ]

Шәкертенең һәр “бишле”се өчен

Аннан битәр үзе сөенә.

Бала язмышының борчулары

Ияреп кайта кичен өенә. [ “Укытучы” Шәмсуаров Т.Я. 2008 : 118 ]

Үзенең туган ягының матурлыгына, гүзәллегенә сокланып туя алмый якташ язучыбыз Таһир Шәмсуаров.

“Ак каеннар, иксез-чиксез кырлар-

Туган якның тиңсез бизәге.”, - дип яза ул “Туган якка мәдхия” шигырендә.

[ “Туган якка мәдхия” Шәмсуаров Т.Я. 2010 : 7 ]

Шагыйрьнең “Ана һәм бала”,“Әнкәйгә”,“Авыл көтә” кебек шигырьләрендә күпне кичергән, баласын кайгыртучы, сагынучы, аңа зур өметләр баглаучы, алтынга тиң Ана образы.

Якташ язучыларыбыз белән даими очрашып торабыз. Тамырлары белән безнең авылыбыздан булган, бүгенге көндә Норлат шәһәрендә яшәп иҗат итүче Ләйнә Ильясова белән булган очрашуда Таһир Шәмсуаровның гармун моңы көенә “Яши алмый авыл гармунсыз” исемле шигырен укуы безне таң калдырды һәм бу шигырь әле дә колакларыбызда яңгырап тора. Шагыйрьләребезнең иҗатлары аша без киләчәкне матур итеп күрергә, максатчан булып яшәргә омтылабыз.

Якташ язучыларыбызның иҗаты буыннарны буыннарга тоташтырган чылбырны хәтерләтә. Үз – үзеңә, туган җиргә тугъры булып калу, аның кадерен белү элек-электән яшәү мәгънәсенең асылын аңлаткан. Безгә аны югалтмыйча, тагын да баетып, килер буыннарга мирас итү бурычы йөкләнгән.

Әдәбият

1. Газизов М..Тәгәри китте йомгагым.-Казан:Татарстан китап нәшрияты,1976 ;

2. Рахимова Г.М. Шөгер төбәге - хәзинәләр чишмәсе . – “Стар” фирмасы, 1997;

3. Ханнанова М.Т. Гомер шавы : Шигырьләр. – Лениногорск , 1997;

4. Шәмсуаров Т.Я. Гомер дисбесе: Шигырьләр. – Лениногорск , 2008;

5. Шәмсуаров Т.Я. Моң коесы: – Казан, “Мәгариф” нәшрияты, 2010;


ҺӘР СҮЗНЕҢ ҮЗ УРЫНЫ БАР

(Ф. Яруллин иҗатында тел-сурәтләү чаралары)


Кәлимуллина Р.И.

Бөгелмә муниципаль районы аерым предметлар тирәнтен

өйрәнелә торган 3 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе укучысы

Фәнни җитәкче: Шәкүрова Р.Р.


Теманың актуальлелеге: телдән сөйләү тиз фикерләүне, кыска гына арада тиешле сүзне табуны сорый. Әгәр кешенең сүз байлыгы җитәрлек түгел , ярлы икән, аның уй-хисләрен аңлатырга сүзләре табылмый. Бик күп туры килми торган сүзләр, пауза-тукталышлар килеп чыга. Димәк, безгә матур әдәбиятны укып,сүз байлыгын арттырырга кирәк.

Матур әдәбият теле–образлы тел. Анда сурәтләү чаралары аша һәр язучының сөйләм үзенчәлеге күренә. Автор кулланган чаралар, алымнар җыелмасы язучының дөньяга карашын, иҗат ысулының юнәлешен дә билгели. Язучы сүзләрне билгеле бер максат белән сайлап ала, урнаштыра. Шуңа да сүзнең мәгънәлелеген, тәэсирлеген, синонимнарын, антонимнарын табу сүз белән эшләүнең бер төре булып тора.

“...суга салып эретелгән шикәр тәмен суны эчеп карамыйча белеп булмаган кебек, Фәнис Яруллин әкиятләренең тирән катламнарына да укый-укый, уйлана-уйлана гына төшенәсең”,- ди Әнвәр Хуҗиәхмәтов[Яруллин Ф.Г.Сайланма әсәрләр 2002:8.]

. Мин әдипнең әсәрләрен укыганнан соң, менә шул тирән катламнар -энҗе-мәрҗәннәрен табып, аның ни дәрәҗәдә сүзгә бай булуына ышандым.

