Татар телен дәҮЛӘти дәРӘҖӘГӘ КҮТӘРҮ хакында фикерләрем бар

Вид материалаДокументы
Җир йөзендә сыңар тамырлы халык юк
Ишеттем мин кичә: берәү җырлый Чын безнеңчә матур, милли көй; Башка килә уйлар төрле-төрле, —
Телне телләр хушсынмаса
Чәбәләнгән татар теле
Тел бетсә, милләт бетә, халык бетә
Халык авыз иҗаты – әдәби һәм тарихи мирасыбызның
Туган авылым Тукай абый
Подобный материал:
1   ...   5   6   7   8   9   10   11   12   ...   26

ҖИР ЙӨЗЕНДӘ СЫҢАР ТАМЫРЛЫ ХАЛЫК ЮК


Ибатуллин А.

Алабуга районы

Лекарево урта гомуми белем бирү мәктәбе

Фәнни җитәкче: Һадиева Р.М.


И газиз ана телем! Синең язмышың- минем язмышым. Синең кичергәнең – минем кичергәнем. Милләтемнең һичнигә алыштырмаслык йөзек кашы да син. Аллаһы Тәгалә һәрбер кешене теле һәм моңы белән яралта. Иң элек шул тел белән әнкәм бишектә көйләгән, дип язган Тукаебыз. Әйе, тел балага бишектә үк – милли моң-җыр белән бергә сеңә, ныгый. Бишек җыры балага милли хис сала, теле ачылуга юл ача.

Татарлар, күрәсең, моңнан яралгандыр. Ул моң төркиләр яшәгән Алтай гүзәллегеннән, татарны татар иткән дала киңлекләрендә барлыкка килгән. Һәм язмышының төрле чорларын чагылдырган рәвештә аның канына сеңгәндер. Аны безгә кайчандыр шул яклардан күчеп, Казан тирәсенә килеп урнашкан татар кабиләләре җиткергән. Алар аркылы безгә бүгенге атамабыз гына түгел, милли моңыбыз да, кайбер гореф-гадәтләребез дә, телебезнең нигезләре дә ирешкән.

Ишеттем мин кичә: берәү җырлый
Чын безнеңчә матур, милли көй;
Башка килә уйлар төрле-төрле, —


Әллә нинди зарлы, моңлы көй

Җир йөзендә бер генә дә сыңар тамырлы халык юк. Татарлар да бер тамырлы гына түгел. Аларны тик болгарлардан гына яки Алтын Урдадан гына барлыкка килгән дигән фикерләр белән килешеп булмый.

Без болгарлар да, койрыгыбыз Алтын Урдага да нык береккән. Шуның өстәвенә без әле кыпчаклар да. Хәтта хазарлар да. Угрофин, күпмедер славян каны да бардыр бездә. Һәрвакыт бертуктаусыз хәрәкәттә булган, дөньяның бер читеннән икенче читенә йөреп торган халыкта ник башкаларның да тамгасы калмасын икән? Алар бар, әлбәттә. Ләкин, ничек кенә булмасын, без – төркиләр. Алай гына да түгел, төркиләрнең юл башында торган татарлар без.

Тамыры тирә булган халыкның тарихтан йолкып алу мөмкин түгел. Дөньяның гөрләп торган ничәмә-ничә дәүләтен юктан бар иткән халыкка кискен рәвештә коллыкка күчү – ул фаҗиганең дә фаҗигасе. Рус коллыгында калу афәтен Габделбари Баттал урыс җәһәннәме дип тә бәяләгән.

Чыннан да, кыска гына вакыт эчендә Казан җир белән тигезләнә диярлек. Татарлар башкалаларыннан, яшәү өчен уңайлы булган урыннарыннан сөреләләр. Гасырлар буе җыелган рухи байлыгыбыз бөтенләе белән диярлек юкка чыга. Бәлки башка бер халык шушы сынаулар аша үтә дә алмаган, инде күптән үлгән-беткән булыр иде. Ләкин татар үлемне дә, кайгыны да җиңәргә өйрәнгән, тарих тарафыннан ныклап чарланган халык. Аңа яшәү көчен әнә шул тамырлары биреп торган.

Татарларны чукындырырга никадәр тырышмасыннар, ул чукынмады, руслаштырырга тырышсалар да – руслашмады. Йоклап яткан тамырлар уяна, аларны, вакыты җиткәч, тарих үзе уята. «Без Бишенче елны беркөнне уяндык таң белән», дип язган Тукаебыз. Россия капкасын революция шакый башлау белән татар да уяна.

