Татар телен дәҮЛӘти дәРӘҖӘГӘ КҮТӘРҮ хакында фикерләрем бар

Вид материалаДокументы
Ак бураннан бәхет эзләп йөри
Киң мәйданың каршы ала
Зәңгәр тауга мендем, кул изәдем
Авылымның йөзе
Бистәбезнең бүген үз тарихы
Сихри алан – “Җәлил чаткылары”
Н. гыйматдинова иҗатында мифопоэтик образлар
Н. Гыйматдинованың иҗатының төп үзенчәлекләре
Габдулла тукай, муса җәлил сөйләшкән
Подобный материал:
1   ...   4   5   6   7   8   9   10   11   ...   26

ҖӘЛИЛ ЧАТКЫЛАРЫ

Зәкиева Д.Н.

Җәлил беренче гомуми урта белем бирү мәктәбе

Фәнни җитәкче: Шакирова Э.Ш.


Һәрбер ымын җилнең тоя шагыйрь,

Җилкендерә һәрбер сулышы.

Ак бураннан бәхет эзләп йөри,

Ымсындыра бөре тулышы.

Шигъри сүзгә мин кечкенәдән гашыйк булдым, күңелне тетрәткән, хисләндергән шигырьләр очратсам, ятлап та алам. Хәтта озын-озын, кызыклы булсынмы, хислеме, шигырьләрне сәхнәләрдән дә, сабантуйларда да, төрле бәйрәм-кичәләрдә дә сөйләп йөрим мин.

Менә бүген дә мин үзебезнең Җәлил бистәбез шагыйрләренең иҗат җимешләрен кулга алдым. “Кечкенә булса да, төш кенә”. Бу әйтем нәкъ безнең бистәбез турында. Табигатьнең искиткеч гүзәл бер урынында төзелгән ул. Исемен дә халкыбызның сөекле шагыйре хөрмәтенә “Җәлил” дип атаганнар. Җәлил! Бистәбез шагыйрь исемен йөртә. Шуңа күрә ул җырсыз-моңсыз яши алмагандыр. Безнең бистәбездә Гафифә Гаффарова, Булат Әюпов, Илдус Мәрданшин, Рухия Ахунҗанова, Әнисә Минһаҗева кебек шагыйрьләр хикмәтле фикерләре белән шаккаттырып иҗат итәләр.

Бистәбездә 1981 елдан бирле Әлмәт язучылар оешмасы фатихасы белән оешкан “Җәлил чаткылары” исемле әдәби-иҗат берләшмәсе эшләп килә. Шул вакыттан бирле аның оештытучысы һәм алыштыргысыз җитәкчесе – шагыйрь Илдус Мәрданшин. Шушы вакыт эчендә берләшмәгә йөреп, иҗат белән актив шөгыльләнүчеләрнең шигырьләре 13тән артык исемдә китап булып дөнья күргән. Әдәбиятны, иҗат эшен чын күңелдән яратып, үҗәтләнеп иҗат итүчеләр һәм халыкта шигърияткә мәхәббәт тәрбияләүдә, әдәбиятны пропагандалауда актив эшләүчеләр тупланган анда. Берләшмәнең җанланып китүендә Әнисә Минһаҗева, Анна-Әнисә Әхмәтбаева, Альмира Терехова кебек шәхесләрнең килеп йөрүләре әһәмиятле роль уйный. Бистәбезнең иҗат чишмәсе елдан-ел “тирәнәя”, берләшмә тирәсенә яңадан-яңа әдәби көчләр өстәлә. Берләшмә әгъзалары арасында һөнәрләре буенча укытучылар, эшчеләр, хезмәткәрләр, нефтьчеләр һ.б. бар. Алар тарафыннан язылган шигырьләр туган якка, туган төбәккә мәхәббәт, Ватанга бирелгәнлек белән сугарылган. Һәвәскәр авторларыбыз үз укучыларының күңел түренә мөмкин кадәр тирәнрәк үтеп керү уе белән иҗат итәләр. Гомумән, әдәби көчләрнең халык алдында чыгыш ясавы табигый күренеш булып әверелде.

