А. К. Фазулина тарих укытучысы

Вид материалаДокументы
Мосавир бабай һәм Фатыйма әби хатирәләре
Подобный материал:
1   2   3

Мосавир бабай һәм Фатыйма әби хатирәләре

И, ул вакыттагыларны сөйләп бетерерлек түгел инде аны. Ул вакыттагыларны сезгә күрергә язмасын. Шул чорлар белән хәзерге тормышны чагыштырып карыйбыз да шаклар катабыз инде. Оҗмахта яшибез инде”, –дип сүз башладылар, әби белән бабай.

Әйе, чыннан да аларның сөйләгәнен тыңлап торсаң, зур

күләмле китап язарлык. Аларның сөйләгән сүзләрендә шул чор тормышының авырлыгычагыла.

Ачлык – кешене җәфалаучы авыр нәрсәләрнең берсе инде ул. Әнә шул турыда беренче булып сүзен әби башла-

ды.

–Ул вакытта ашамаган нәрсә калмады инде. Әниләр урманга менеп элмә алып төшәләр иде. Аны ваклап чабалар, җәеп киптерәләр һәм тегермәндә тарталар иде. Аннары инде “ләпәшкә” пешерәләр иде. Алай гына да булмагач, әни үзенең кияүгә чыкканда алып килгән бирнә әйберләрен (ашъяулык, сөлге, тастымал) Яңа сала, Чаллы башы авылларына алып барып сата яки бәрәңгегә алмаштырып кайта иде. Бүкәшкә дә баралар иде, аннан он алып кайталар иде. Яшәгәч киеме дә кирәк бит инде аның. Май җыеп әни Теләчегә базарга барып безгә кием-салым ала иде. Балачакта шулай бит инде ул, яңа киемне тизрәк күрәсе килә. Без җыелып (әртил артына )аларга каршы менә идек. Ул вакытта черкинең күплеген әйтеп бетерерлек түгел иде. Шуның өчен без кулга кипкән гөмбәгә ут төртеп(ул төтенләп яна) тота идек. Алай да тешләнмәгән җир калмас иде, ләкин менә идек.

Хәзер сүзгә бабай кушылып китте. Бабай 15 яшьтә әнисез кала. Аның ике абыйсы, Әхмәтҗан белән Мозаффар сугышта вафат булалар.

–Хәтердә әле, яз көннәре белән кырларда кар кими башлау-

га чиләкләр белән черек бәрәңге җыярга чыга идек. Хәтта күрше Иванай кырына йөри идек без, чөнки анда көзен бәрәңге алынмый калган иде. Язгы ташу, кар ерып шунда чыга идек.

Алып кайткач, шул черек бәрәңгене әрчи идек . Әрчегәндә ашыйсы килгәч, бәрәңгене турап, янып торучы учак кирпиченә ябыштырып бераз көйдереп ала идек тә, ашый идек. Әрчегән бәрәңгене киптереп, төеп әниләр он ясыйлар иде. Аннары инде колмактан ясалган чүпрә белән изеп, коймак пешерәләр иде. Хәзер дә күз алдымда тора әле. Аны майлап ашар идек. Бик тәмле иде ул.Әле ярый май булса. Сыер асравы да кыен бит әле ул. Сөтне савып алгач та әле майны май итү өчен күпме тырышырга ки-

рәк. Хәзер ярый һәрбер кешенең үз сепараторы бар. Ул вакытта сепараторга (Сәләхи бай йорты каршысындагы таш кибет күршесендә) амбарга йөриләр иде.Безнең вакытта анда Саимә апа (хәзер дә исән, Газизҗанова Нүрия апаның әбисе) эшли иде.Кич җитү белән көтү каршыннан сыерны чаптырып алып кайта идек. Хәтерлим әле, сепаратка чиратны алдан алу өчен, апа сыерның ике имчәген,мин икесен бераз сава идек тә шул сөтне кушып апа чиратка йөгерә иде. Мин калганын савып тизрәк апага итә идем. Көн саен шулай иде. Сепаратка чират күп,соңга калучылар таң беленә башлауга гына кайтырлар иде аннан. Амбарда һәркемнең савыты бар, шунда атналык сметан җыела. Атнага бер, аны шунда ук язалар иде, чөнки майның 10 кадактан 1 кадагы шунда калырга тиеш.Кышын сепаратка бармаганнар, майны, сөтнең өстен алып кына язганнар.

