Җәлилова Гөлназ Илсур кызы, Iкатегорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Вид материалаДокументы

Содержание


Минем гаиләм
Гаилә - минем якты оям
Тормыш яме - гаиләдә
Песи тоткынлыкта
Ибраһимова Ландыш
Безнең гаилә
Сәер дөнья
Гаилә - җәмгыятьнең бер күзәнәге
Хәзерге гаиләләрдә “аталар” һәм “балалар” проблемасы
Ак төсләр
Безнең гаиләдә китап
Мин гаиләм белән горурланам
Атаджанова Нәфисә
Ана белән бала бәете
Мәрхәмәтле булыйк анага!
Минем гаилә!
Зур бәхет
Марданов Илнар
Безнең гаилә
Шәяхмәтова Айгөл
...
Полное содержание
Подобный материал:
д


Язгы

тамчылар

Укучылар иҗаты


2008 нче ел





Мөслим муниципаль районы

Мөслим 2 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе






Төзүчеләре:

Җәлилова Гөлназ Илсур кызы, I категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы; Гайнетдинова Гөлназ Фәнис кызы, I категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы; Даутова Гөлчәчәк Минсалих кызы, II категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы.


Җәлилова Г.И., Гайнетдинова Г.Ф., Даутова Г.М.


Язгы тамчылар/ Укучылар иҗаты. – 2008 ел, №1, Мөслим 2 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе.


“ Гаилә елы” – иҗат эшләрендә...


2008 нче ел Татарстанда Президентыбыз тарафыннан “Гаилә елы” дип игълан ителде. Шуңа күрә безнең мәктәп укытучылары үз алларына гаилә белән мәктәп арасында урнашкан элемтәне тагын да ныгыту, укыту-тәрбия эшен даими яхшырту бурычы куйды.

Гаилә - ул иң олы таянычыбыз, иң ышанычлы сыеныр урыныбыз. Анда бер-берсен яраткан, бер-берсе турында кайгыртучанлык күрсәткән кешеләр яши.

Гаилә тәрбиясенең әһәмияте елдан-ел арта бара. Ул балага гаять зур йогынты ясый. Мәктәп исә үз чиратында аның уңай йогынтысын педагогик яктан баетырга, максатчанрак итәргә һәм көчәйтергә тиеш. Болай эшләү һичшиксез гаиләне мәктәпкә якынайта һәм аларның икесендә дә гаилә тәрбиясенең сыйфатын яхшырту өчен балаларга бердәм тәрбияви караш булдыра. Моңа исә укытучы һәм әти-әни бер-берсе белән педагогик телдә сөйләшкәндә генә, бер үк тәрбияви сәясәт үткәргәндә генә ирешергә мөмкин. Сер түгел, өйдәге үзара начар мөнәсәбәт бөтен бер педагогик коллективның тырыш эшчәнлеген юкка чыгара. Менә шуңа күрә укучы гаиләсе белән уртак тел табу гаять зур әһәмияткә ия.

Безнең Мөслимдәге 2 нче урта гомуми белем бирү мәктәбендә укыту- тәрбия эшенең төп максатларыннан берсе - мәктәптә һәм өйдә балаларның индивидуаль сәләтен үстерүдә уңайлы шартлар тудыру өчен мәктәп һәм гаилә арасында җылы мөнәсәбәтләр булдыру. Гаилә - баланың иң төп ярдәмчесе. Һәр гаиләнең үзенә генә хас юллары, тәрбия алымнары бар. Шуңа күрә дә ата- аналар белән эшләү индивидуаль якын килүне сорый. Бу эшне гаиләне, тормыш -көнкүреш шартларын, традицияләрен өйрәнмичә торып тормышка ашырып булмый, ул әти-әниләр белән әңгәмәләр уздыргач, анкеталар тутыргач һәм укучыларның яшәгән урыннарында булгач башлана. Гомумән, ата-аналарны тәрбия эшенә җәлеп итү-бала үсешенең мөһим шарты булып тора.

Шул ук вакытта, бала гаиләсен яратырга, анда сагынып кайтырга тиеш. Алар өчен гаилә - сыену, серләреңне сөйләү, аралашу, ял итү почмагы.

Әлеге максатны тормышка ашыру юнәлешендә мәктәбебездә төрле чаралар, әңгәмәләр, сочинение конкурслары үтә. Шуларның берничәсен сезгә дә тәкъдим итәбез .



Мөслимдәге 2 нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең татар теле

һәм әдәбияты укытучысы

Гайнетдинова Гөлназ Фәнис кызы




Минем гаиләм


Баһауова Гөлназ,

8а сыйныфы укучысы


Безнең гаилә 1988 нче елның 22 нче июлендә барлыкка килгән. Әни белән әти бик тату, бер-берсен яратып, хөрмәт итеп яшәгәннәр, һәм бүгенге көндә дә алар шулай ук пар күгәрченнәр кебек парлашып, киңәшләшеп яшиләр. Кешеләргә дә бары тик яхшылык кына телиләр, аларга һәрвакытта да ярдәм итәргә әзерләр. Без абыем белән алардан үрнәк алабыз, алар кебек булырга тырышабыз. Алар үзләре дә безне бары тик яхшылыкка һәм мәрхәмәтлелеккә генә өйрәтәләр. Олыларны - олы, кечене кече итәргә, дөреслеккә, ихласлылыкка өндиләр.

Без бергәләп табигать кочагында ял итәргә яратабыз, һәм шуңа күрә дә җәй көннәрендә мөмкинлек булган саен табигать кочагына чыгарга тырышабыз. Шулай ук җәйге бәйрәмнәрне дә гаилә дусларыбыз һәм туганнар белән табигатьтә үткәрәбез. Анда бергәләп табигать матурлыкларын күзәтәбез, күңелле ял итәбез.

Ял иткәндә генә түгел , эшләгәндә дә без бердәм. Бигрәк тә яз һәм көз көннәрендә бакчада бергәләп эшлибез. Иң кызыгы – бәрәңге вакытлары. Бергәләп, бер-беребезне уздырырга тырышып, бәрәңге җыябыз. Менә шулай итеп, сизелми дә үтеп китә вакытлар.

Мин бу дөньяда үземне бик бәхетле саныйм, чөнки яраткан әтием, әнием һәм абыем бар. Алар - минем өчен иң кадерле кешеләр.





Гаилә - минем якты оям

Дусадбекова Алия,

8а сыйныфы укучысы

Гаиләм минем – якты оя,

Күңелгә җылы бирә.

Әти-әни, туганнарым

Һәрчак ярдәмгә килә.

Туган җирен, үзенең гаиләсен, туган өен кем генә яратмый икән! Мин үземнең гаиләмне: әтиемне, әниемне, абыемны бик яратам. Каядыр еракка китсәләр, мин аларны бик сагынам. Әле мин үзем күптән түгел генә “Радуга” санаториендә егерме көн ял иттем. Бу көннәр миңа бер ел кебек тоелды. Тизрәк туганнарымны, әти-әниемне күрәсем килде.

Гаиләбез белән табигать кочагында булу, җиләк-җимешләр, гөмбәләр, чикләвек, шомыртлар җыю - минем өчен бик күңелле, мавыктыргыч шөгыль.

Бакчада эшләү: бәрәңге, кишер, чөгендер, суган үстерү, аларны кышка сакларга кую бик авыр хезмәт булса да, гаилә белән бергә тату эшләгәч бик җиңел.