Әй, Җәлил, туган ягым,

Урман, болын, юлларың бар.

Киң мәйданың каршы ала,

Булмасын күңелләр тар.

Әй, Җәлил, туган ягым,

Урман, болын, юлларың бар, - дип яза Илдус Мәрданшин үзенең шигырендә. Ул үзенең туган яклары – Җәлил бистәбез белән бәйле һәр нәрсәне үтә дә нечкә хис-тойгылар белән, хәтта берникадәр илһамландырып кабул итә. Шагыйрьнең иҗаты белән якынрак танышкан саен шуңа төшенә барасың, ул кулланган образ-сурәтләрнең мәгънәсен әдәби төшенчәләр белән генә чикләп булмый. Ул туган җирнең табигатен, җирен-күген, һава-суларын, ниһаять, кешеләрен ходай ихтыяры, дөнья шаукымы итеп кабул итә. Шагыйрь өчен “туган як тойгысы”, “туган җир хисе” үзенчәлекле ышануларга әверелеп китә.

Тагын бер шагыйребезне алыйк. Әнисә Минһаҗеваның 2007нче елда: “Сезгә кайтам бүлеп гомерне” дигән китабы дөнья күрде. Әнисә Минһаҗеваның язмалары һәм мәкаләләре белән якыннан таныш булган кешеләр аның әсәрләреннән үзләренең күңеленә якын булган бик күп яңалыклар таба, гыйбрәтләр ала. Шагыйрә, публицист Әнисә Минһаҗева әле һаман юлда, эзләнүдә. Әнә бит ул үзенең бер шигырендә: “Яшисем бар, эшләрем күп, җанны кыеп екмагы!” – ди.

Зәңгәр тауга мендем, кул изәдем,

Тал-тирәкләр сәлам бирделәр.

Нигә озак тордың, әллә кайталмадың,

Әллә сагынмадың, диделәр.

Туган ягы белән бәйле һәр нәрсәне, табигать күренешен үз иҗатында җанландыра шагыйрә, алардан серле-сихри мәгънәләр эзли ул. Менә шундый “тере табигать”кә берничә мисал:

Авылымның йөзе

Тауларымның күзе (“Бүз Ат чишмәсе...”)

Бүз ат чишмә җырлый-җырлый ага,

Тау-таш арасыннан ургылып.

Әнисә Минһаҗеваның шигырьләренә кереп китсәң, андагы образлардан тиз генә чыгам димә. Шагыйрә туган якка, якын кешеләргә булган мәхәббәтен чишмә, таллар, имәннәр, үзе яраткан Бүз Ат чишмәсе, иртәнге саф җилләр, агымсулар аша ачып сала.

Булат ага Әюпов шигырьләрендә аналарга, хезмәт һәм иҗат кешеләренә мәдхия җырлый, аларның образын үзенчә яктыртырга тырыша.

Бистәбезнең бүген үз тарихы,

Үз даны бар халык телендә.

Җәлил исеменә тап төшерми,

Күп йолдызлар яна күгендә.

Гомере буе төзелештә эшләгән, штукатур-маляр хезмәтен башкарган шагыйрәбез Гафифә Гаффарованың туган авылы Тархан турында язганнарын укысаң, шунда ук үзең үскән авыл, аның инешләре, кыр сукмаклары, яшел чирәмнәре күз алдына килә. Аның авылында гына таллар шулай балыклы инешләрдә бөдрәләрен чайкый, кыш буе йоклап яткан кыр-сукмаклар, карын селкеп, язга әзерләнә, тәрәзәләр челтәр шәле аша кояшка карый...Тарханы белән горурланып, аңа тугрылыклы калып, шигырьләр яза һәм язганы белән укучыны әледән-әле шул чуклы шәлле зирекле, яфрак түшәлгән урамлы, каз бәбкәле авылларына әйләндереп алып кайта.