Татарлар ХIХ һәм ХХ гасыр чикләрендә яңарыш кичереп, үз мәгариф системаларын булдырып, Россиянең иң укымышлы халкына әвереләләр, 20дән артык газет-журнал, миллионлаган тираж белән китаплар чыгарып, аларны барлык төрки халыкларга да җиткерә алуга ирешәләр. Язучылар, шагыйрьләр үсеп чыга, театрлары барлыкка килә, музыкаль сәнгатьләре туа.

1911 елны «Вакыт» газетасында басылып чыккан бер хатта мондый сүзләр бар: «Үзенең китап теле һәм әдәбияты, үзенең тарихы, менә дигән үткәне булган халык беркайчан да юкка чыкмас... Менә безнең халык уяна, өстендәге кабер туфрагын кагып төшерә һәм озаклап яткан кабереннән чыга. Татарның киләчәге томанлы түгел, ул бик тә ышанычлы».

Ильяс Алкин әйткәнчә «безнең тарихи хәтеребез көчле һәм без аңа таянып, нинди генә юллар белән булмасын, Татарстанны барлыкка китерергә тиешбез,”( Бөтенроссия мөселман хәрбиләрнең Шурасын барлыкка китергән, 1918 елның 8 гыйнварында съезд үзенең эшен башлап та җибәрә)

1920 елның 27 маенда Татарстан автономияле республикасын төзү турындагы декрет барлыкка килә. Татарлар республика төзүгә әзер булалар. Татарстан 67.126 квадрат километр мәйданда республика барлыкка килә. 43 район төзелә. [Таһиров № 4]

еспубликада 2892 мең кеше булып та, аның 51,6 процентын татарлар, 40,4 процентын руслар, калганнарын чуашлар, марилар һәм башка халык вәкилләре тәшкил итә. Республикада төрле милләт вәкилләре дус тату яшиләр. Башкорт шагыйре Рәми Гариповның түбәндәге юллары да гыйбрәтле: илне — ил, халыкны — халык, телне тел берсен-берсе хөрмәт итеп, өйрәнеп, сыешып яшәргә чакыра:

Телне телләр хушсынмаса,

Артылмаслык тау булыр.

Булмаса дуслык — дау булыр,

Дау артыннан яу булыр.

Иң зур җиңүләребезнең тагын берсе бу-1994 елның 6 ноябре көнне республикабызның яңа Конституциясе кабул ителде. Татарстан юридик рәвештә суверен дәүләткә әйләнде.

Безнең республикабыз социаль-иктисади үсешнең иң алгы сафларына чыкты, алга киткән авыл хуҗалыгы, зур тизлек белән үсә торган промышленностька ия булды. Республика тулысы белән газлаштырылды. Шәһәрләрдә һәм авылларда зур төзелеш эшләре бара. Тузган торак программасын үтәү нәтиҗәсендә меңләгән гаилә яңа фатирларга күчте. Республикада дистәләгән спорт һәм культура объектлары үсеп чыкты, Кама аша күпер салынды. Башкалабызда метро барлыкка килде. Якынча киләчәктә нефть эшкәртү нык артыр. Алабугада ФИАТ, Чаллыда Камаз машиналары чыга....

 Татарстан ныгый һәм үсә, ә телебез? Моңа бик зур сорау билгесе куябыз. Ни өчен? дип сорарсыз. Соңгы вакытларда югарыдан килгән әмер белән мәктәпләрдә татар халкының телен, әдәбиятын, тарихын һәм мәдәниятен укытуда килеп чыккан зур кыенлыклар, чикләүләр милләт җанлы беркемне дә борчымый калмыйдыр. Россия Президентының укыту программасындагы милли компонентларны бетерү турындагы указын күздә тотам. Моның милли телләр, шул исәптән татар теле үсешенә дә зур зыян китерелгәнлеге көн кебек ачык.[Юсупов №23]

Ни өчен татар авылларында татар мәктәпләре ябыла? Бу сорауга миңа кем җавап бирер? Татар телен саклап кала алучы авыллар бетүгә таба бара. Ә яшьләрне авылда калдырып булмый, чөнки балаларны йөртергә бакчалар, мәктәпләр юк. Яшьләр авылдан китәргә мәҗбүр.

Телебез төрле сәбәпләр аркасында шактый нык бозыла, күпмедер дәрәҗәдә табигыйлыгын югалта, чүпләнә.

Чәбәләнгән татар теле,

Кем соң үрер җаена?

Кем соң җайлар Телнең җанын

Телнең үз уңаена?...

Шагыйрь Җәүдәт Сөләйман да әнә шундый сораулар куя.

Соңгы елларда телебездәге рус сүзләрен киметү нияте белән, кайчандыр иске әдәби телдә кулланылып, хәзер инде телебездән төшеп калган һәм халыкка аңлашылмый торган гарәп һәм фарсы сүзләрен кире кайтару күренеше бар. Мәсәлән, һәндәсә (геометрия), рәкым (цифр), фәза (пространство), мөгаммә (проблема), җәдвал (таблица, расписание), моназара (диспут), харита (карта), хөкемдар (судья), сәркатип (секретарь), инкыйлаб (революция), талиб (студент), мөгаллим (укытучы) һ.б.