Безне әни башлаган эшне ахырга җиткерергә һәм шул ук вакытта игелекле, ярдәмчел, инсафлы булырга, әти-әни, туганнар хакын хакларга өйрәтә.

Без өйдә матур-матур гөлләр үстерергә яратабыз, гөлләрнең чәчәк атуларын бергәләп күзәтәбез.

Гаиләң, әти-әниең, туганнарың булу - зур бәхет ул. Минем башкаларга да гаилә бәхете, сәламәтлек телисем килә.





Тормыш яме - гаиләдә

Шәрәфиев Илнур,

8а сыйныфы укучысы


Гаилә ул - кече дәүләт,

Аның үз кануннары.

Эченә кермәсен берүк

Тормышның бураннары.

Татар халкы борын-борыннан гаиләне изге итеп санаган. Әби-бабайларыбыз, бик нык уйлап, бер-берсен санлап , олыларның киңәшләрен тотып, ныклы, таза гаилә коруны максат итеп куйганнар. Шаулатып дөнья көткәннәр, күпләп берсеннән берсе матур балалар үстергәннәр, киләчәгенә өмет белән караганнар. Ике якның да әби-бабайларның әти-әниләрен, туганнарын бердәй якын күреп яшәгәннәр.

Без гаиләдә дүрт кеше: әтием, әнием, апаем һәм мин. Минем әтием шофһр булып эшли, ә әнием сатучы. Апаем Гөлнур белән мин Мөслим икенче гомуми урта белем бирү мәктәбендә укыйбыз.

Гаиләбез бик тату. Безнең өйдә юкка-барга тавыш чыкмый. Әтиебез белән әниебез безгә карата игътибарлы һәм дөрес тәрбия бирү өчен зур тырышлык куялар. Без, үз нәүбәтебездә, аларны бик яратабыз һәм хөрмәт итәбез. Киләчәктә аларга лаеклы алмаш булып үсәргә тырышабыз.

Әти-әни һәм балалар-

Гаилә бөтенлеге.

Белмәсеннәр иде алар

Тормышның китеклеген.





Песи тоткынлыкта


Кашапова Равилә,

8а сыйныфы укучысы


Бу вакыйга кыш көне авылда әбиләрдә булды. Без барыбыз да ишегалдында идек, шулчак каяндыр бик ачынып һәм ярдәм сораган төсле итеп песи мияулаган тавыш ишетелә башлады. Без барыбыз да тавыш иясен күререгә теләп як-якка каранып эзләнә башладык. Игътибар белән тыңлагач абзарныж капка баганасы эченнән тавыш килгәне мәгълум булды. Мескен песи койма башыннан барганда багана эченә егылып төшкән икән, үзе кызганыч итеп бертуктаусыз мияулый, ләкин чыга алмый. Тимер багана бик шома бит.

Без бераз уйлап торгач, багана эченә юан аркан төшерергә булдык. Аркан төшеп җиткәч, кире тарта башладык. Безнең песиебез арканны шундый итепкултык астына кысып тоткан багана эченнән чыккач та арканда бераз асылынып торды. Аннан котылуына сөенеп, безгә рәхмәт әйткәндәй, башын як-якка боргалады да акрын гына китеп барды.





Кәҗә бәтие.


Кәбиров Илфат,

8а сыйныфы укучысы


Борын-борын заманда яшәгән ди кәҗә бәтие. Ул тиктормас, шаян, бар нәрсә белән кызыксынучан була. Көннәрдән беркөнне ул ишек алдыннан чыгып, болында уйнап кайтырга уйлаган. Койма ярыгыннан кысыла-кысыла чыгып, якындагы болынга уйнарга чыккакн. Анда сикерә-сикерә уйный, умырып-умырып яшел үлән ашый. Ятып кояш нурында кызына. Арыганнан соң куе үлән арасына кереп ята. Ул анда йоклап та ала. Төшендә әнисенең елап эзләп йөргәнен күрде һәм кинәт уянып китә. Як-ягына карана, үзенең янында әнисенең юклыгын күреп ала. Шул вакытта аңа куркыныч булып китә һәм әнисе янына дип кайтырга чыга. Бара-бара гел икенче юлдан китә. Кәбә бәтие урманга килеп чыга. Аны агачларда сайлап утырган кошлар каршы ала.

- Ә син урманда нишләп йөрисең?- дип аннан сорыйлар.

- Мин адаштым, әниемне сагындым, зинһар өчен, миңа юл күрсәтегез әле, - дип, кошларга ялынды. Ә кошлар үзара серләшеп алдылар.

- Без сиңа ярдәм итәрбез, бүгенге көннән башлап син әниеңнең сүзләрен тыңларга, тәртипле булырга тиеш.

Кәҗә бәтие бик сөенеп, кошларга сүз биргән. Кошлар күңелле серләшә-серләшә, кәҗә бәтиен өенә чаклы озатып куйганнар. Шуннан соң кәҗә бәтие белән кошлар арасында дуслык урнаша. Әнисе кошларга баласын алып кайткан өчен рәхмәт әйтеп, сакалын селкетә.





Ибраһимова Ландыш,

8в сыйныфы укучысы


Бу сүз изге икмәк, ана исеме белән янәшә тора. Гаиләсе булмаган кешенең бәхете дә булмый диләр. Гаиләне мин бер зур көймә белән чагыштырыр идем. Андагы кешеләрнең берсе генә төшсә дә, көймә чайкала башлый. Ә тормыш ул – зур диңгез. Бу диңгездз көймә белән йөзәр өчен тырышлык, сабырлык кирәк. Кыскасы, гаилә туры барырга, бөтен авырлыкларны бергә-бергә җиңәргә тиеш. Мин дә үзебезнең гаиләбезне шундыйлардан дип саныйм.

Минем горурлыгым - әнием. Ул бик күп кайгылар кичерсә дә , авырлыкларга бирешмичә, безне тәрбияләүгә бөтен көчен биреп тырыша. Әнием үзенең сабырлыгы, мәрхәмәтлелеге, тырышлыгы, ачык йөзлелеге белән аерылып тора. Тирә- юнебездә андый кешеләр бик сирәктер. Буш вакытларым булса, мин әнием янында булырга тырышам. Аның белән бергә күп һөнәрләргә өйрәнәм. Минем апаларым, абыйларым -якын иптәшләрем, сердәшләрем. Алар миңа авыр чакларда тизрәк булышырга, киңәшләрен бирергә әзер торалар. Мин аларга һәрвакыт рәхмәтле. Киләчәктә дә зур көймәгә утырып, бөтен давылларны җиңеп, олы юлга йөзеп чыгарга кирәк.





Әхмәтгалиева Айсылу,

8в сыйныфы укучысы


Гаилә... Нәрсә ул? Гаилә ул - иң мөһим нәрсә. Гаиләсез кешенең ныклы терәге, яклаучы һәм саклаучы кешеләре булмый. Андый кешеләрне канатсыз кошлар белән чагыштырып була. Гаиләле кеше үзенең якыннарының мәхәббәтен тоеп яши. Балалар йортларында әти-әниләре тарафыннан калдырылган, ятим сабыйлар бик күп. Ул ятим балалар: “Мине дә әтием, әнием алып китәчәк”, - дип өметләнеп яшиләр, аларны көтәләр. Кызганыч, күпләре өчен бу матур хыял гына булып кала.