Тагын бер шагыйрәбез Анна-Әнисә Әхмәтбаева үз шигырьләренә көйләр язып, матур-матур җырлар тудыра. Ул үзешчәннәр арасында очрый торган сирәк талант ияләренең берсе диясе килә.

“Җәлил чаткылары” берләшмәсе шагыйрьләренең шигырь җыентыкларын укыгач, безнең күңелләргә “туган як” төшенчәсе тагы да тирәнрәк үтеп керә. Бу шигырьләр туган нигезнең, газиз халкыбызның рухын кадерләргә, яратырга, хөрмәт итәргә өйрәтә.

30 елга якын вакыт эчендә берләшмә бик күп әдәби чаралар, бәйрәмнәр, очрашулар, тарихи урыннарга сәяхәтләр уздырды. Ел саен бистәбездә Җәлил, Тукай көннәре шигъри бәйрәм төсендә уздырыла.

Сихри алан – “Җәлил чаткылары”,

Юл юк анда хиссез кешегә.

Сукмаклары йөрәк аша үтә,

Ак юл, бәлки, керер төшеңә.


Әдәбият


Әюпов Булат. Каран чишмәсе. – Әлмәт. “ТатАСУ нефть” басмалар бүлеге. 1999ел. – 3бит.

Гаффарова Гафифә. Чакыру. – Җәлил. 2007ел. - Шәхси эшмәкәр Байкин С.И. типографиясе.

Мәрданшин И.Х. Тарихта кала эзләр. – Җәлил. 2009ел.- 3бит.

Минһаҗева Әнисә. Сезгә кайтам бүлеп гомерне. – Әлмәт. 2007ел. – 69бит.

Минһаҗева Әнисә. Күңелегезгә керәм янган ут булып. – Азнакай, 2002ел.


Н. ГЫЙМАТДИНОВА ИҖАТЫНДА МИФОПОЭТИК ОБРАЗЛАР


Закирова А.,

Тукай районы

Мәләкәс урта мәктәбе

Фәнни җитәкче: Умнова Л.И.


Әдәбият хакындагы фән үсеше дәвамында төрле гыйльми юнәлешләр һәм мәктәпләр барлыкка килә, алар сәнгать төре буларак әдәбиятны һәм әдәби әсәрне бер теоретик ноктадан тикшерә. Көнбатыш әдәбият белемендә ХХ гасырның икенче яртысында формалашкан фәнни юнәлешнең-мифопоэтиканың нигезендә дә әдәби иҗат табигатен аңлатучы әhәмиятле күренеш дип мифны санау ята. Аерым алганда, 50 елларда ритуаль- мифологик мәктәп бу өлкәдә уңышларга ирешә. Аның теоретик нигезен К.Г. Юнгның архетиплар теориясе тәшкил итә.[2] Әдәбият белемендә тексттагы мифологик борынгылыкка барып тоташкан тирән катламнарны мифопоэтика ачыклый. Мифопоэтик анализ текстның төзелешендә авторның шәхси күзаллауларын гына түгел, кеше аңының универсаль, hәрчак хәрәкәттәге үзенчәлекләрен күзәтүне беренче планга чыгара. Мондый төр кыйммәтләр әсәрнең әдәби структурасындагы төрле катламнарда табыла, ләкин, барыннан да элек, дөньяны модельләштерү функциясен башкара. Алман романтиклары хезмәтләрендә миф уйлап табылган әкият кенә түгел , ә борынгы кешенең тормышка бөтенлекле карашын белдерә.

Россиядә мифологик мәктәп барлыкка килү һәм үсү татар фольклорын өйрәнүгә уңай йогынты ясый. Ш. Мәрҗәнинең татар риваятьләренә игътибар итүе мәгълүм. Шулай ук бу эштә К. Насыйри да активлык күрсәтә.