Татар теленең үз сүзләре яки күптән үзләштерелгән, аңлаешлы гарәп алынмалары була торып та, кирәксезгә рус сүзләре куллану очраклары бар. Бу да туган телне бозуга китерә, әлбәттә: специалист (белгеч), профессия (һөнәр), сфера (өлкә, тармак), катастрофа (һәлакәт), занятие (дәрес) һ.б.[Юсупов № 23]

Башкортостанның халык шагыйре Ә. Атнабаев моңа бик борчылды:

Күкрәк сөтедәй саф ана телен

Әйләндердек мама теленә.

Ни урысча, ни татарча белмәс

Имгәтелгән буын тилерә.

Телебезне кулланудагы күп санлы ялгышлардан арыну, тел сафлыгын тиешле дәрәҗәдә тоту өчен, ниләр эшләргә, нинди чаралар күрергә кирәк икән соң?

Минемчә, беренчедән, туган телне яхшырак, максатчанрак укытырга кирәк. Максатчан дигәннән мин менә нәрсәләрне күздә тотам. Бездә телнең, нигездә, төзелеше, структурасы өйрәтелә, аның сөйләмдәге халәтен, ягъни аны аралашу чарасы буларак өйрәтү җитеп бетми булса кирәк.

Икенчедән, татар халкының, бигрәк тә яшь буынның, үзаңын үстерү, милли горурлык булдыру аша туган телгә мәхәббәт тәрбияләү зарур. Бу – дәүләт күләмендә эшләнәсе әһәмиятле һәм җаваплы эш. Моның мәшәкате зур, ләкин мөмкинлекләре җитәрлек.

Өченчедән, барлык журналистларыбызның туган телләрен яхшы белүләрен мәҗбүри итеп куярга кирәк.

Журналистларның, үз материалларын бастырырга әзерләгәндә, даими рәвештә теге яки бу дәрәҗәдә рус теленнән тәрҗемә итү белән шөгыльләнүләрен истә тотсаң, аларның гомумән татар телен яхшы белеп кенә калмыйча, тәрҗемә итү осталыклары да булырга тиешлеген күз уңыннан ычкындырырга ярамый. Әмма бүген безнең журналистларыбызның барысы да тәрҗемә принципларын, методларын һәм ысулларын белеп бетерә дип әйтеп булмый. Чөнки матбугат, радио-телевидение материалларының телендәге күп санлы ялгышлар – дөрес тәрҗемә итә белмәү нәтиҗәсе.

Туган телне куллану мәсьәләсе күпләрне борчыйдыр ул. Борчый: нигә татарлар татарча сөйләшсә дә, нигә телне бозалар? Нигә теге яки бу сүз сөйләмдә урынлы кулланылмый? Аралашу чарасы буларак, телнең бүген тоткан урыны, киләчәге өчен дә борчылам мин. Тигез хокуклы тел дигән Законыбыз бар. Ни өчен радиода туган телгә вакыт аз бирелә? Ике татар сөйләшеп торганда, бер рус кешесе килсә, сөйләшү русчага күчә. Нигә? Рус һәм чит тел дәресләрен сыйныфны төркемнәргә бүлеп укыталар, ә туган телне бергә... Кыскасы, мондый сораулар күп алар. Кайсына җавап табып булыр, кайсына вакыт әйтер... Иҗтимагый шартлар туып, халкым үз-үзен милләт буларак та, ил-дәүләт буларак та аңларга, бүтәннәр арасында йөзен, урынын тәгаен табарга хәл иткән икән, ул, һичшиксез, теле турында да уйланыр, кайгыртыр.

Рус сыйныфында белем алып та, ун ел уку вакытында туган тел һәм әдәбият дәресләрендә, сыйныфтан тыш вакытта үткәрелгән әдәби кичәләрдә телебезнең кагыйдәләрен өйрәндек, әдипләребезнең әсәрләрен укыдык. Татар халкының әдәп кагыйдәләрен, гореф-гадәтләрен, йолаларын, милли уеннарын өйрәндек. Мәктәбебездә узган әдәби кичәләр, милли уеннар, шигырь бәйрәмнәре, театр көннәре, милли моңнар бәйрәме — болар барысы да безнең хәтердә җуелмаслык булып истә калды. Кая гына китсәк тә, әдәби телебезгә якын булган сөйләмне өйрәтеп үскән әдәбиятка тап төшермәбез. Чөнки безгә әти-әниләребез, укытучыларыбыз туган телебездә белем һәм тәрбия бирде. Чыгышымны сөекле шагыйребез Г. Тукайның шигъри юллары белән тәмамлыйм. Шагыйрьнең «Таян Аллага» дигән шигырен дә яңа гына укый алдык бит....Саф әле күңелең синең, һичбер бозык уй кермәгән,

Пакь телең дә

Һич яраусыз сүзләр әйтеп күнмәгән.