Ә безнең җылы почмакларыбыз, кадерле әти-әниләребез, якын туганнарыбыз бар. Без һәрвакыт аларның якыннарыбызның йөрәк җылысын тоеп яшибез. Шуңа күрә дә барысына да канәгать булып, кешеләргә бәхет өләшеп яшик.





Безнең гаилә

Сибгатова Алсу,

8а сыйныфы укучысы

Ике мең сигезенче ел

Менә башланып китте.

Бөтен җир шау-гөр килеп

Гаилә елын игълан итте.


Без гаиләдә дүрт кеше:

Әти –Мансур, әни-Наилә,

Ә үзем Алсу атлы булам

Апабыз була гаилә.


Апам укый унынчыда

Гел биш билгеләренә.

Мин калышмаска тырышам

Алам дүрт тә биш кенә.


Безнең әти өйдә маяк,

Эшли бөтен эшне дә.

Балта тота, кирпеч сала

Һәм өйләр дә җиткерә.


Әтиемне мактап туймыйм

Энҗеләр генә төйми.

Әнием дә тик торалмый

Бөтен эшне дә көйли.


Менә шулай без яшибез

Ал дә гөл генә булып.

Киләчәктә дә яшәргә

Язсын шулай шат булып.





Сәер дөнья

Әхмәтгалиева Айсылу,

8в сыйныфы укучысы


Кайвакыт кеше ялгыша,

Йөрәген үзенең тыңламый.

Ә кайчак тыңласа да аны

Бүлдерәләр, һаман ярамый.

Гади кышның, гади бер төнендә

Яратып карадым мин күккә

Йөрәктән чыккан серле хис

Таралды чиксез киңлеккә.

Нигәдер шушы минутта

Уйладым мин тормыш турында.

Кызганыч, бу сәер дөньяда

Кешеләр үзләрен югалта,

Югалта, таба, югалта,

Каядыр ашыга, соңга кала.

Кабатлана берүк хата:

Чын мәгънә югала.

Риза түгел кипкән караларга,

Шуңа күрә язмыш елата.

Син елыйсың, күз яшьләрең йөрәгеңә сыймый,

Кемдер өчен алар берни тормый,

Ә кемдер аларны күрмәс өчен, барсына әзер.

Дөнья сәер нәрсә...

Кемдер гомре буе җилгә каршы бара,

Үзе елый, үзе сукрана.

Ләкин белми – артың белән борыл җилгә

Һәм ул сине үзе алып бара!

Дөнья сәер нәрсә...

Мәңгелек түгел салкын карлар,

Аларга бераз ял кирәк.

Җитәкләшеп уза гашыйк парлар,

Сокланмаган кеше бик сирәк.

Тиздән җылы җилләр исәр,

Түбәләрдән тамар язгы тамчы,

Назлы кояш безгә елмаер.

Башларына тимер чиләк кигән,

Кар бабайлар гына моңаер.

Күңелеңдә шатлык хисе тоярсың,

Ирекле кош сыман биеклеккә очарсың,

Һәм беренче тапкыр үз гомреңдә

Бәхетеңнән еларсың!

Фәлсәфи шигыремне тәмамлыйм,

Болар бары минем уйларым.

Дөнья сәер нәрсә, ләкин мин

Бер әйберне яхшы аңладым:

Бәхет өчен кешегә күп кирәкми,

Күп кирәкми, шуны аңладым.





Мөслимем


Сибгатова Алсу,

8а сыйныфы укучысы

Татарстан җирендә

Бар шундый бер район.

Кушып җырлыйлар җырларга

Сөйлиләр шигырьләрен.


Нинди район дисәгез

Ул була безнең Мөслим.

Искиткеч урман-кырлары

Кешеләре аның күркәм.


Урманында җиләк-җимеш

Ул гөмбә һәм чикләвек.

Пошилары, куяннары

Шулкадәрле гүзәллек.


Ык елгасы җәелеп ята

Рәхәтләнеп йөз генә.

Кирәк дисәң, балыгын тот,

Ял итә, итә генә.


Ул басу-кырларында

Ишелеп уңа бодайлар.

Хәтта бер гектардан

Кыры биш центнер алалар.


Үсә Мөслим, нык зурая

Матурлана, яшәрә

Җәй көнендә бер килегез

Күрегез чәчәкләрен дә.


Аллы-гөлле чәчәкләрне,

Таптамагыз өзмәгез.

Табигатьне карап торып

Матур итеп саклагыз.





Әниемнән дә яхшырак дус юк.


Маннанова Фирүзә,

6а сыйныфы укучысы

Адәм баласы, туып, кешеләр белән аралаша башлау белән Үзенә дус таба. Ул үзенең дусты белән гомере буе бергә була, нинди генә авырлыклар килсә дә ташламый.

Минем дә дусларым бар, әмма иң якыны, сердәшем – ул минем әнием. Мин аңа үземнең бөтен серләремне сөйлим. Ул һәрвакыт үзенең киңәшләре белән ярдәм итә. Кирәк чакта кырыс та була белә.

Минемчә, дөньяда әнидән дә яхшырак дус юк. Якын дуслар сине авыр вакытта яклый да алмаска мөмкиннәр, ә әни кеше үзенең баласы өчен барысын да эшли. Бәгырь җимешен ул бервакытта да ялгызын калдырмый. Бу дөньда бөтен кешеләр дә үзләренең әниләре белән дус булсыннар иде.





Гаилә - җәмгыятьнең бер күзәнәге


Фәрдиева Филиза,

9б сыйныфы укучысы


“Гаилә” сүзе күпчелек кешедә “әти”, “әни”, “бала” сүзләре белән бергә ассоцияцияләшә. Минем үземә кайвакыт аңлашылып та бетми: нишләп чын тулы гаилә нәкъ менә шулай күз алдына килә? Ялгыз әтиләр, әниләр, әбисе, бабасы белән үскән балалар да бар бит (рус халык әкиятләрендә күбесенчә шундый гаиләләрне сурәтлиләр дә). Бар бөтенләй ятимнәр.

Шундый гаиләләр арасында (“тулы булмаган” дигән билгеләмә белән һич кенә дә килешәсе килми) “тулы” дип аталучыларына караганда да бәхетлерәк яшәүчеләре аз түгел. Минем гаиләм дә шулар арасына керә.

Гаилә нинди генә булмасын, аның нигезендә ярату, сабырлык, акыл, бер-береңне аңлау торырга тиеш. Бу төшенчәләр җәмгыятьнең дә нигезен тәшкил итә. Димәк, гаилә - җәмгыятьнең иң кечкенә күзәнәге. Аның ныклыгы - иҗтимагый тотрыклылыкның да нигезе.





Хәзерге гаиләләрдә “аталар” һәм “балалар” проблемасы


Харисов Нияз,

9б сыйныфы укучысы


Тормышта төрле гаиләләр була. Алар һәрберсе дә үзенчәлекле, борын-борыннан килгән гореф-гадәтләргә таянып яшиләр. Кешелек алга барган саен, кешеләр үзләре дә, аларның фикерләве дә үзгәреш кичерә. Шул сәбәпле, ата-аналар балаларының теләк-омтышларын, уй-хыялларын аңлап бетерә алмыйлар. Бу гомер-гомергә шулай булган.

Игътибар белән карасаң, чынлап та, элек кешеләр үзгәрәк булган бит. Карунлык, каты бәгырьлелек күпчелек өчен ят күренеш саналган, балалар да миһербанлы, кешелекле булып үскәннәр, әти-әниләрен барысыннан да өстен куеп, алар үрнәгендә тәрбия алганнар.