Архетип-әдәбиятта кабатланып торучы образлар. Галимнәр фикеренчә, мондый образлар борынгы кешеләрнең психологик тәҗрибәсе нәтиҗәсе булган кеше моделе [Заhидуллина Д.Ф., 2007:31-33]

Н.Гыйматдинова «Пәри утары» әсәрендә дә төп геройларын яратып, символлар һәм мифологик катламнар янәшәсендә сурәтли. Ул Хаятка бәйләп өч символик образ кулланыла:
  • Пәри утары, лампа уты һәм шәл. Пәри утары-Хаяткә күчмәләрдән нәзер булып калган, ачкычын тапшырганчы вакытлыча тору урыны гына түгел. Ул- табигатьтән аерылып, үзе язган кануннар белән яшәүче авылдагыга охшамаган икенче дөнья. Бу яшәештә һәр тереклек иясе-кешегә ярдәмче һәм дус. Димәк, пәри утары кешенең табигать белән кушылып көн итә алу үрнәге дә булып чыга.
  • Ут символы-һәркөн Хаят тәрәзә төбенә яндырып куя торган лампа яктысы-Искәндәрне көтү газабы да. Ләкин аның чын мәгънәсе, минемчә, тирәндәрәк. Бу ут адашкан һәр кешегә юл күрсәтүче, маяк ролен үти. Шул ут кемнәрнедер үлемнән йолып кала. Ул-кеше күңелендәге изгелек, башкалардан түләү көтмичә эшләнә торган мәрхәмәт.
  • Өченче образ-шәл. Бик чибәр Хаят йөзен шәл белән томалап йөри, шуңа күрә кешеләр аны ямьсез, чәчсез, пәри төсле дит уйлыйлар. Ләкин шәл- матурлыкны яшерү чарасы. Ул-шулай ук, яман күздән, явыз эшләрдән саклаучы да. Рөстәм дусларына күрсәткән чакта шәлен югалткан Хаят шундый саксызлык кыла.

Әлеге образларның өчесенең дә мәгънәсе бар. Хаятны шәлен югалтырга, матурлыгын күрсәтергә мәҗбүр итүче, фаҗигагә китерүче-мәхәббәт.

Н.Гыйматдинова повестьларында реалистик сюжет төп, әйдәп баручы булганда, ямьсезлекне кире кагу үзәккә куела, романтик сюжетлар белән матурлыкны раслау алга чыга. Шундый үзәк өзгеч әсәрләрнең берсе – «Китәм, димә». Урман. Яше йөз дә ике булган Шәңкәле карт – элекке Шәңгәрәй мулла, аның дусты соры бүре…Париж. Зиннәтле борынгы замок һәм 95 яшьлек Шарлотта карчык – элекке Шамилә абыстай…Үзенең осталыгы белән бөтен дөньяны таң калдырган балерина Камилла –татар кызы Камилә. Тора-бара аңлашылганча, бу яшь артистка, бу ике бәхетсезнең оныгы…Хәзерге хәлендәге Шәңкәле. Ничек болай килеп чыккан кем ул? Үз тарихын Шәңкәле байтак еллар инде әкият теленә күчергән, ник дигәндә аның сүзенә ышанучы булмый. Каядыр китеп, 20 елдан соң ул авылга кайта, тик аның Шәңгәрәй мулла икәненә беркем дә ышанмый-шуннан соң ул бүре дусты белән урманда яшәп кала. Карт бүре хуҗасының аяк очында җан бирә. Күп еллар үтә…Сәйдәш Шәңгәрәй картны авылга күчәргә димләсә дә, ул инде өченче буын бүре дусты белән урманда торып кала. Әсәрдә иң зур ерткыч-идея-ният белән сугарылган адәм заты. Бүре – бу яктан фәрештәгә тиң җан.