Эш барышында шуңа игътибар иттем: Ф. Яруллинның әсәрләрендә күчерелмә мәгънәдәге сүзләрнең саны бихисап. Шуларның кайберләренә генә тукталып үтәм. Тимерҗан үзе: ”Йомшакка ятсам, янбашым кабара”, дип, идәндә сәләмә тун ябынып йоклый, имеш. (“Аксак Тимер”) 2. Җилбикә көннәр буе җил куган, Йокыбану йокы симерткән. (“Убырлы карчык хәйләсе”)

Нәтиҗә: Ф. Яруллин үзенең әсәрләрендә күчерелмә мәгънәдәге сүзләрне кулланып, образлылыкны, эмоциональлекне, мәгънә төсмерләрен ачып биргән.

Белгәнебезчә, метафора күренешләрнең охшашлыгына яки каршылыгына нигезләнгән яшерен чагыштыру. Фәнис абый әсәрләреннән мисаллар:

1. Күзкәйләрем ут минем,

Карашларым ук минем.

Кияү чыкмас дигән кайгы

Башымда да юк минем. (“Убырлы карчык хәйләсе”)

2. Сыйракларың салам синең,

Чәчең-башың пумала.

Пумалаңа көтү-көтү

Үрмәкүчләр урала,-дип җыр сузган йокыбану. (“Убырлы карчык хәйләсе”)

Нәтиҗә: язучы метафора ярдәмендә кешенең төс-кыяфәтен образлы итеп күз алдына китерә. Күпмедер дәрәҗәдә чагыштыру, охшату арттырыбрак та бирелә.

Ф. Яруллин үзенең әсәрләрендә синонимнарның иң кулаен сайлап алган. 1. - Әй, сөйкемле Ай, матур Ай , -дигән Айсылу, - әз генә түз. Мин хәзер ... -Кыз бөркәнеп чыккан шәлен иңеннән алып ыргыткан да йөзә белмәгәнен онытып суга ташланган. (“Зәңгәр күлдә ай коена”)

Нәтиҗә: автор синонимнарны кешенең хис-кичерешләрен көчәйтү, образларның тышкы кыяфәтен төгәлрәк бирү өчен кулланган. Бер үк сүзне кабатламыйча, мәгънәдәш сүзләр тапкан.

Эпитет (грекча “ачыклагыч”, “өстәмә дигән мәгънәдәге грек сүзеннән) –ачыклагыч сүз.Ф.Яруллин әсәрләрендә эпитетларның төрле сүз төркемнәреннән ясалганнарын куллана.Аның иҗатында исем,сыйфат,рәвеш эпитетларын очратырга була. Мәсәлән:


1.Биек ярлар, текә таулар кирәк-

Үҗәтләнеп өскә менәр өчен.

Алсу таңнар, зифа таллар кирәк-

Яшерен серебезне сөйләр өчен.

(“Бөтенесе кирәк”)


2. Бөтерелә-бөтерелә очтык

Таныш түгел карурманнар аша,

Күкләр гизеп йөрдек,

Болытларның ак мендәренә.

(“Изүләрне ачып бара идем...”)

Нәтиҗә: әдип иҗатында табигать образы еш кулланыла. Ул матурлыкны кеше белән табигатьнең гармониясе аша сурәтли. Аның фикеренчә, кеше һәм табигать бербөтен. Шушы бөтенлек азая башласа, күңел байлыгы да ярлылана. Менә шул күңел байлыгын тулыландыру өчен язучы табигать образларын яратып куллана. Табигать төрле халәттә, төрле төстә булган кебек, кешенең хис-кичерешләренең дә катлаулы яки тирәнгә яшеренгән икәнлеген күрсәтә.

Фразеологик әйтемнәр- халкыбызның күңел энҗеләре. Ф. Яруллинның иҗатында алар чиксез кулланылган. Моңа дәлил түбәндәге мисаллар:

1. Андагы матурлыкны, андагы байлыкны күрсәң, хәйран калып шунда ук телдән язасың. (“Яз кайда кышлый?”)2. Аю өеннән тамак туйдырып чыкканчы, урманның ярты халкы аксап беткән. (”Урман әкияте.”)

Нәтиҗә: Ф. Яруллин әсәрләрендә фразеологик әйтелмәләрне телне баету, сөйләмгә җанлылык, сурәтлелек (образлылык) бирү өчен кулланган.