Хәзерге яшьләрнең әти-әниләре белән сүзгә килеп, нәрсәдер исбатларга тырышулары аңлашылып бетми миңа. Һәр ата-ана баласы өчен яши, аның гаиләгә генә түгел, җәмгыятькә дә файдалы кеше булып үсүен тели. Мине дә әти-әнием тәрбияле бала итеп күрергә тели. Һәр әйткән фикерләре белән килешеп бетмәсәм дә, бик күп файдалы мәгълүмат алам мин аларның үгет-нәсихәтеннән.

Гаилә баласына тиешле тәрбия бирә ала икән, бала да аларга бәхетле картлык бүләк итә алачак.




Әлкән буынның гаиләбездәге роле


Бәдертдинова Зилә Факил кызы,

6а сыйныфы укучысы


Минем әбием бар. Ул безне бик ярата, иркәли. Безгә матур киемнәр ала, тәмле ризыклар белән сыйлый. Без дә аны бик яратабыз һәм хөрмәт итәбез.

Ул өч бала тәрбияләп үстергән. Карт әнисен дә яхшылап тәрбияләп, соңгы юлга озаткан.

Әбекәем безгә бик булыша: энем белән мине эшкә өйрәтә, кирәк чакта ачулана да мактый да белә. Аның белән әңгәмә круы да җиңел, ул һәркемнең күңеленә юл таба белә. Барыбыз да бергә өстәл янына җыелышканда, радио алып тыңлата, хатирәләрен яңарта, гыйбрәтле хәлләр сөйли.

Әбекәебез өйдә булганда, өйгә җан керә. Ул юкта өебез буш кебек. Башка чакта һәркем үз эше, үз уе белән йөрсә, әбекәебез барда без ничектер берләшәбез, үзебезне канат астына җыелган кош балаларыдай хис итәбез.


Ак төсләр


Бәдертдинова Зилә Факил кызы,

6а сыйныфы укучысы

Әнием, энем тугач,

Ак биләүгә биләде.

Елак бәби булса да,

Ачуланып дәшмәде.


Ап-ак киемнәр кидереп,

Ак теләкләр теләде.

Матур-матур көйләр көйләп,

Бишегендә тирбәтте.


Ап-ак сөт, икмәк, шикәрне

Энем бик тә ярата.

Кыш көнендә ап-ак карда

Көн дә шуа чанада.


Бәлки аклыкны җыюдыр

Бәбиләрнең эшләре,

Шуңа да бик ак буладыр

Аларның сөт тешләре?


Белдем: аклыкны ярату –

Әнинең теләгеннән.

Барып җиткән теләк аша

Бәбинең йөрәгенә!





Безнең гаиләдә китап


Шәйхразиева Гөлназ,

9б сыйныфы укучысы.


Һәр гаиләнең яраткан шөгыле, үз яшәү кагыйдәләре бар. Кайбер гаиләләр сәяхәт итәргә, кайберләре кунакка йөрергә, табигатҗ кочагында ял итәргә ярата. Ә безнең гаиләдә китап укуга зур урын бирелә. Китап укып, уй-фикер алышу – гаиләбезнең ялы дисәң дә ялгыш булмас.

Кечкенәдән үк әти белән әни китапка карата мәхәббәт уяткангадыр, мөгаен, без гаиләбез белән китапны яратабыз һәм аңа бик еш мөрәҗәгать итәбез: буш вакытыбызны юкка түгел, ә файдалы итеп, китап укып үткәрәбез. Гаиләбез башлыгы - әтиебез – тарихи һәм детектив әсәрләр укырга ярата. Ә сөекле әниебез үзебезнең татар әдипләренә өстенлек бирә. Фоат Садриев, Гомәр Бәширов, Мәхмүт Хәсәнов, Гариф Ахунов – аның яраткан язучылары. Сеңлем Гөлнур күбрәк әкиятләр һәм балалар өчен язылган хикәяләр белән кызыксына. Мин үзем XX гасыр классикларының чәчмә әсәрләрен һәм шигырьләрен яратып укыйм.

Гаиләбездә һәрберебезнең үз китабы булса да, аңа карата мәхәббәтебез барыбызда да бертөрле. Китапны ярату, аңа хөрмәт хисе барлык гаиләләрдә дә тәрбияләнергә тиеш. Китапсыз өй – ишәк абзары, дип, зирәк халкыбыз бик белеп әйткән.





Мин гаиләм белән горурланам


Хафизова Гөлфинә,

9б сыйныфы укучысы


Бу заманда һәр кешегә кайтып егылырлык җылы учак, сыеныр урын, тыныч почмак кирәк. Ул – гаилә. Көнозын дөнья куып арыган адәм баласы гаилә ышыгында аз гына булса да ял итә, рухи көч һәм дәрман җыя, күңел җәрәхәтләрен дәвалый. Киләчәккә нигез дә гаиләдә салына. Гаилә - һәр кешенең таяныр ноктасы, көенече, сөенече дә.

Безнең гаилә - минем өчен зур горурлык. Аның тарихы 1982 нче елның 19 нчы августында башлана. Нәкъ шушы көнне әтием белән әнием гаилә корганнар.

Әтием Хафизов Расих 1957 нче елның 30 нчы августында Актаныш районының Әгъбәс авылында туган. Иң элек шул авылның башлангыч мәктәбендә белем ала, аннан Биектау районы Шәпше сәнгать училищесында укый. 1975-1977 нче елларда армиядә хезмәт итеп кайткач, комсомол секретаре, соңыннан “Авангард” колхозында механизатор булып эшен дәвам итә.

Әнием Хафизова Дәһинә 1958 нче елның 1 нче гыйнварында Җылан авылында туа. Башлангыч белемне шул мәктәптә ала. 1975 нче елда Чуракай урта мәктәбен тәмамлый. Укыган вакытта ук инде ул үзенең киләчәк тормышын балалар белән бәйләргә тели. Хыялын тормышка ашыру максаты белән әнием Алабуга дәүләт педагогия институтына укырга керә. Филология факультететын уңышлы тәмамлаганнан соң, аны Мөслим районы Баек урта мәктәбенә эшкә җибәрәләр. Ләкин туган як төшләренә кереп үзенә дәшә аны: ике елдан соң әйләнеп кайтырга туры килә үзенә.

Әтием белән тормыш корып җибәргәч, әнием Әгъбәс башлангыч мәктәбендә эшли башлый һәм менә 27 ел инде армый-талмый балаларга белем-тәрбия бирә. Үз тәҗрибәсен башкалар белән теләп уртаклаша. Әни, үз һөнәренә турылыклы калып, бүгенге көнгә кадәр шушы ук мәктәптә башлангыч сыйныф укучыларына белем орлыкларын тарата.

Әти белән әниемнең бергә тату, матур гаилә булып яшәүләренә 25 ел тулды. Әнием күпләргә үрнәк итеп куярлык. Аның йөрәгенә салынган киң күңеллелек, сабырлык сыйфатларын ул безгә дә өләшә. Шул гомер эчендә әти-әниебезнең шатлык-куанычы булып, без, аларның балалары - абыем, апам һәм мин туганбыз. Абыем Равис Алабуга дәүләт педагогия университетын тәмамлады һәм хәзерге вакытта юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясендә эшли.