Камилла Парижга – Шарлотта – Шамиләгә Шәңкәле турында хат язып сала. Хат килеп төшү белән Шамилә абыстайның башына кан йөгерә-аңа инде 95 яшь-ул барлык мөлкәтен Камиллага васыять итеп калдыра. Балерина шунда төпләнә, ә гәзнич орлыкларын бакчадагы розалар арасына сибә.

Повестьтагы төп сюжет сызыгы-Камилла белән Сәйдәш мәхәббәте тарихы. Әсәрдә әлеге мөнәсәбәтләр бик романтик итеп сурәтләнә.Романтик тарих янәшәсендә Камилла һәм Шарлотта мөнәсәбәтләренә әверелеп, мөстәкыйль сюжет сызыгы барлыкка килә. Париждагы очраклы күрешүдән соң Каратау авылына килеп чыккан биюче, танылган балерина Камилла Байчура биредә мәхәббәт, үз нәсел тармагын-бабасын таба…һәм югалта. Әсәрдә романтик сюжетлар белән бергә (Сәйдәш-Гөлчәчәк, Сәйдәш-Камилла каршылыгы, чын мәхәббәткә хыянәт итәргә ярамау), урын-вакытны төгәлләштерү, кеше образларына бәйләп иҗтимагый мәсьәләләр дә куела. Камилла-Нурмиев, Рәсимә-Хәнифә, Әнисә-Сәйдәш, каршылыкларында намуссызлык, азгынлык, байлык артыннан куу кебек сыйфатларга игътибар ителә.[2]

Әсәрдә, шулай ук, дингә каршы көрәш Шәңгәрәй гаиләсен яки аның кебекләр тормышын гына җимереп калмый, гомумән, яшәү рәвешен юк итә, аның нигез баганаларын аудара. Сәйдәшнең Шәңгәрәй йортын тергезүе- гасырлар буена формалашкан яшәеш юлын кайтару омтылышы, табигый, әхлак кануннарын җәмгыять кагыйдәләреннән алга чыгару теләге дә булып тора.

Н Гыйматдинова әсәрләренең кайберләрен карап чыкканнан соң аларны берләштерә һәм алар өчен уртак булган бер сыйфат, элемент бар: ул-үзәк герой сурәтләнеше, аның характеры. Камилла яки Хаят, Акчәч яки Сара, Сәвилә яки Җәмилә- әсәрдән- әсәргә күчүче бер тип геройлар.

Әйтерсең, Камилла-Шамилә һәм Шәңгәрәйләр яшь булган вакыттагы кеше тибы, Хаят-бик ерак заманнарда гына яшәгән хатын-кыз кабатланышы, Сара-хыял дөньясыннан төшкән «ак торна». Инде кадерле Н.Гыйматдинованың, бүгенге иҗат байлыгы ноктасыннан торып, аның үткән заман хатын-кыз архетибын тудыруын, татар әдәбиятына үзгә бер хатын-кыз алып килүен күрсәтер чак житте.

Н. Гыйматдинова иҗат иткән архетип – без үткән заман хатын-кызы дип атаган образ да берничә әhәмиятле сыйфатны үзенә җыйган. Башкаларга охшамаган булу, табигать hәм йөрәк-хис кушканча яшәү, үзен мәхәббәт, башкалар бәхете өчен корбан итү – шундыйлардан. Аның әсәрләрендә архетип берничә вазыйфа башкара.
  • Беренчедән, романтик, нечкә табигатьле, хис-кичерешкә бай, рухи саф герой Матурлык, Мәрхәмәтлелек, Сафлык үрнәгенә-идеалга әверелә.
  • Икенчедән, үткән заман хатын-кызы хәзерге заман кешеләре тирәсендә, шулар фонында сурәтләнә. Заман кешесендәге тискәре сыйфатларга, яман гадәт- чирләргәаның сыйфатлары каршы куела. Бу авторга ике төрле яшәү моделен, рәвешен янәшә чагыштырырга, берсен кире кагарга мөмкинлек бирә.