Бабайның хәтере әбинекенә караганда яхшырак. Хәзер ул шул вакыттагы мунчалар турында сөйләп китте:

–Мунчалар аз иде. Без ташлыкка (Йосыф Әхәтләренә)йөри идек. Мунчага чиратка атна буе торасың. Ул вакытта мунчалар җир астында иде, аларга көненә икешәр тапкыр ягалар иде. Авылда мунчалар булса 5-6 булгандыр. Аннары безнең очта Маһибанат апаларга(Гарипов Сөләйман абыйлар) йөрдек . Ул инде җир өстенә төзелгән иде. Мунчага керәсе кеше суын ташый, утынын алып бара иде.

Шунда әби:

–Безнең дә Чәкәнәй тау башында (кияүгә чыкканчы вакытын әйтә) җир асты мунчабыз бар иде.Безгә мунчага авылның яртысыннан диярлек киләләр иде, – дип өстәде.

–Кырларны үгез, сыер белән сукалыйлар иде. Әниләрнең көрәк белән үзләренең казыганын да хәтерлим әле. (Хәтта әбинең әниләре берле сука тагып үзләре дә сукалыйлар) Алай да күп җирләр сукаланмыйча кала иде. Тубал белән чәчә идек. Сыер белән дә, чана белән тартып та ригегә көлтә ташулар хәтеремдә әле.

Безнең вакытта 4 класс уку иде. Әле ул да җүнләп эләкми иде. Яз-көз көннәре күбесенчә эштә идек. Яфрак җыйдырталар, мәктәпкә урманнан утын ташыталар, тагын башка эшкә йөртәләр иде.

Чана белән тартып, ничә чакрымнар симәнәгә йөри идек. Алабайларга, Урманчига, Бондовкага кадәр биштәр белән дә йөри идек. Ашарга кесәгә төреп тыгылыр иде(ушкай , бәрәңге күмәче), -дип сөйли бабай.

- Ул Шомбытка ничә тапкырлар барганмын, белмим. Шомбытка менә торган таулардан да озын, биек таулар юк шикелле иде инде. Төнге сәгать12дә 40кг. бәрәңге тартып чыгып китәсең , кояш баеганда көчкә кайтып авасың. Ләкин кайтып ава алмый калган чаклар да күп(кунып калган) иде.

Урман кисәргә йөртәләр иде. Тездән кар ерып, чабата белән, аяклар боз булыр иде. Берсендә беләгем үлекләп чыкты. Аны һәр кич саен сап-салкын су белән юып , канлы үлеген агызып,күлмәгемнең итәгеннән ертып алынган кисәге белән бәйли идем. Шул көе көчкә эшләп йөрдем. Шул вакыттагылар хәзер чыга инде менә , кул-аякларымның сызламаган чагы юк,- ди әбием.

-1958 нче елларда, җәяүләп Нырсы, Теләче аша башта Арчага барып, аннан 30км. поезд белән Казанга йөри идек. Анда чики , май, күкәй сатып буханкалы ипиләр һәм башка әйберләр алып кайту бар иде. Ләкин анда сатырга да , сатып алырга да ирек бирмиләр иде бит ул вакытта. Тотып районга алып-кайтылып тикшертелгән, штраф түләтелгән , әйберләре тартып алынган кешеләр дә булды. Аларны хәтта гәзитәгә язарлар, телевизорга да төшерерләр иде.

Яшьләрне ФЗӨгә алып китәләр иде. Анда барасы килми иде.Мине дә ике тапкыр алып китмәкче булдылар. Берсендә Бүкәшкә алып чыккач , секретарь чыгып китүгә чыгып качтык. Урамда артыбыздан куа да килделәр, ләкин тота алмадылар, икенчесендә авылда яшьләрне алып китәргә җыеп йөргәндә мин түбәнигә төшеп качтым.

Колхозга бит без, әле истә калганы гына 12 бозау бирдек. Күкәй нормасын үтәмәсәң, кибеттән әйбер бирмәсләр иде. Ә бит шул бозау бирүче сыерга кышлык печән әзерләү зур бәла иде. Бер елны хәтта печән өчен болыннан сарык биреп камыш чабып алдык . Сөйләсәң сөйләп бетерерлек түгел инде аны ,- дип сүзен тәмамлады бабам. Менә шушындый нәрсәләр сөйләделәр миңа әби белән бабай. Хәзер алар( колхозда эшләп чыккач) лаеклы ялдагы кешеләр.

Чулпан Галимова

11 сыйныф укучысы 12.02.1999.


Әбием истәлекләрендә авыл тормышы чагылышы


Минем әбием , Гарифуллина Фәрхинур Гарифулла кызы , 1924 нче елның 12 июлендә туа. Ул үз гомере эчендә бик күпне күргән: сугыш, ачлык еллары һәм башкалары. Әбием язмышында да илебез,авылыбыз тарихы чагылыш тапкан.