Апам Әлфинә әнием юлыннан китте: бүгенге көндә ул - Күбән Кама шәһәрендә балалар бакчасы тәрбиячесе, бер үк вакытта Алабуга дәүләт педагогия университетының филология факультетында читтән торып, белем ала.

Мин, төпчек кызлары Гөлфинә, Мөслим 2 нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең 9 нчы сыйныфында укыйм.

Һәрбер әти-әни үз балаларының бәхетле, сәламәт булуларын, муллыкта яшәүләрен тели, белемле, тормышка әзерлекле, тәрбияле, матур традицияләрне киләчәк буыннарга түкми-чәчми тапшыра алырдай шәхес тәрбияләргә омтыла. Минем әти-әнием дә нәкъ шундыйлар. Абыем бүгенге көнгә өлкән лейтенанат дәрәҗәсенә күтәрелде. Аны җитәкчеләре дә, хезмәттәшләре дә бик хөрмәт итәләр. Эш көнен тәмамлауга, ул гаиләсе янына ашыга. Өендә аны яраткан хатыны һәм сөекле улы көтә. Җаның кебек якын кешең белән кара-каршы утырып көндәлек яңалыкларны уртаклашу, үзең әзерләгән, яраткан ризыклар белән сыйлануга ни җитә! Шунда чыр-чу килеп бала-чагаң да бөтерелсә, нинди зур бәхет! Абыйның тормыш иптәше дә педагог. Алар бер төрле хыял һәм бер төрле уй белән яшиләр.

Апам Әлфинә һәм аның тормыш иптәше Рөстәм дә укытучылар. Яраткан апам Арча педагогия көллиятендә оештырылган җыр фестивалендә I дәрәҗә дипломант булды.

Әни үзенең эшен дәвам итүче балаларына сокланып туя алмый. Мин дә аларга охшап, киләчәктә югары белемле укытучы булырга хыялланам.

Әти-әни балаларның шатлыгына да, уңышларына да сөенеп яшиләр, беркайчан да безне кыен хәлләрдә калдырмыйлар, ярдәм итәләр, безгә: “Иң мөһиме – чын кешеләр булып үсегез, халкыбызның гореф-гадәтләрен, гаилә традицияләрен дәвам итегез,- диләр.

Безнең гаилә тыныч һәм һәрвакыт тату яши. “ Гаилә бәхете – ил бәхете,”- ди халык. Димәк, гаилә сәламәтлеге ул – ыруг-нәсел абруе, ил абруе, дигән сүз.





***

Атаджанова Нәфисә,

9б сыйныфы укучысы


Төнге күкне ямьләндереп,

Күрәм: тагын ай калка.

Ай нуры тамган йөзенә,

Бишектә бала ята.


Ә әнкәсе йөрәк пәрасенә

“Әллүки”нең көйли моңлысын.

Һәрбер сүзе, якты кояш төсле,

Илтә аңа күңел җылысын.


Ә әткәсе сөйгән бәбкәсенә:

“Бәхетләрең булсын гомерле,

Һич шикләнмә, бел син, балам,

Безнең өчен син бик тә кадерле”.


Айлар үтте, еллар үтте,

Нәни бала инде үсте.

Тик ул һаман әткә-әнкәсенә

Бала булып кала бирде.


Нинди бәхетле бала!

Яннарында пар канаты –

Бар бит ата-анасы.

Гаиләдән кадерлерәк

Бу дөньяда бар ни тагы?!





Әбиемә

Атаджанова Нәфисә,

9б сыйныфы укучысы

Иң яраткан әбиемнең Исемнәре Гөлсинә. Йөзләренә бер карасам, Күңелләрем сөенә.

Тәмле ашлар, сыйлар әзерләп, Ял көнендә безне көтәсең. "Кайттыгызмы, кошчыкларым?" - диеп, Башыбыздан сыйпап үбәсең.

Көмеш чәчләреңне тарыйсың да: "Картаелды инде", - диясең. "Су буйлары" җырын җырлый-җырлый, Толымнарың назлап үрәсең.

Әбекәем! Син бит безнең Якыннардан-якын кешебез. Күңелебезнең назлы кояшы Син булганга сөенеп яшибез!




Ана белән бала бәете

Л., Мөслим 2 нче урта мәктәбе укучысы

Басып тора

юл чатында

ялгыз ана.

Кулында -

нәни бала.

Нинди язмыш!

Кем каргышы

төшкән аңа?

Елый бала.

Үкси бала.

"Мәммәм", - ди ул анага.

Аңа карап,

ана елый.

Хәле бетеп,

көчкә сөйли:

"Мин, бәбием,

китәмен, - ди.-

Җитте минем

вакытым", - ди.

Хәлдән таеп,

тезләнде ул

салкын карга.

Нинди язмыш!

Кем каргышы

төшкән аңа?

"
Бул, бәхил", - дип,

кинәт ауды

ул ак карга.

Кулларыннан аның

төшеп ките

нәни бала.

Елый бала.

Үкси бала.

Нәни генә

күзләреннән

кан-яшь ага.

Тик ишетми.

Китте ана.

Газиз җаны күчте

бакый

дөньяга.

Салкын җилләр

мәрхәмәтсез,

исә тора.

Ак карлар да

белмиләрме,

күрмиләрме,

ява тора.

Салкын җилләр

исә тора...

исә тора...

Ана - бала

мәете ята

Салкын карда...



Мәрхәмәтле булыйк анага!


Галиуллина Алсу,

9б сыйныфы укучысы.


Әниләрнең күңелләре йомшак,

Эретер күк хәтта кыяны.

Баласы өчен барысын эшләр ана,

Рәхәт яшәү, аңа сыенып.


Әниләрнең күңелләре нечкә,

Әздән генә уала.

Күңелләрен рәнҗетмичә яшик,

Мәрхәмәтле булыйк анага!





Әтиемнең эш бүлмәсе

(хикәя)

Рахмаев Илнар,

6а сыйныфы укучысы


Әтиемнең үзенә генә бер бүлмәсе бар. Эш бүлмәсе ди ул аны. Анда кәгазьләр бик күп, китаплар... Әтием заводта инженер булып эшли. "Эш бүлмәсенә кермәгез", - ди ул безгә. Әтием кушмагач, без анда кермибез. Песиебез Чебурашканы да кертмәдем әле мин.

Чебурашканың җитмәгән җире юк: өстәлме, урындыкмы -аны-моны уйлап тормый, бөтен җиргә сикерә. Беркөнне әтием эшкә чыгып киткәч, мин әкрен генә бүлмәнең ишеген ачып карадым. Ни күрим: песиебез әтиемнең эш өстәленнән кирәкле кәгазьләрен тартып төшергән дә, рәхәтләнеп кыштырдата-кыштырдата, идәндә уйнап ята.

Песи бит ул, безнең телне ничек аңласын! Язуларны өстәлгә алып куйдым, Чебурашканы куалап чыгардым, ишекне яхшылап ябып куйдым. Ә шаяныбыз тагын керсә?! Мин киткәнне генә чамалап торадыр әле ул. Китапларымны алып килдем дә эш әтиемнең эш бүлмәсе янында укый башладым.

Укый торгач, йоклап ук киткәнмен. Кухняда аш пешереп йөргән әнием дә мине күрмәгән. Әтием көчле куллары белән күтәреп алгач кына уянып киттем. Ул эштән кайткан икән.

- Нишләп син монда килеп йокладың, улым? — ди.