Язучының әсәрләрен укыганда, аның сүз байлыгына, тәмле теленә сокланып туеп булмый. Аның бер генә җөмләсендә дә берничә төрле энҗе бөртеге табып була. Миңем күңелемдә иң истә калган бер әсәрендәге (“Җигангир” исемле әкияте) бер генә җөмләне сөйләгәннәргә өстәп, мисал итеп китерәсем килә.

1. Кем белә, бәлки аның Җангире дә туган авылы өстеннән урап китәдер, бәлки инде, шифалы тамчы булып иген кырларына сеңгәндер, ә бәлки, әле генә кефегеннән үлән арасына сикереп төшкән тамчы шулдыр. Кем белә...

Бу юлларда эпитет та, сынландыру да, рефрен –җөмләнең кабатланып килүе дә бар. Минемчә, кабатлау юлы белән, автор укучыны уйландыруга да этәрә, бер үк вакытта хиснең көчен дә арттыруга ирешә.

Нәтиҗә: эзләнүләр нәтиҗәсендә шуны билгеләргә мөмкин: Ф.Яруллинның иң киң кулланылган лексик сурәтләү чаралары: метонимия, антонимнар, ә стилисик бизәкләрнең бик бай өлешен (аеруча проза әсәрләрендә) фразеология тәшкил итә. Әлеге тотрыклы сүзтезмәләр телне баеталар, татар теленең милли үзенчәлеген күрсәтеп торалар. Аның иҗаты татар теленең никадәр камил, матур булуын күрсәтә. Күп кенә язучыларыбызга үрнәк булып тора.

Әдәбият

1. Заһидуллина Д.Ф. Татар әдәбияты: Теория.Тарих / Гыйләҗев Т.Ш., , Закирҗанов Ә.М., Заһидуллина Д.Ф.-Казан: Мәгариф,2004. -247 б.

2.Заһидуллина Д.Ф.Урта мәктәптә татар әдәбиятын укыту методикасы:Метод.кулланма. -Казан: Мәгариф,2000.-335б.

3. Ибраһимов С.М., Ф.С Сафиуллина .Практик стилистика.6-7-сыйныфлар өчен күнегүләр җыентыгы.-1977.-143 б.

4.Татар теле: Мавыктыргыч лексикология. Минзәлә педагогия колледжының рус телендә сөйләшүче 1 курс студентларына татар теле укыту.Взаимосвязанное обучение русскому и татарскому языкам в 5 классе:Укытучыларның авторлык хезмәтләре. Казан: Мәгариф, 2001.-221 б.

5.Хәкимова С.Г. Фәнис Яруллин:Тормыш һәм иҗат батырлыгы.Казан, “Идел-Пресс”, 2007.-192.

6. Юсупов Р.А. Икетеллелек һәм сөйләм культурасы:Укытучылар өчен ярдәмлек.-Казан:Тат.кит. нәшр, 1987.-214 б.

7. Яруллин Ф. Г.Зәңгәр күлдә ай коена: Әкиятләр.-Казан: Татар. кит. нәшр.,1990.-272 б.

8. . Яруллин Ф.Күңел яктысы.Шигырәр,поэма.-Казан:Татар.кит. нәшр.,2003-384б.

9. Яруллин Ф.Г.Сайланма әсәрләр.-Казан:Татарстан Республикасы

“Хәтер” нәшрияты, 2002.-255 б.


ТЫНГЫ БЕЛМӘС ШАГЫЙРЬ

(Роберт Әхмәтҗанов иҗатына бер караш)

Кәримуллина А.,

Балык Бистәсе

муниципаль районы Шомбыт урта

гомуми белем бирү мәктәбе Фәнни җитәкче: Гайнетдинова Р.М.


Туган як, туган туфрак... Һәркемгә дә кадерле алар. Туган як гомер-гомергә кешеләр өчен яшәү көче һәм дәрт бирүче чыганак булып торган.

Җир йөзендә һәр кеше үзе яши торган төбәкнең табигатен, аның үзенчәлекләрен, халкын, гореф-гадәтләрен, мәдәниятен, тарихын аеруча яхшы белергә тиеш.