Әбием колхозлаштыру елларын да яхшы хәтерли. Колхозга кермәгән кешеләрнең өйләренә кереп, хуҗасын сәвиттә кундыралар, өенә кереп бөтен әйберләрен алып чыгып китәләр: түшәк, ястык,бер әйберен дә калдырмыйлар. Кешене колхозга керсен дип, кызыктыру өчен, колхозга кергән кешеләргә пар ат җигеп, флаглар тагып, ипи төшерә башлыйлар. Аннары колхозга керә башлыйлар, чөнки һәр өйдән атларын, малларын җыеп ала башлыйлар. Җәй буена тавык башына 100 күкәй, сыерга 300 л сөт, йорт башына 40 кг ит, хәтта бала китермәгәнгә дә налог түләгәннәр.

1942 елда әбиемне Уралга җибәрәләр. Алар ач килеш бер атна баралар һәм сазлыкта ел ярым печән чабып яшиләр. Башка чыдап булмагач, әбием бер Ямаш хатыны белән аннан качалар. Кайтканда аларны тотып алалар һәм Яңа авыл станциясенең төрмәсенә ябалар. Алар анда берничә көн утыралар. Аннары төрмә башлыгына бер кеше килеп дулый-дулый да. әбиләрне чыгаралар. Авылга алар кача-кача айда ике көн кайталар. Монда кайткач әбием ат җигеп Шомбытка утын ташый. Ә көз җиткәч тагын ат җигеп районга ипи ташый. Әбиемне гел шундый авыр эшләргә куша торган булалар, чөнки ул бик көр һәм гәүдәле кыз була.

Әче сугыш вакытында. 1943-1944 нче елларда әбиемне Чувашия якларына Гыймран авылына окоп казырга җибәрәләр. Ул елларны бик каты суык була. Хәтта кайсыбер көннәрне салкын 52 о ка кадәр җитә. Ашарга үлчәп кенә бирелә: һәр көнне500 г ипи. Анда 4 ай торалар һәм авылга кайтканда алар җәяү кайталар.

Мин сугыштан соңгы ачлык елларын сорагач: “Ачлык елы, ачлык елы инде,”─дип көрсенеп куя әбием. Алар 4 ел буе алабута,элмә, черек бәрәңге ашап яшиләр. Сыер җигеп сукалыйлар, сыер җигеп тырмалыйлар. Колхоз башлыклары сукалаганда багана төбен дә калдыртмыйлар.Калса килеп кыйный торган булалар.Әбиләр күтәреп ташып эскерт өяләр. Чәп белән ашлык сугалар. Әбиемнәр эшләп тә бетерәләр,килеп ашлыкны алып китәләр. 2 кг әйбер урласалар, төрмәгә ябалар. Сәвит кешеләре эшләгәннәрен гел тикшереп торган булалар. Кешеләр ашлыкны чәч төпләренә чолгап урлап тамак туйдырганнар. Күп кеше 0,5-1 кг белән төрмәгә керә. Ә күп кешегә туклык булмый. Авылда нибары 2-3 кеше генә тук булып йөри. Алары да кешенең җиңнәренә чолгап алып кайтканны талап алып тук булалар. Ул еллардагы ачлыкны әйтеп бетерә торган булмый. Ачлыктан атнага 19 әби-бабай үлә. Күп кеше үләксә ашый. Ашлык алып кайтырга дип, район юлына төнге сәгать 2 дә куып чыгара торган булалар. Бармасаң, кыйныйлар. Эшләгән кешегә каршы әйтмиләр. Ягарга утын, малга ашатырга печән булмый. Шуңа күрә маллар берсе артыннан берсе үлә.”Ачлык җиде елга барды, очы-кырые булмады,”─дип бетерә әбием үзенең сүзен.

М. Шакирҗанова


Минем дәү әнием

Минем дәү әнием Мәдинә Илдархан кызы 1937 елның 22 июлендә туа.( Хәзерге Гарипова Мәдинә апалар йортында. )Гаиләләре ишле була, барлыгы җиде бала, олы апалары 10 яшендә үлгән. Дәү әниемнең әнисе─Сәрвиҗамал, әтисе─ Илдархан. Ул үз гомере эчендә 3 сугышта катнашкан: I бөтендөнья сугышы, гражданнар сугышы һәм II бөтендөнья сугышы. Әтиләре өчесеннән дә исән-сау кайткан. Тик II бөтендөнья сугышында бик каты яралана. Аңа пуля тиеп,гәүдәсенең икенче ягыннан тишеп чыга. Ни гаҗәп, пуля йөрәк пәрдәсенә әз генә тими калган. Пуля йөрәктән генә түгел, ә аяк аша да үтеп чыга. Авылга шундый килеш кайтып төшә. Кайткач бер дә төшенкелеккә бирелми, балта остасы булып тормышын дәвам итә.