- Әтием,- дидем мин зур горурлык белән, - мин бүген каравылда
тордым. Синең бүлмәң ачык калган иде, мин шуны сакладым.

Әтием, елмаеп, аркамнан сөйде:

- Чын чик сакчысы чыгар синнән, - диде. Шуннан да зуррак мактау буламы соң! Әтиемнең генә түгел, илемнең дә горурлыгы булырмын әле мин!





Минем гаилә!

Садилов Роман,

9б сыйныфы укучысы


Минем матур әнием бар,

Аның исеме – Лиза.

Әниемнең күп эше,

Әнием - эшле кеше.

Һичбер кайчан уфтанмый,

Зарланмый да әнием,

Кояш сыман балкый һәрчак

Наз дәрьясы - күзләре.

Безнең кеше булып үсү,

Аның иң зур теләге!

Ә Ралина - сеңлем минем -

Гүзәлләрнең гүзәле.

Уңган, булган, акыллы кыз

Үз генәсен күр әле!

Мин сеңелемне яратам,

Ул да мине ярата.

Хөрмәтебез бик зур безнең

Гаиләгә карата.

Ә мин үзем Роман атлы,

Бик шаян малай булам.

Әнекәем бер эш кушса,

Тыңлыйм да эшләп куям!

Мин бәхеле бу дөньяда

Гаиләм бар янымда.

Олы бәхет биргән өчен

Укыйм Рәхмәт Аллага.




Зур бәхет


Садилов Роман,

9б сыйныфы укучысы

Нинди зур бәхет -

Гаиләң булуда!

Зур бәхет – янымда

Әти бар, әни бар!

Күкрәк сөтен имезеп,

Әнием үстерде,

“Егет бул!”,-диеп,

Әтием өйрәтте.

Намуслы булып

Үсәргә телим.

Гаиләмә кызыллык

Китермим, димен.

Көнебез якты,

Йокыбыз татлы,

Өстебез бөтен,

Ашаулар яхшы.

Бер-беребезне

Хөрмәтләп яшибез.

Кечкенә эшне дә

Бергәләп эшлибез.

Нинди зур бәхет –

Гаиләң булуда!

Зур бәхет – янымда

Әти бар, әни бар!





Гаилә

Шәрәфиева Гөлнур,Мөслим урта гомуми

белем бирү мәктәбенең 5а сыйныфы укучысы


Гаилә - ул кече дәүләт,

Аның үз кануннары .

Эченә кермәсен берүк,

Тормышның бураннары.


Моны булдырмас өчен ,

Бердәмлек, ныклык кирәк.

Тормышның явыз көчен,

Үткәрә белү кирәк.


Әти-әни һәм балалар –

Гаилә бөтенлеге.

Белмәсеннәр иде алар

Күңелнең кителгәнен.

Парлылар


Авыл киче, елга буе.

Очраша ике йөрәк.

Серләшәләр төннәр буе

Айга күзләрен төбәп.


Сүз куешалар алар.

Вәгъдәме? Вәгъдә, диеп.

Егет кызны кочып ала,

Бит очларыннан үбеп.


Бүген менә алар бергә,

Утыралар пар булып.

Яшәсеннәр иде җирдә

Матур гаилә булып.


Араларына кермәсен,

Һичкайчан кеше сүзе.

Матур булсын, якты булсын,

Парлыларның һәр көне.





***

Марданов Илнар,

5а сыйныфы укучысы

Әти – безнең гаилә күрке,

Әни – гаилә учагы.

Ә без икәү – апам белән

Шул учакның ялкыны.




Әниемә сыенам


Садилова Ралина,

5б сыйныфы укучысы

Өйдән чыгып китүгә үк,

Әниемне сагынам.

Тизрәк йөгереп кайтам да,

Кочагына сыенам.


Күзләренә карыймын да:

- Мәңге яшә, син,- диям.

- Сау-сәламәт бул, әнием,

Мин сине бик нык сөям!


Яратам


Әнием – иң якын кешем,

Иртән чәчемне үрә.

Ашлары да тәмле була,

Яратам шуңа күрә.


Безнең гаилә


Абый


Минем усал абыем бар,

Аның исеме –Роман.

Ул миңа күп эш куша,

Тыңламасам, орыша.

Үпкәләмим Романга –

Еш кызара колак та.


Әни


Минем матур әнием бар,

Аның исеме – Лиза.

Әниемнең күп эше,

Әнием – эшле кеше.





***

Шәяхмәтова Айгөл,

5а сыйныфы укучысы

Безнең гаилә - шат гаилә,

Безнең гаилә - шәп гаилә.

Безнең гаилә шуңа да ул,

Иң матуры дөньяда.





Әнием


Садретдинова Алсу, 7а сыйныфы укучысы


Әнием – бәгырем,

Син минем йолдызым.

Юлымда маягым,

Бәхетем һәм назым.

Синең матур күзләрең,

Синең матур йөзләрең

Һәрвакыт балкып тора.

Яшәргә көч бирә.

Син булмасаң өйдә,

Өй караңгы була.

Анда ямь бөркелә,

Тик син бар чагында.





***

Хәбибуллина Айсылу,

5б сыйныфы укучысы


Гаилә елын игълан иттеләр,

Республикада бу елны.

Шигырь язарга куштылар,

Куябыз, диделәр, зур бишле.


Яшь йөрәкләр кавыша,

Гаилә башы шул була.

Мәңге бергә булырга,

Ак парлар сүз куеша.


Мәхәббәт җимеше булып,

Нәни бала аваз сала.

Әти-әни булдык диеп,

Куаныша һәр гаилә.


Зур сабырлык һәм түземлек

Кирәк гаиләне сакларга.

Балаларны яратып һәм назлап,

Кеше итеп үстерергә.


Әти-әнием исән булсын,

Картаймасыннар һичкайчан.

Бәхет, шатлык, тигезлек

Телим аларга гомергә.





Безнең гаилә


Гатауллина Гөлнур,

5а сыйныфы укучысы


Минем әти – пожарник,

Ә әнием – сатучы,

Үзем мәктәпкә йөрим,

Бик зур кеше булмакчы...


Әнием сату сата,

Арып бетәдер инде.

Мин укыгандагы кебек,

Чутлап сатканда инде.


Әтием – пожарник,

Газ буенча начальник.

Ул үзенчә куша

Салкынын, я җылысын.




Иң кадерле кешеләр

Вәлиев Ренат,

7а сыйныфы укучысы


Ямьсез көн дә матур тоела,

Үз гаиләң булган чагында.

Һәркөн күңелең тыныч

Кадерле әти-әниең исән булганда.


“Күз нурым, якты кояшым,”-

Иртән уята әнием.

“Исән йөр, яхшы бул!”- дип,

Мәктәпкә озата әтием.


Әгәр алар булмасалар,

Ниләр эшләр идем дөньяда?

Ходаем мәңге аермасын

Әти-әниемнән беркайчан да!





***


Горланов Динар,

7б сыйныфы укучысы

Миңа әнием әйтте:

-Әйбәт кеше бул,- диде.

Шул сүзләрне мин тыңлап,

Инде мин - әйбәт кеше!





***


Мирсалихов Шамил,

5а сыйныфы укучысы

Гаиләбез бар –

Алты кеше.

Әти-әни, мин дә энем

Һәм инде әби-бабай.


Алты кеше әлегә,

Әмма инде

Апрельгә,

Җиде кеше булырбыз.