Балык Бистәсе төбәге - хисапсыз талантлар ягы. Шагыйрьләребез Р.Фәйзуллин, Р.Әхмәтҗанов, К.Сибгатуллин исемнәре поэзия сөючеләргә таныш. Кемнәр генә гаҗәеп повестьлар авторы В.Нуруллин иҗатына гашыйк түгел икән. Театр артистлары Р.Шәрәфиев, Х.Җәләлов иҗатларына сокланмый мөмкинмени? Җырчыларыбыз, композиторларыбыз, журналистларыбыз, тагын бик күп талантларыбыз белән без горурланабыз. Төбәгебездән чыккан күренекле шәхесләр иҗатын өйрәнүне татар теле һәм әдәбияты дәресләреннән, сыйныфтан тыш чаралардан, әдәби түгәрәк эшчәнлекләреннән башка күз алдына да китереп булмый.

Без, ягъни “ Туган тел” түгәрәге әгъзалары (15 укучы) районыбызның үткәнен, бүгенгесен, киләчәген өйрәнүгә һәрдаим зур игътибар бирәбез һәм

шуны күз алдында тотып, “Балык Бистәм – туган ягым, йөрәгем сиңа дәшә” дип исемләнгән проект эшен башладык. Проектның максаты : районыбызда туып-үскән шагыйрьләрнең, язучыларның иҗатларын өйрәнү, аларның әдәбият мәйданында тоткан урыннарын билгеләү.

Проектның бурычлары:

- милли рух, үз халкыңның сәнгатенә, тарихына, мәдәниятенә ихтирам хисләре тәрбияләү:

- әхлак тәрбиясе бирү:

- эстетик культура тәрбияләү;

-әдәбиятка мәхәббәт уяту, китап белән кызыксындыру;

- сөйләм һәм язма телне үстерү.

Проект өч өлештән тора: поэзия, проза, драматургия. Түгәрәккә йөрүче һәр укучы үзе яраткан шагыйрь, яки язучының иҗаты буенча эзләнү-тикшеренү эшләре алып бара.

Мин якташым Роберт Әхмәтҗановның тормыш юлы һәм иҗатына багышланган эзләнү-тикшеренү эше алып барам.

Хезмәтем түбәндәге бүлекләрдән тора:

I. Кереш.

II.Төп өлеш.

1.Тормыш юлы.

2.”Шигырь дигән серле сандык”.

3. Р.Әхмәтҗанов сүзләренә язылган җырлар.

4. Басылып чыккан китаплары.

5. Татар әдипләре Р.Әхмәтҗанов турында .

6. Иҗаты югары бәяләнде.

III. Йомгак.

IV. Кулланылган әдәбият.

Талантларыбыз бик күп, ләкин алар арасында күңелгә иң якыннары бар. Халык шагыйре Роберт Әхмәтҗанов шундыйларның берсе.

Роберт Вәли улы Әхмәтҗан 1935 елның 1 апрелендә Татарстанның Балык Бистәсе районында туа. 1954 елда мәктәпне тәмамлаганнан соң, Р.Әхмәтҗанов Казан дәүләт педагогика институтына укырга керә. Студент елларында ук ул иҗат белән җитди шөгыльләнә башлый һәм 1958 елда аның «Беренче яз» исемле беренче шигырьләр җыентыгы басылып чыга.

Институтны тәмамлагач, Р.Әхмәтҗанов Әстерхан өлкәсендә авыл мәктәбе укытучысы булып эшли. 1961 елда Казанга кайтып М. Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театрында әдәби бүлек мөдире, соңрак «Татарстан яшьләре» һәм «Ватаным Татарстан» газеталарында әдәби хезмәткәр булып эшли. 1966 елдан алып ул – профессиональ язучы.

Роберт Әхмәтҗанов – татар поэзиясендә беренче адымнарыннан ук үз шигъри йөзен тапкан талантлы шагыйрь, ул үзенә генә хас шигъри йөзе, язу манерасы булган шагыйрь. Аның шигърияте фикер-хисләрнең киеренкелеге һәм фәлсәфи тирәнлеге, романтик күтәренкелеге, форма һәм сурәтләү алымнарындагы яңача образлылык хасиятләре белән аерылып тора. Аның лирик герое — бүгенге заман кешесе, ул егерменче гасыр фәне һәм техникасы тудырган тормыш күренешләренә үзенең мөнәсәбәтен белдереп барырга тырыша, шул үзгәрешләр, ачышлар белән тыгыз бәйләнештә» кеше шәхесенең тормыштагы урыны һәм җаваплылыгы турында уйлана. Туган ил, аны ярату, кайгырту, аның үткәне һәм бүгенгесе белән горурлану, сугыш һәм тынычлык—бу темалар бигрәк тә аның «Уйна, улым!» һәм «Таш аргамак» поэмаларында үзенчәлекле гәүдәләнеш таба.