Н.Гыйматдинова архетибы белән бергә табигатькә hәм кешеләргә зыян салмыйча, үз күңелен саф-чиста тотып яшәргә омтылуның киләчәк фаҗигаләрдән котылу юлы икәнлеген ассызыклый.

Дөнья әдәбиятында Маркес, рус әдәбиятында Л.Леонов, Куприн исемнәре белән билгеле магик реализм методын Н. Гыйматдинова, милли сыйфатлар белән баетып, татар әдәбиятында үзенчәлекле урын били. Ул образларны милли сыйфатлар белән баетып, төрле характердагы сюжет сызыклары белән тоташтыра, җәмгыятькә реаль бәя бирә, рухы белән бу җәмгыять вәкиле булмаган шәхесләргә карата психологик анализ алымы куллана, милли образ-сурәтләр, символлар, детальләр белән уйный.[3]

Н. Гыйматдинованың иҗатының төп үзенчәлекләре:
  • Әсәрләрендә реаль һәм хыялый, мифологик башлангычларның бербөтенгә әверелүе;
  • Әсәрләрдә күпкатламлылык;

Үткән заман хатын-кызы архетибын тудыруы, татар әдәбиятына үзгә бер хатын-кыз тибы алып килүе. Әдәби әсәрне өйрәнү вакытында бер методны куллану башкаларына мөрәҗәгать итәргә ярамый дигән сүз түгел. Текстны берничә караш ноктасыннан тикшерү аның мәгънәви мөмкинлекләрен ачыклауга, аерым методларның көчле һәм йомшак яклары хакында уйлануга китерә.Шулай итеп, XX гасыр башы татар әдәбиятында активлашкан мифологик материаллар дөнья сурәтен тудыруга ярдәм иткән кебек, XXI гасыр башында да яңа герой , яңа дөнья сурәтен төзи.

Әдәбият


1.Заһидуллина Д.Ф. Дөнья сурәте үзгәрү.- Казан:. Мәгариф, 2006.-Б.162-181

2.Заһидуллина Д. Яңа дулкында // Казан утлары, 2003 ел № 1.- Б.152-159

3.Гыйләҗева-Хәмидуллина Р.Сихерчеләр кирәк дөньяга//Казан утлары 1995 ел №3-Б 175-178

5.Курбатов Х. Шигъри бәяннар остасы// Мәдәни җомга 1999- 20 авг.-Б-4

6.Гыйматдинова Н. Мин- рухи сафлык тарафында // Мәгърифәт 1998-7 март.

Б-3

7. Заhидуллина Д.Ф. Әдәби әсәр - өйрәнәбез hәм анализ ясыйбыз// Казан; Мәгариф, 2007

8. .Яхин А.Г. Әдәбият дәресләре: Укытучылар өчен методик кулланма.// Казан: Мәгариф, 2003

9. .Руднев В. Энциклопедический словарь культуры XX века.// Москва.2001.-С. 242-247

10. .Латыйфи Ф. 2002 ел прозасына бер караш // Казан утлары., 2003.


ГАБДУЛЛА ТУКАЙ, МУСА ҖӘЛИЛ СӨЙЛӘШКӘН

МАТУР ТЕЛЕБЕЗНЕ БОЗМЫЙК


Закирова Л.,

Татарстан Республикасы

Алабуга муниципаль районы «Аерым

предметлар тирәнтен өйрәнелә торган

9 нчы урта гомуми белем мәктәбе»,

Фәнни җитәкче: Нуркаева Г. Ф.


Җир йөзендә яшәгән халыкларның телләре бик күптөрле. Ләкин һәркемнең дә башка телләргә караганда яхшырак белгән, үзенә якын, кадерле бер теле була. Шул телдә аның әти-әнисе, туганнары сөйләшә. Шуңа күрә дә ул телне туган тел – ана теле диләр. Безнең туган телебез – татар теле. Илебез халыклары телләре арасында бай тарихлы телләрнең берсе.