Бик тә көтеп торабыз,

Җиденчебез булганны.

Алай-болай сеңел булса,

Ләйсән диеп торабыз.





Минем гаиләм!


Әгъләмова Диана,

5а сыйныфы укучысы

Бар минем гаиләм –

Әти, әни, әбием.

Барысы без бишәү –

Мин һәм бар песием.


Яшәп ятабыз шулай,

Әти эшли, әни дә.

Әби оекбашлар бәйли,

Ә песи җебен чәйни.


Шулай инде яшисең,

Песиен дә карыйсың.

Этен дә тотар идең,

Ихатабыз юк безнең.

Инде хәзер нишлисең...





Аптеев Олег,

5а сыйныфы укучысы


Безнең өйдә бар песи.

Бар кешегә ул ошый.

Мин аны бик яратам,

Күп иттереп ашатам.


Гел чыга ул урамга,

Күбәләкләр тотарга.

Тик күбәләк тоталмый,

Чөнки бит ул очалмый.


Кил монда дип чакырсаң,

Йөгереп килә яныма.

Мин аның башын кашыйм,

Ул миңа мырлый башлый.





Гаилә гимны


Галиева Нәфисә,

5а сыйныфы укучысы

Без гаиләдә дүртәү:

Әти – баш, әни – муен,

Апаем белән мин – гәүдә -

Менә шул безнең гаилә.


Әти – җылы кояш кебек,

Әнием назлы җилдәй.

Сабыр, җитди, өлкән кыз – мин,

Апаем шук песидәй.


Гаиләм минем – якты оя,

Күңелгә җылы бирә.

Әти-әни, туганнарым

Һәрчак ярдәмгә килә.


Өйдә имин булсын диеп,

Туганлык хисен саклыйк.

Җаныбызны җылытучы

Гаилә исемен аклыйк.


Берәү бер дә авырмасын,

Сәламәтлектән уңсын.

Минем язган бу шигырем

Гаилә гимны булсын.


Безнең гаилә


Шәрәфетдинов Илнур,

5б сыйныфы укучысы


Безнең өйдә биш кеше.

Әти-әни, әбием,

Апам белән үзем дә.

Әтием - өйдә баш кеше,

Әнием өебез яме,

Өченчесе әбием.

”Әбкәем” дип, кадерләп,

Эндәшәмен мин аңа,

Йомшак урын әзерләп,

Утыртамын уртага.

Дүртенчесе апам минем,

Бик яратам мин аны.

Иң азакка үзем калдым,

Чөнки төпчек булганмын.

Гел яхшылыклар эшләп,

Әтиемә охшармын.





Кошлар бүләге


Мәүлиев Фиргать,

5б сыйныфы укучысы


Борын-борын заманда, түгел хәзерге заманда яшәгән ди Фиргать исемле малай.Гаиләдә алар өчәү - әти, әни һәм Фиргать булганнар. Кечкенә малай үзенең иптәшләренең энеләре, сеңелләре булганга бик кызыгып яшәгән ди.

Имеш, кошлар киткәндә теләгеңне әйтсәң, яз кайтканда үтәлә икән.Фиргать кошлардан энекәш алып кайтуларын сорый. Яшел яз җиткәч, кошлар кайткан. Фиргатьләр ишегалдына энекәш калдырып киткәннәр ди. Ул бәләкәчкә Данил дип исем кушканнар. Шул көннән башлап, алар бик тату яшәгәннәр ди.





Тату гаилә


Бариева Ландыш, 7а сыйныфы укучысы


Борын-борын заманда яшәгән, ди, бер тату гаилә. Ул гаиләдә яшәгән, ди, ир белән хатын. Ләкин аларның балалары булмаган. Хатыны Галиябану, ә ире Хәлил исемле булган. Галиябану үзенең кызы , ә Хәлил улы булуын теләгән. Болар нишләргә дә белмәгәннәр.

Беркөнне иртән хатыны торып, урманга җиләккә киткән. Аның артыннан ниндидер ак киемле әби ияргән. Галиябану куркып калган. Шулвакыт әби сүз башлаган:

- Кызым, сезнең бик зур теләгегез бар, әйеме? - дип сораган.

Галиябану калтырап кына җавап биргән:

- И, әби, син бик дөрес әйтәсең. Мин үземнең кызым булуын телим, ә яраткан ирем малай тели. Без хәзер нәрсә эшләргә дә белмибез,- дигән.

Әби боларның тату гаилә икәнен бик тиз аңлаган. Ул хатынга бер стакан чишмә суы эчерткән дә юкка чыккан.

Берникадәр вакыттан соң боларның бер кызлары һәм бер уллары туган. Бүген дә әлеге гаилә бик тату яшиләр, ди.





Чын әкият


Шәймәрданова Зәйтүнә,

11а сыйныфы укучысы


Борын-борын заманда түгел, нәкъ безнең көннәрдә яшәгән, ди, бер гаилә. Беренче карашка, гап-гади генә булса да, һәрбер гаилә әгъзасының үзенә хас сихри көче булган. Бу хәл болайрак була.

Әлеге гаиләнең бик зур җир участоклары бар икән. Көн саен бер кеше шушы участоктагы яшелчәләрне, кош-корт чүпләп бетермәсен өчен, саклап торырга тиеш. Дүшәмбе көнне - әтисе, сишәмбе - әнисе, чәршәмбе - бабасы, пәнҗешәмбе - әбисе, җомга олы кызлары – Гүзәл, шимбә уртанчы кызы – Айгөл, якшәмбе төпчекләре –Дамир.

Көннәр бер-берсен алыштырган, тату гаилә һәрвакыт сакта торган. Ләкин бер көнне йокы симертергә яратучы Гүзәл бакчага чыкмый кала. Нәкъ шушы көнне каргалар өере белән төшеп, күпмедер яшелчәләргә зыян салалар. Менә башлана тавыш, менә куба гауга, китә сугыш-талаш...

Берничә көн үткәч, әби бакчада каргалар юк иткән яшелчәләр урынына яңа орлыклар утыртып йөргәндә метеорит килеп төшә. Әби бу зур ташка игътибар да итмичә эшен дәвам итә. Шушы көннән башлана инде могҗизалар: әнисендә күрәзәлек сәләте ачыла, әтисенең көче ташып тора, бабасы һәм әбисе яшәрә, Гүзәл рекордлар китабына кертерлек белемле кызга әверелә, Айгөлнең егетләрне үзенә тартып тора торган магнитсыман көче барлыкка килә, ә Дамир бик озак авырган җиреннән терелә. Алар бәхетле һәм озак яшиләр.





Изге теләгем


Баһауова Ландыш, 11а сыйныфы укучысы


Гаилә кору – һәр кешенең иң изге теләге. Һәркем үзенчә киләчәк гаиләсен күз алдына китерә, хыял диңгезенә чумып яши. Бер кеше дә аны бәхетсез, тулы түгел дип уйламыйдыр.