Роберт Әхмәтҗанов, татар поэзиясенең ерак гасырлардан килгән бай традицияләренә таянып, шигъри форма һәм сурәтләү чараларын баету юнәлешендә кыю эзләнүләр алып бара. Ул татар совет поэзиясендә баллада жанрын үстерүгә шактый өлеш кертте. («Таш елады», «Фидаи», «Соңгы танк» һ. б.) Роберт Әхмәтҗановның шигъри теле көтелмәгән тапкыр чагыштырулар, кызыклы, төгәл метафоралар белән мул сугарылган. Шагыйрь ритм нечкәлеген оста тоя, әсәрнең музыкаль яңгырашына зур игътибар бирә. Бу сыйфатлар композиторларга да илһам чыганагы булып хезмәт итә. Халык арасында киң таралган җырлардан «Саумы, кояш!» (М. Мозаффаров музыкасы), «Солдатлар», «Ак болытлар» (Ф. Әхмәдиев музыкасы), «Тәңкә карлар», «Кояшларың белән кил син миңа» (А. Монасыйпов музыкасы), «Синең эзләр» (Р. Еникиев музыкасы), «Өмет җыры» (Р. Яхин музыкасы), «Минутларны ник саныйсың?», «Якты елга» (3. Гыйбадуллин музыкасы), «Җырың кайтты» (Р. Хәсәнов музыкасы) һ. б. әнә шуның ачык мисаллары.

1958-2000 еллар арасында Р. Әхмәтҗановның лирик шигырьләре, поэма һәм балладалары тупланган ике дистәгә якын китабы дөнья күрде. «Тургай тәрәзәсе» (1995) һәм «Кичке кошлар» (1999) исемле китаплары өчен шагыйрь 2001 елда Татарстан Республикасының Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә лаек булды. Ул “ Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе” дигән исем йөртә.

Ярты гасырлык иҗат гомерендә Р.Әхмәтҗанов һәрвакыт шигърияткә тугрылыклы булды һәм үзеннән бай шигъри мирас калдырды.


Әдәбият

Әхмәтҗан Р.В. Җәяүле күбәләк – Казан: Рухият, 2001.-5 б.

Кукушкин Р. Ф.Канатлы дөнья.- Казан: Татарстан китап нәшрияты, 1984.-156 б;

Юнусов М.З. Альбатрос язмышы- Казан:Татарстан китап нәшрияты,2002.-359 б;

Татар шигърияте – Казан: Мәгариф, 2007. – 12 б.


ЛИНГВОКУЛЬТУРОЛОГИЯ ТУРЫНДА ТӨШЕНЧӘ

Кәримова Э.Т.

Кукмара 3нче урта гомумбелем бирү мәктәбенең

Фәнни җитәкче: Бариева Д.Т.


21 нче гасыр лингвистикасы телне аралашу һәм танып-белү чарасы буларак кына түгел, ә билгеле бер милләтнең мәдәниятен билгеләүче юнәлеш буларак тикшерә. Моның нигезен В.Гумбольдт, А.А.Потебни кебек галимнәр салган. Мәсәлән, В.Гумбольдт "Минем милләтемнең чикләре - минем дөньяга карашымның чикләре" дигән. Димәк, тел чынбарлыкны гына чагылдырып калмый, ә кеше яши торган тирәлекне дә барлыкка китерә. Шуңа күрә лингвистика, тел турындагы фән, гуманитар белемнәр арасында алдынгы урыннарны тота һәм аның ярдәменнән башка мәдәниятне өйрәнү мөмкин түгел.

Тел милләтнең хәзергесен генә түгел, ә борынгы кешеләрнең дә дөньяга, җәмгыятькә һәм үз-үзләренә карашын өйрәнү юлы да. Үткәннәрнең кайтавазы, гасырлар кичеп, бүгенге көндә мәкальләрдә, фразеологизмнарда, метафораларда һәм башкаларда сакланып калган.

Билгеле булганча, кеше үзенең туган телен һәм теле белән бергә үз халкының мәдәниятен үзләштергәндә генә кеше була. Халык мәдәниятенең бөтен нечкәлекләре аның үзенчәлекле һәм уникаль булган телендә чагыла. Шуңа күрә татар милләте мисалында, үземне шул милләтнең киләчәге дип санаганга, мин лингвокультурология нәрсәне аңлата дигән сорауга тукталырга булдым.