XIX – XX гасырлар чигендә татарлар яңарыш кичергән. Искиткеч тизлек белән китап нәшриятлары, дистәләгән газета, журнал, милли театрлар барлыкка килгән.

Хәзерге вакытта икетеллелек күренеше аеруча зур үсеш ала. Бу рус теле – халыкара теле булу сәбәпле. Төрле милләтләр арасында никахлашу саны арту, халыкларның миграцияләре – болар бөтенесе дә рус теленең абруен югарыга күтәреп киләләр. Шуңа күрә халыкларның якынлашуы, икътисадый өлкәсендә берләшүе нигезендә икетеллелек күренеше тагын да киңәя бара.

Совет чорында икетеллелек проблемасы балаларның туган телләрен оныту, аның белән кулланмау проблемасына килеп бәйләнә. Бөтен җәмгыять өлкәләрендә дә рус теле йогынтысы шуның кадәр көчле була, хәтта күп кенә милләтләрнең туган тел белүче саны азая башлый.

Ф.М Гәрәев әйтүенчә, «по данным перепеси населения 1989 года граждан, считающих родным языком язык своей национальности составляло 83,2%, а в 1926 году их было 96,8%. В некоторых регионах не считающих язык своего этноса родным составляло от 20 до 40%. Росло новое поколение, не знающее (и не желающее изучать) языка своих предков, стесняющегося всего национального».

Ф. Харисов фикере буенча, «всего лишь за семь лет (1979-1985гг) число не владеющих родным языком татар увеличилось в 2 раза». Һәм шунда ук галим моның сәбәбен дә билгеләп китә: «Подобный «языковой нигилизм», то есть нежелание определенной части населения овладеть языком своих предков по причине «социальной непрестижности» объясняется предпочтением русского языка родному, так как в сложившейся ситуации знание родного языка уже не приносило практической пользы».

Чыннан да, совет чорында милли телләргә игътибар тарая барган. Һәм бу дәүләтнең сәясәтенә нигезләнеп килгән. Моны дәлилләү өчен Ф. Харисов 1930 нчы елдагы ВКП(б) карарыннан цитата китерә: «Надо дать национальным культурам развиваться и развернуться, выяснив все свои потенции, чтобы создать все условия для слияния их в одну общую культуру с одним общим языком... Расцвет национальных культур (и языков) в период диктатуры пролетариата в одной стране в целях подготовки условий отмирания и слияния их в одну общую культуру (в один общий язык) в период победы социализма во всем мире».

1992 нче елның 8 нче июлендә, мәгълүм булганча, «Татарстан Республика халыклары телләре турында» дигән Закон чыкты. Бу закон республикабыз өчен аеруча әһәмиятле булды, чөнки татар теле кулланышы тараеп баруы, аның бетеп баруы бик зур проблема булып тора иде.

Ләкин бүгенге көндә Татарстан Республикасы өчен телләр өлкәсендә икетеллелек проблемасы тора. Татар һәм рус телләренең хокуклары тигезләнде, ләкин кулланышы ягыннан рус теле абруе югарырак. Бу күренеш белән киләчәккә караган төп проблема бәйле:

татар теленең абруен гамәлдә рус теле абруена кадәр күтәрү; атар телендәге уку йортларын дәүләт тарафыннан финанслау гына түгел, ә аларның дәрәҗәсен күтәрергә; атар телен гамәлгә ашыру: урамнарда, кибетләрдә, элемтә бүлекләрендә һ.б. бөтен игъланнар татар һәм рус телләрендә булырга тиештер.

Танылган тел белгече, галимебез М. Зәкиев фикере буенча, бүгенге көндә туган тел өлкәсендә татар халкы алдында түбәндәге бурычлар тора: «Милләтне тергезү, саклау һәм үстерүнең хәл ителәсе проблемалары бик күп. Аларны түбәндәге төркемнәргә аерып күрсәтергә мөмкин булыр иде.