Пакьь җаның һәм пакь тәнең —

барлык вөҗүдең пакь синең;

Син фәрештә валчыгысың, йөзләрең ап-ак синең!..

Әдәбият

1. Кәримуллин Ә. Тел тарихы – халык тарихы ул [Электрон ресурс]: татарча электрон китапханә /Ә. Кәримуллин. - .ru/karimullin4.php

2. Низамов, И. Тел язмышы -сөйләмдә /И.Низамов// Ватаным Татарстан.-2010.-23 апрель.

3. Таһиров И. Татарлар дәүләт төзү юлында / И.Таһиров// Казан утлары.-2010.-№4

4. Таһиров И. Тел һәм моң – милләт сакчылары / И.Таһиров// Шәһри Казан.-2010.-№1.

5. Шәймәрдәнов А. Татар теле - киләчәк теле /А. Шәймәрдәнов// Безнең гәҗит.- 2010.-№21-2 июнь.

6. Юсупов Р. Тел язмышы /Р.Юсупов// Ватаным Татарстан.-2010.- №23- 5 февраль.


ТЕЛ БЕТСӘ, МИЛЛӘТ БЕТӘ, ХАЛЫК БЕТӘ

Исламова Ф.,

Тукай районы, Бәтке урта гомуми

белем бирү мәктәбе

Фәнни җитәкче: Якупова Г.З.