Тел тыгыз рәвештә мәдәният белән бәйләнгән: ул аңа үтеп керә, үсә һәм аны чагылдыра. Лингвокультурология шуның нигезендә барлыкка килгән яңа фән. Аны лингвистиканың мөстәкыйль юнәлеше дип санарга мөмкин. Ә "лингвокультурология" дигән термин соңгы уньеллыкта фразеологик мәктәп эшчәнлеге нәтиҗәсендә барлыкка килә. Культурология кешенең табигатькә, җәмгыятькә, тарихка, сәнгатькә һәм җәмгыятьнең башка өлкәләренә кагылышлы аң-белемен тикшерә; тел белеме - телнең төрле модельләрендә чагылучы дөнья сурәтен, дөньяга карашны карый, ә менә лингвокуль гурологиянең төп предметы - үзара диалогта булган тел һәм мәдәният. Димәк, лингвокультурология халыкның телдә чагылган һәм телдә ныгып калган мәдәниятен өйрәнә.

Телдә ныгып калган мәдәният бигрәк тә фразеологизмнарда ачык чагыла. Чөңки алар теге яки бу күренешкә, предметка бәйле рәвештә барлыкка киләләр.

Фразеологик берәмлекләрдә халык мәдәнияте үсешенең озын-озак процесс булуы чагыла. Фразеологизмнар, Ф.И.Буслаев фикеренчә, "... своеобразные микромиры, они содержат в себе и нравственный закон, и здравый смысл, выраженные в кратком изречении, которые завещали предки в руководство потомкам". Димәк, фразеологик берәмлекләр - милли телнең җаны, аларда халыкның рухы һәм милли үзенчәлеге чагыла.

Фразеологизмнарны лингвокультурологик аспекттан чыгып караганда түбәндәге пунктлар исәпкә алынырга тиеш:

1. Күпчелек фразеологизмда милли мәдәниятнең "эзләр"е булу.

2. Мәдәни мәгълүматның фразеологик берәмлекнең эчке формасында саклануы. (Бу мәгълүмат дөнья турында образлы күзаллау тудыра һәм милли-мәдәни колорит тудырырга ярдәм итә).

3. Милли-мәдәни үзенчәлекне билгеләүдә иң мөһиме - милли-мәдәни бәйләнешне ачыклау.

Фразеология - дөнья сурәтенең телдә чагылышының бер фрагменты. Фразеологик берәмлек һәрвакыт субъектка юнәлтелгән, димәк дөньяны сурәтләү өчен генә түгел, ә аңа бәя бирү һәм мөнәсәбәтне белдерү өчен дә кулланыла.

Фразеологизмның шактый өлеше халык авыз иҗатыннан алынган: кәкре каенга терәтү, үзең утырган ботакка балта чабу.

Кайбер фразеологизмның килеп чыгышы территориягә бәйле була. Мәсәлән, түбәндәге фразеологизмнар авылда гына туа алган дип уйларга кирәк: су язып май чыгару, мүкләк сыер, башына тай типмәгән, ат ачуын тәртәдән алу. Шулай ук билгеле бер төркем һөнәр ияләре теленнән килеп кергән фразеологизмнар да бар: кулга ияләштерү (аучылар), икенче рольләрне уйнау (сәхнә), әлифне таяк дип тә белмәү (мөгаллим).

Югарыда китерелгән мисаллардан чыгып, шуны әйтәсем килә: халкыбызның тарихында булган вакыйгалар, күренешләр барысы да телебездә чагылыш тапкан һәм таба. Бу күренешне без лингвокультурология фәне аркылы гына өйрәнә алабыз. Әлеге чыгышны әзерләгәндә шундый фикер туды: лингвокультурология нигезләрен мәктәптә өйрәтсәләр, тел дәресләрендә, әдәбият дәресләрендә безгә уйларга, анализларга никадәр җирлек ,материал булыр иде. Алга таба шулай булыр дигән өметтә калам.


Әдәбият

  1. .Маслова В.А. Лингвокультурология. Учебное пособие.- М.,, 2001.
  2. Ф.С.Сафиуллина Тел гыйлеменә кереш. Югары уку йортларының филология факультеты өчен дәреслек. - Казан: ТаРИХ, 2001.