Милләтнең дәүләтчелеге булу, һәм дәүләти эшләрнең һәр өлкәдә үз исеме белән аталган милләтне саклау һәм үстерүгә юнәлгән булуы.

Милләтне саклау аның телен саклауга һәм милли телне тормышның барлык сфераларында киңрәк куллануга турыдан-туры бәйле,чөнки тел бар – милләт бар, тел юк – милләт юк»

Һәркемгә үзенең туган теле газиз. Без татар телен яратабыз һәм хөрмәт итәбез. Тик, кызганычка каршы, арабызда туган телләренә саксыз караучылар да еш очрый. Күпләр хәзер үз телләрен бозып сөйләшәләр. Алар үзләрен дә, телебезне дә ямьсезлиләр. Туган телне өйрәнү, аның бөтен матурлыгын тою үзе бер бәхет бит.

Киләчәктә тагын да аянычрак хәлдә калмас өчен, халыкта милли узаң, милли патриотизм тәрбияләүгә җиң сызганып тотыныргадыр? Бу эш безнең татар илендә бөтенләй бармый түгел. Эзлеклелек, бердәмлек юк. Әгәр дә без татар булуыбыз белән, үзебезнең чал һәм бай, шәүкәтле тарихыбыз белән, 1000 еллык әдәбиятыбыз, телебез белән, татар халкының тарих мәйданында тоткан урыны, бөек шәхесләре, үзебез яшәгән, урнашкан туган җиребез – Татар иле белән горурлану хисләре тәрбияләүгә бармак аша карауны дәвам итсәк, татар булуыннан гарьләнеп, ул телне өйрәнергә дә теләмәүче буын үсүен дәвам итәчәк. Шулай булса, олуг әдибебез Гаяз Исхакый искәрткән «инкыйраз»га (бетү, юкка чыгу) күп калмый. Монысыннан бер Ходай үзе сакласын. Бүгенге көндә тел һәм милләт сагында торучы төп көчләрнең берсе – татар теле һәм әдәбияты укытучылары. Үз эшләренә фанатларча бирелгән, җаны – тәне белән үз халкына хезмәт итүче тел – әдәбият укытучылары кирәк бүген. Совет чорының кырыс шартларында да телебез, милләтебезне саклап калуда укытучы зур роль уйнаган. Никадәр генә примитив яңгырамасын бу фикер, әмма дөресе шул. Шуңа күрә тел – әдәбият укытуга, татар теле һәм әдәбияты укытучысының дәрәҗәсен күтәрүгә (-Һи, татар теле укытучысы гына бит ул, - димәсеннәр. – Ул бит татар теле, әдәбият укытучысы – диярлек булсын) игътибар артсын иде.

Дуслар, әйдәгез, бөек шагыйрьләребез Габдулла Тукай, Муса Җәлил сөйләшкән, иҗат иткән матур телебезне бозмыйк!


Әдәбият


Галиуллин К.Р., Сабиров Р.А. Исследование татарской лексики, зафиксированной в русскоязычных текстах // Двуязычие: типология и функционирование. – Казань, 1990. – 99-105 б;

Гараев Ф.М. Языковая политика на современном этапе // Татар теле һәм этносы тарихи мәсьәләләре. – Казан: ИЯЛИ, 2000. – 145-158 б;

Зәкиев М.З. Халыкның сакланышы һәм этногенезы (Тел – тарихи чыганак) // Татар теле һәм этносы тарихи мәсьәләләре. – Казан: ИЯЛИ, 2000. – 3-17 б;

«Татарстан Республикасы халыклары телләре турында» Татарстан Республикасы законы. – Казан, 1996. – 82б;

Харисов Ф.Ф. Как это было? (из истории обучения татарскому языку нетатар) // Республика Татарстан, Казань, 1993.

Харисов Ф.Ф. Милли мәдәният: Сораулар һәм җаваплар. – Казан: Хәтер, 1999. – 47б.