Кеше томышында аның бөтен гомере буена аерылгысыз төшенчәләр, кешеләр, әйберләр була. Мин шуларның берсе дип, аның туган телен саныйм. Ул – кешенең дөньяга аваз салган минутыннан соңгы сулышына кадәр янәшә. Кеше дөньяга беренче аваз салуга, аны тудырган ана үзенең сабыена туган телендә “балам” дип эндәшә. Баланың беренче әйткән сүзе дә туган телендә яңгырый. Кеше үзенең иң саф хисләрен бары тик туган телендә генә белдерә ала. Бөек Тукай юкка гына үзенең иң кадерле кешеләре әти-әниләренә рәхмәт сүзләрен, алар рухына багышлаган догаларын туган телендә белдермәгән.
Тел – кешеләрнең аралашуы өчен иң әһәмиятле чара. Ул кеше тормышында гаять зур урын тота. Ул – тормыш чыганагы, белем чишмәсе. Тел – кешеләрнең бер-берсе белән аралашырга, бер-берсен аңларга, бер-берсенең теләк-максатларын, уй-фикерләрен белергә ярдәм итә. Тел турында яңадан –яңа китаплар чыгып тора, радиодан, телевидениедән кызыклы тапшырулар алып барыла, интернет челтәрендә яңадан-яңа ресурслар барлыкка килә. Республикабызның татар теле укытучыларының сайтлары да моның ачык мисалы. Болар барысы да халыкта телнең тарих, үсеше, яшәеше, төзелеше һәм башкалар турында күп санлы сораулар тууга сәбәп була. Шушы сорауларга җавап эзләүчеләр татар теленең нинди бай булуына төшенәләр, халкыбызның тарихын өйрәнәләр. Чөнки татар халкының мең елларга сузылган тормыш тәҗрибәсе, уйлары, гадәтләре, йолалары, кешене шәхес итүче сыйфатлары аның телендә, образлы сөйләмнәрендә, мәкаль-әйтемнәрендә, җыр һәм әкиятләрендә чагылыш тапкан. Безнең халкыбызның күңел җәүһәрләре бары тик туган телдә генә сакланып калган. Бары тик туган телдә алар күңеленнән төрле шигырьләр, җырлар, язмалар чыккан. Шуңа күрә дә безнең шәхесләребез, галимнәребез, язучы һәм шагыйрьләребез туган телгә зур игътибар бирәләр. Туган телнең кешегә тәэсир көче дә көчлерәк. Туган телебез – татар теле – бик борынгы һәм бай телләрнең берсе. Ул башка телләр арасында үзенең аһәңле аваз составы, искикеч зур сүзлек байлыгы, үзенчәлекле грамматик төзелеше белән аерылып тора. Телнең нечкәлекләрен белү өчен, аны һәрвакыт куллану кирәк. Күңел байлыгы җанга телебез аша туплана. Әгәр син үз телеңне белмисең икән, үз халкыңның мәдәниятен, аның рухи байлыгын үзләштерә алмыйсың. Телнең сыгылмалылыгы, матурлыгы, моңлылыгы композиторлар, шагыйрьләр өчен дә кирәк. Күп акыл ияләре, галимнәр, язучылар тел турында төрле фикерләр әйтеп калдырганнар. Татар язучысы Г.Бәширов телебезне өзлексез үсә, үзгәрә торган күңел хәзинәсе белән тиңләсә, рус язучысы К.Г.Паустовский тел турында болай дигән: “Үз илеңә булган мәхәббәтне үз теленә булган мәхәббәттән башка күз алдына китереп булмый. Туган теленә битараф кеше кыргый. Ул үзенең табигате белән үк зыянлы. Чөнки аның телгә карата битарафлыгы үз халкының үткәненә, бүгенгесенә һәм киләчәгенә битараф булуы белән аңлатыла”. Матур итеп сөйләшә белгән кеше матур итеп уйлый белә, матур итеп уйлый белгән кеше матур эшләргә омтыла. Үткәннәргә күз салсак, телебез нинди зур кыенлыкларга дучар булган. Халкыбызның башыннан ниләр генә үтмәгән бит. 500 еллык тарихка кайтып карасаң, зур басымнар булган, халкыбызны юкка чыгару сәясәте алып барылган, халыкны мәҗбүри чукындырып та, хурлап та, үз телеңдә сөйләмә дип тә куркытып караганнар. Аны юк итәргә теләп, күпме көрәш барган. Татар гаиләләрендә хәтта үз телендә балалар белән сөйләшергә ярамаган. Мәктәпләрдә татар теле дәресләре факультатив кына булып укытылган. Урамнарда , җәмәгать урыннарда татар халкы рус телендә сөйләшкән, татар балалары үз телен белмәгән. Шулай булуга карамастан, халкыбыз нык рухлы булган. Еллар үткән, телебез халык тырышлыгы белән яңадан үсеш алган, милләтебез сакланып калган. Милләтнең саклануы турыдан-туры телгә бәйле. Чөнки гыйлем алу, аңны үстерү, дөньяны танып белү һәм аралашу туган тел аша тормышка ашырыла. Тел бетсә, милләт бетә, халык бетә. Безнең телебез – бик моңлы тел. Борынгы татар халык җырларын тыңлаганда, моң, безнең күңелләребезне айкап, тирән уйларга, кичерешләргә сала. Шушу моң халыкның хәтер кылларына кагыла да, үткәннәрне бүгенге белән тоташтыра. Татар халкы борынгыдан ук мәдәнияткә, телгә, сәнгатькә гашыйк милләт булган. Бүген дә горур итеп, ныклы адымнар белән алга атлый. Үткән белән бүгенгене тоташтыру, милләтебезнең бөтен хәзинәсен саклап, киләчәккә тапшыру өчен яшь буын җаваплы. Бүгенге көндә күңелне борчыган мәсьәләләрнең берсе - туган телебез -татар теленең киләчәге, үсеше, бүгенге көндәге хәләте белән ризасызлык. Бу турыда телевидение, радио, матбугатта да бәхәсләр бик күп бара. «Үткәне юкның киләч­әге дә юк» дигән гыйбарә бүген һәркемгә яхшы таныш. Тел — халкыбызның гасыр­лар буе туплаган тәҗрибәсен чагылдыручы тиңсез хәзинә, халыкның акылы, рухы, милли үзенчәлеге, ата-бабаларыбыз мирасы. Безнең үз телебезне бозарга, кимсетергә, югалтырга хакыбыз юк. Ана телебезне сакламасак, без нинди генә кыенлыкларга карамастан, телебезне саклаган, камилләштергән һәм буыннан-буынга тапшырып калдыр­ган ата-бабаларыбыз каршында гөнаһлы булып, зур гаеп кылабыз дигән сүз. Татар теленең бүгенгесе һәм киләчәге мине нык борчый. Беренче карашка, бернинди куркыныч та юк кебек: без һәркөн үз телебездә иркен аралашабыз, туган телебездә чыгучы теле-радиотапшырулар, газета-журналлар аша үзебезгә рухи азык алабыз. Тик бу беренче карашка гына шулай. Туган телгә мәхәббәт гаиләдә һәм, әлбәттә, мәктәп­ләрдә тәрбияләнә. Ә мәктәп­ләрдә бүген ана телен үстерү аксый. Дөресрәге, туган тел кысрыклана бара. Югары сыйныф укучыларының татар теле һәм әдәбияты дәресләре укыту сәгатьләренең саны кыскартылды. Моңа юл куймаска, телне саклап калу өчен бар тырышлыкны куярга кирәк .Тел һәм моң – күңелебезнең көзгесе ул. Үз телеңне белмәү, аны санламау – зур кимчелек дип уйлыйм мин. Күз алдына китерик: үзеңнең туган татар телен белмәгән кеше бөек Тукай, герой–шагыйрь Муса Җәлил әсәрләрен уку бәхетеннән мәхрүм. Әгәр  татар  телен бетерүгә юл куйсак, тора-бара туган телебез бөтенләй юкка чыгачак. Ә  тел  белән бергә тарих та, мәдәният та һәм  татар   теле  белән бәйле булган башка нәрсәләр дә юк булачак. Соңгы елларда мәгариф өлкәсендә башкарган эшләр, үзгәрешләр, әлбәттә, шактый. Шатланырлык эшләр күп, әмма проблемалар һәрвакыт туып тора. Татарстан Республикасының мәгариф системасында тел­ләрне өйрәнүнең торышына килгәндә, түбәндәгеләрне билгеләп үтәргә була:

1. Татарстанда полиэтник тел мохите формалашу һәм үсү про­цессы бара. Әлеге процесста татар һәм рус телләрен белү “Татар­стан халыклары телләре турында”гы Татарстан Республикасы Законы таләбе итеп кенә куелмый, бәлки яшьләрне социаль һәм мәдәни яктан берләштерү, туплау чарасы буларак та карала.

2. Соңгы 10 елда Татарстанда телләрне өйрәнүдә байтак уңай нәтиҗәгә ирешелде. Мәктәпләрдә һәм мәктәпкәчә балалар учреждениеләрендә телләр өйрәтүгә игътибар артты. Мәктәпләр, татар гимназияләренең саны артты, татар телендә аралашу мөмкинлекләре булдырылды. (форумнар, бәйгеләр һ.б.)

Бүгенгесе  көндә һәр  татар  баласының үз  телен  югалтмавын, милли үзаңының үсүен теләсәк, иң элек аңа борынгы бабаларының кем булуын аңлатырга, тарихын тиешенчә өйрәтергә кирәк дип саныйм. Шул чагында гына ул башын югары күтәреп, кимсенмичә, аягында нык басып торыр, горур булыр. Моңа иманым камил. Һәр милләт кешесе өчен иң моңлы көй – үзенең милли көе, иң матур, иң кадерле тел – үзеңнең туган телең... Минем өчен дә татар теле - әнә шундый. Туган телебез татар теле – борынгы һәм һәрьяклап үсеш алган телләрнең берсе. Ул – мул сүзлек хәзинәсе, бай тел. Татар теле – иң матур тел, иң нечкә, ягымлы, йомшак, татлы һәм туган тел! Яратыйк аны, пычратмыйк! Безнең һәм киләчәк буыннар да саф, чиста, бөек татар телендә горурланып сөйләшсеннәр иде! Туган тел турындагы фикерләремне шагыйрь И. Гыйләҗев сүзләре белән йомгаклыйсым килә:

Ул булганда адашмабыз –
Юлым туры, нурлы көнем.
Күз карасы кебек саклыйм
Анам теле – Татар телен!

Әдәбият

1. Ватаным Татарстан газетасы, №236, ноябрь, 2010.

2. Гараев Ф.М. Языковая политика на современном этапе // Татар теле һәм этносы тарихи мәсьәләләре. – Казан: ИЯЛИ, 2000.

3. Юсупов Р.А. Икетеллелек һәм сөйләм культурасы. – Казан: Татарстан китап нәшрияте, – 1987.-16б.


ХАЛЫК АВЫЗ ИҖАТЫ – ӘДӘБИ ҺӘМ ТАРИХИ МИРАСЫБЫЗНЫҢ

ГҮЗӘЛ БЕР ХӘЗИНӘСЕ


Исламова Г.,

Мөслим районы Тат. Бүләр урта мәктәбе,

Фәнни җитәкчесе: Сахбетдинова Җ.М.


Халык авыз иҗаты – әдәби һәм-тарихи мирасыбызның гүзәл бер хәзинәсе ул.Без анда бик ерак гасырлар авазын ишетәбез, безнең чор бизәкләрен дә күрәбез.Борынгы бабаларыбыз акылы, зирәклеге, моңы, җорлыгы матур йолалар, гореф-гадәтләр тудырган. Зирәк, акыллы, киң күңелле, шаян телле халкыбыз күңелендә яшәгән бу җәүһәрләр янында балалар үзләре иҗат иткәннәре дә урын ала.Блалар фольклоры бездә туган җиргә, туган телгә сак караш уята, туганнарга, авылдашларга, бөтен кешеләргә хөрмәт тәрбияли.Мин аны милли тәрбиянең нигез ташы дип атар идем.Үз милләтенең гореф-гадәтләрен, йола-бәйрәмнәрен, традицияләрен яхшы белүче, аларны үтәүче, рухи байлыкларыбызны яратучы, саклаучы балалар гына тыйнак һәм гадел, кешелекле һәм кунакчыл, ачык йөзле һәм олы җанлы була ала.