Шундый хыялларга чумып утырганымны мин үзем дә сизми калганмын. Минем гаиләм әкияттәге сихри дөнья булып күз алдыма килеп басты. Миңа дип сакланган сөйгән ярым, киләчәк язмышым беренче мәхәббәтем икән. Бик күп еллар үтсә дә, безнең юллар кушылып, бер-беребезне табышып, гаилә корып җибәрергә насыйп була. Бик озак гомер бәхетле, мул, тулы, бәрәкәтле тормыш юлы аша узганбыз без аның белән. Шулай итеп, йөрәкләрне бәйләп, кайнар мәхәббәт учагында янабыз, бер-беребезне күз карашларыннан ук аңлыйбыз, арабызда беркайчан да, бернинди дә киртәләр, аңлашылмаучанлыклар килеп чыкмый. Мәхәббәтнең тәмле җимешләре булып, бер-бер артлы, бер-берсенә терәк булырдай, ике кызарып пешкән алма кебек, ике чибәр, сөйкемле кыз балалар туа.Гаиләдә ир-ат, хатын-кыз эше дигән сүзләр булмый. Һәр икебез бер-беребезнең кадер-хөрмәтен, ярату хисен тоеп яшибез. Яшьлек дусларыбыз белән, туганнар белән аралашып, ярдәмләшеп гомеребез үтә, яшьлегебезне искә ала торган истәлекле урыннарда еш йөрибез. Бергәләшеп бәйрәмнәрне, туган көннәрне үткәреп җибәрәбез. Бу нәкъ тә әкияттәге кебек, әйтерсең лә кеше бу фани дөньяга бары тик мәхәббәт өчен генә яратылган, аның өчен бу тормышта язмышның көзге ачы җилләре, сикәлтәле сукмаклары юк.Адәм баласы бу дөньяда бары тик сөеп һәм сөелеп яшәр өчен генә туган кебек, ул начарлыкның, һәртөрле җәбер-золымның нәрсә икәнен дә белми. Бар кеше дә бәхетле һәм тигез тормышта яши икән.





Минутлык ләззәт


Нәбиева Зөлфия,

2004 нче елгы чыгарылыш укучысы


Адәм баласының һәрнәрсәгә күнегүе, ияләшүе соңгы елларда наркоманиянең артуына китерде. Җитмәсә, яшүсмерләр арасына сыра алкоголизмы, тәмәке дигән икенче төрле куркыныч афәтләр рәхәтләнеп үтеп керә.Кая барабыз соң без? Шушындый мул тормыш биргән өчен язмышка рәхмәт әйтеп яшәр урында, яшьләр бик начар гадәтләргә күнегәләр.Үзләренең кадерле яшьлекләрен юк нәрсәләр белән харап итәләр.

Энәгә кадалган бәхет – бер минутлык ләззәт һәм гомерлек хәсрәт. Наркотиклар кешене юләрләндерә, аның баш миенә бик зур зыян сала , күңел күзен томалый. Наркоман кеше дөньяның рәхәтен, аның татлы минутларын бары тик наркотиклар кадап кына татый ала, аның өчен тормышының яме, мәгънәсе калмаган. Андый затлар наркотик хакына, хәтта, әти-әнисен, дусларын сатарга да риза.

Алкогольле эчемлекләр кулланган кешене дә наркоманнарныкы кебек үк язмыш көтә.Бүгенге көндә сыра эчү модага кереп китте. Урамда очраган күпчелек яшүсмерләрнең кулларында сыра һәм тәмәке . Әйтерсең лә, тамак туйдыра торган һәм сәламәтлеккә файдалы нәрсәләр. Сыра - алкоголизмга беренче адым дигән сүз. Ә тәмәке-наркоманиягә. Бу начар гадәтләрдән яшьләрне тыярга иде дә, ләкин ничек? Бездә бит сыра, тәмәке ирекле рәвештә сатыла. Кем тели - баламы, олы кешеме, исерекме, айныкмы- тәүлекнең теләсә кайсы вакытында алып эчә һәм тарта ала.Сатучыга нәрсә, аңа акча кирәк. Әлбәттә, алкоголизмнан, наркомониядән дәвалану өчен иң беренче чиратта, кешенең үз теләге булырга тиеш.

Өлкәннәр, балалар безнең илнең киләчәге, алар безнең таянычыбыз да, өметебез дә дисез. Әйдәгез, аларга кулдан килгәнчә ярдәм итегез, авыр вакытларда күзгә-күз карашып, тыныч кына сөйләшегез, аларга ныклы терәк, таяныч булыгыз. Аларны аңларга тырышыгыз, аларның яшәү рәвешен яхшы якка үзгәртегез. Бәлки шул вакытта алар бу начар гадәтләрдән арынырлар, үзләренә дөрес юл сайларлар.





Упкын


Баһауова Ландыш,

11а сыйныфы укучысы


Диләрәгә мәктәп коллективы да, әти-әнисе дә зур өметләр баглаган иде. Гел “5”ле билгеләренә генә укыды, җәмәгать тормышында актив булды, тыңлаучан, акыллы, тәүфыйклы иде. Мәктәпне тәмамлагач, югары уку йортына керде. Тик бәхетсезлек шунда көткән икән...

Беренче курста укыганда мөлаем гына шәһәр егете белән танышты. Кара чәчле, зифа буйлы Нияз тыйнак егеткә охшаган иде. Диләрә, бер күрүдән гашыйк булып диярлек, ул әйткәннәргә бер карышусыз буйсынды.Дуслары белән таныштыргач, кампаниядәге егет-кызларның тәмәке тартуларына, наркотик куллануларына да исе китмәде авыл кызының. Шулай тиеш, дип кабул итте. ”Сәер сый”дан авыз итәргә тәкъдимне дә кире какмады...

Сазлык янында йөрүче кеше аягын тора-бара баткынлык суыруын тоймыйдыр, күрәсең. Укуына да күңеле сүрелә барды Диләрәнең, “ незачет”ларга да исе китмәде.Көзгегә карагач, башта күз төпләренең сулуын, зәңгәрләнеп китүен сизгән иде. Ябыгам, дип уйлады. Бераздан чәчләре дә коела башлады. Ә менә тәндә чыккан җәрәхәтләр чын-чынлап борчуга салды аны...

Караңгы бүлмәдә ничә көн, ничә төн уздыруының исәбен онытты бугай Диләрә. Аңа хәзер барыбер инде.Табиблар, канга анализ алгач, ВИЧ-инфекция йоккан, диделәр. Ышанмыйча, кат-кат тикшертте диагнозны. Ялгышулары мөмкин түгел иде. “Үзем ялгыштым шул”, дигән үкенүле уйлар үтте кызның башыннан. Ул битарафлык бөркеп торган күзләрен әле өстәлдәге шприцларга юнәлтте, әле тәрәзәдән ялкау гына сирпелүче яктылыкка күчерде. “Бәла ялгыз гына йөрми шул. Башта дозаны каян табыйм дип баш вата идем, хәзер инде монысы...Мин үлсәм, әниләргә ничек хәбәр итәрләр”.

Аннан кыз тагын аңын югалтты. Үзе артыннан упкынга тартып төшергән Нияз да Диләрә янына сукмакны “ оныткан иде” инде...





Гаилә


Хәбибуллин Рушан,

10а сыйныфы укучысы


Гаилә - баланың бәхете,

Гаилә - һәркемнең теләге,

Гаилә төзиләр күбесе,

Гаиләдә яшәү күңелле.


Гаилә учагы бик җылы,

Өйгә кергән кояш нуры.

Үзе якты, үзе нурлы,

Кадерле гаилә барлыгы.


Иң беренче сүзең - әни,

Аннан - әти, аннан - әби.

Чын күңелдән әйткән сабый,

Нык сөенгән әти-әни.


Терәк булып бер-береңә,

Гаилә яши, буран тия алмый.

Онытмагыз берегез дә

Гаиләсез кеше яши алмый.