Миңа бу тема кечкенәдән яхшы таныш.Без ел саен мәктәптә, авылда төрле милли бәйрәмнәрдә катнашабыз, укытучыларыбыз кушуы буенча халык авыз иҗаты үрнәкләре җыябыз.Быел да мәктәптә уку елы башыннан ук “Халык күңелендәге җәүһәрләр” дигән акция оештырылды. Исәнсеф, Иске Сәет, Тат.Бүләр балалары әти-әниләре, әби-бабалары, авылдашлары күңелендәге рухи байлыкларны барладылар, аларны язып алдылар. Аларны төрле бәйрәмнәрдә, уеннарда бергәләп файдаланабыз. Алар безне тапкырлыкка, зирәклеккә, әдәплелеккә, зыялылыкка өйрәтәләр, бүгенге катлаулы дөньяны аңлауда маяк ролен үтиләр.

Мин үзем халкыбызның яратып үткәрә торган борынгы олы бәйрәме Сабантуйны бик әһәмиятле дип уйлыйм. Бу бәйрәм Тат.Бүләр тарихында аеруча үзенчәлекле урын алып тора.

Элек авылдагы һәр кешегә кушамат такканнар. Тат. Бүләрдә яшәүчеләрне еш кына куыклар дип атаганнар. Без авыл халкы кушаматының килеп чыгышы белән кызыксынып, бик күп кешеләрдән сораштык.

Бүләр авылында яшәүчеләр борынгы заманда ук мактанчык булганнар, шуңа аларны куыклар дип үртәгәннәр. Халык телендә бу кушамат тарихының берничә төре яши. Азиев Равил абый сөйләве буенча,бер елны Сабан туенда агалы-энеле ике туган ялтыр-йолтыр килеп торган бер пар яхшы читек алган.Аларның мактанасылары килгәндер инде, җигүле тарантаска утырып, икесе дә күренә торган аякларына читек киеп, берсе уң аягын, икенчесе сулын трантастан асылындырып, ат белән Сабан туе мәйданы уртасыннан мактанып үтеп киткәннәр.

Безнең, ягъни Тат.Бүләр куыкларының,Сабантуйлары да тирә-яктагы авылларныкыннан үзенчәлекле. Иске Сәет, Исәнсеф, Чишмә , Тат.Бүләр авыл халкы өчен бер зур сабантуй үткәрелә.Ә 2-3 көн алдан һәр өйгә кереп, бүләк җыю оештырыла. Җигүле атларны матурлап бизәп, арбага 3-4 озын колга беркетелә.Арбадагы гармунчы һәм кучер янынына 3-4 яшьтән алып, 12-13 яшькәчә балалар төялә.Арбага сыя алмый калганнары бүләк җыючы апаларына ярдәм итәләр, колгага авылдашлары биргән бүләкләрне бәйләшәләр, үзләре арбадагыларга кушылып җырлыйлар да.Иң кызыгы бүләк җыелып беткәч башлана.Беренче малайлар йөгерешә, аннан кызлар.Кайчагында җиңүчеләрне кабат йөгертәләр.Шигырь сөйләүчеләр һәм җырчылар да көч сынаша, зур сабантуйга әзерлек бара, җиңүчеләргә бүләкләр дә бирелә, шатлыктан авызлар ерыла.

Эшләр беткәч, бүләкләр җыелгач, 2-3 көннән халык Сабантуйга җыела.Башка авылллардагы уеннар, ярышлар бездә дә бар, ә иң кызыклысы , халык яратканы-ат чабышлары.Гади эш атлары, нәселле чабышкы атлар, юыртаклар ярышы аеруча абруйлы санала бездә.Аларның һәркайсына бүләкләр тапшырыла.Атларның муенына чигүле сөлгеләр, аллы-гөлле чүпрәкләр урап, җиңүчеләр халык җыелып утырган түгәрәккә кереп, атларын җитәкләп, түгәрәкне әйләнеп чыгалар.Халык аларны алкышлый, мактый, зурлый.

Дүрт гасырлык тарихы булган авылыбызда балалар фольклорының байлыгын күрсәтүче тагын бер бәйрәм- карга боткасы- бүгенге көнгә кадәр сакланса да зур үзгәрешләр кичергән. Борынгы мәҗүси бабаларыбызның йоласы хәзер балалар уены булып калган.

Әби-бабаларыбыз бала вакытта матур итеп киенеп, өйдән-өйгә кереп, ярмалар, йомыркалар җыеп, изге теләкләр теләп, авыл халкын бәйрәмгә чакырганнар.Су буйларында, аланнарда казан асып, ботка пешкәнче уйнап-җырлап, такмак әйтешкәннән соң, бергәләп ботка ашаганнар, калганын каргаларга дип җир өстенә сипкәннәр.

Ә әти-әниләребез, тау битләре кардан ачылгач, төркем-төркем булып, малайлар, кызлар аерым-аерым ботка пешереп ашауларын, бер-берсе белән кемузардан йөгерешеп ярышуларын бүген дә бик сагынып сөйлиләр.

Без, мәктәптәге бөтен укытучылар, укучылар, ел саен су буендагы болынга җыелып, төрле спорт ярышлары үткәрәбез, кызыклы уеннар уйныйбыз.

Хәзер без борынгы бабаларыбызның элекке традицияләрен яңарттык. Башта авылдагы өлкән кешеләрдән сораштык. Р.Уразманның “Татар халкының йолалары һәм бәйрәмнәре” дигән китабындагы материаллар белән таныштык.

Ат җигелгән арбага төялешеп, җырлый- җырлый, авыл буенча күчтәнәчләр, бүләкләр җыйдык.
  • Исәнмесез, өйдәмесез?
  • Ярма, икмәк бирәсезме?
  • Май кирәк, ярма кирәк
  • Карга туена бар да кирәк,-дип такмакладык без.

Клуб янындагы аланда калай мич өстендәге зур казанда ботка пешкәнче, уйнадык, җырладык, ярыштык. Карга боткасына килгән өлкән яшьтәге Насиха апа белән Нәфисә апа үзләренең элекке карга боткасы һәм уеннары турында сөйләделәр. Һәр бала аларны кызыксынып тыңлады. Бу бәйрәмдә казанда төрле ярмаларда пешкән тәмле ботканы бик яратып ашадык һәм кошларны да ботка белән сыйлап, илгә иминлек, муллык, бөтен кешегә дә бәхет теләдек.

Балалар фольклорының нигезендә халкыбызның үткәне, тормыш – көнкүреше ята.Ул беркайчан да искерми торган мавыктыргыч сихри дөнья, кеше күңелендә мәңге саклана торган бала чакның сихри дөньясы. Балалар тормышын уеннардан башка күз алдына да китереп булмый. Уеннар – безнең өчен тормыш мәктәбе булса, халкыбызның гореф – гадәтләре – яхшы тәрбия алуның иң кирәкле чыганагы. Матур уеннар безне киләчәктә матур яшәргә өйрәтәләр. Физик яктан көчле, рухи яктан бай булу өчен халык иҗатын кечкенәдән өйрәнергә кирәк дип уйлыйм мин.

Халкыбызның тәрбияви, рухи азыгы белән сугарылган балалар фольклоры иҗади сәләтне үстерүдә дә илһам чишмәсе булып тора.Алар үрнәгендә без үзебез дә әкиятләр, табышмаклар, шигырь – хикәяләр иҗат итәбез, төрле мәкаләләр язабыз, төрле иҗади бәйгеләрдә катнашабыз. Район һәм республика газета – журналларында үзебезнең иҗат җимешләребезне күреп сөенәбез. Менә аларның кайберләре.

Туган авылым Тукай абый

Синдә узган һәр көнемне Кушлавыч дигән авылда

Мин җәннәткә тиңлимен. Дөньяга бер шагыйрь туды.

Кырга чыгып, болыннарны, Ата – анасы яратып:

Урманнарны иңлимен. “Бәхетле бул балам”, - диде.

Һәркемнең дә күңеленә Ятимлектә, мохтаҗлыкта

Якын бит туган җире. Үтсә дә тормыш юлы,

Югалтмыйк без авылларны, Көрәшә ул халкы өчен

Китсәк тә, кайтыйк кире. Ул- халыкның үз улы.

Ата – бабаларыбызның рухи хәзинәсен, гореф – гадәтләрен, йолаларын һәр бала белергә тиеш. Милли бәйрәмнәр онытылса, кешеләрнең бер-берсе белән аралашулары кими. Бәйрәмнәр, уеннар, йолалар безнең рухыбызны ныгыталар, кешеләрне бер – берсенә якынайталар, дуслаштыралар һәм милләтне, телне, әдәбиятны, авылны саклап калауда ярдәм итәләр дип уйлыйм мин.

Балалар фольклорын өйрәнү, гореф- гадәтләрне, йолаларны саклау, уеннарда һәм милли бәйрәмнәрдә катнашу безнең иҗади сәләтебезне үстерә, белемебезне арттыра.

Әдәбият

1. Исәнбәт Н. Нәниләр шатлана.- Казан, 1967.

2. Минһаҗева Л. Балалар фольклоры.- Казан,2009.

3. Татар халык иҗаты. Балалар фольклоры.-Казан,1997.

4. Уразман Р.Татар халкының йолалары һәм бәйрәмнәре.- Казан, 1992

5. Ягъфәров Р. Балалар фольклры Казан.- 1993