Хәтирә апа белән дәү әни сугыш башланганда яшь булалар, шуңа күрә аларны өй эшләре эшләргә калдыралар. Мал карау, печән ташу һәм башка эшләр ─ аларга барысын да эшләргә туры килә.

Ул вакытта мәктәпкә бераз соңрак кергәннәр. Анда уку ике сменада була. Балалар күп. Ямаштан да һәм башка авылардан да укырга килгәннәр. Дәү әни укыган сыйныфта барлыгы 33 бала булган. Ашарга алып менәргә юк. Гомумән, сугыштан соң ашау начар була, ипи юк. Кешеләр шешенеп үлгәннәр. Үлгән атлар, хайван итләренә чират торганнар.

─ Әниебез дә, әтиебез дә бик тырыштылар,безгә үләксә итләрен ашатмадылар. Аллага шөкер, бик зур рәхмәт аларга,─ дип искә ала дәү әнием.

Тик шулай да алабуталарны, чыпчык кузгалакларын, балтырганнарны ашарга туры килгән. Яз көннәре яшел кычытканнарны җыеп аш пешергәннәр.

Колхоз бәрәңгеләрен кул белән алганнар. Алып бетергәч, иртә белән мәктәпкә киткәнче, балчык астыннан актара-актара үзләренә ашарга ташыганнар.

Сугыштан соң еллар, әлбәттә, бик авыр була. Шуннан соң тормышлар әкренләп булса да яхшыра башлый. Колхозларда эш була.1950нче елда дәү әнигә 13 яшь була, 1952 нче елдан соң,мәктәпне яхшы гына тәмамамлагач, помбригадир булып эшли башлый. Яшь булуына карамастан, үзенең эшен яхшы башкара. Авылда техникалар аз була, шуңа күрә күп эшне эшче куллар белән башкарырга туры килә. Анда ир-аты да, хатын-кызы да, баласы да,─гомумән, кем нинди эш эшли ала, шунда эшли. Бер дә буш утырмаганнар, гел эштә булганнар. Яз көннәре урманнан элмә ташыганнар. Баштарак кырдагы бәрәңгеләрне кул белән утыртканнар. Буалар буу да бик авыр эшләрдән саналган. Бер көндә генә буып бетереп булмаган, шуның өстенә ферма эше дә, помбригадир булгач, башка эше дә булган. Башта урманнардан чыбык-чабыклар ташыганнар, тиресләр ташып куйганнар. Аннан соң гына буганнар. Кайвакытларда икешәр кат буарга туры килгән. 1950 нче еллар башы бик авыр була әле.Силос базларын да кул белән казыганнар. Тик алар озак тормаганнар, алар урынына яңаларын казыганнар. Җәйләрен печәнне кул белән чапканнар. Дәү әнием помбригадир булганга, авылда калып, тырмалар, сәнәкләр табу, ясату аның өстендә булган. Авыл халкы барлык эшләрдә дә катнашкан, берсе дә читтә калмаган. Чалгы тота алган барлык ир-ат, хатын-кыз иртәдән кичкә кадәр печән чапкан. Олырак яшьтәге картлар чалгыны үткенләп торганнар. Үз авылыбызда гына түгел, чит болыннарга барып та чапканнар(Гарталовка). Кырларда чүп үләннәр җыйганда да авыр була. Урыны-урыны белән билчән, ә кайбер җирләрен әрем баскан. Менә шул территорияне утарга кирәк була. Көз көннәрендә ашлыкны да кул белән урганнар, шуннан көлтәгә җыеп, бәбкә ясаганнар. Шуларны атлар белән ташып, ригедә чистартканнар. Чистарту берничә этаптан торган. Алдагы елларны авылга комбайннар кайта башлый, һәм эш бераз булса да җиңеләя. Бу елларда күп кырларда кукуруз чәчелә. Хуҗалыкларга өстән чәчү мәйданнары көчләп бирелә. Шушы елларда кукуруз икмәкләре чыга башлый. Төп игътибар кукурузга бирелә. Кырларда эшләгән өчен акча түләгәннәр.Шуңа карамастан, салымнар бик күп була. Авыл халкы тырыш булганлыктан,җиткереп барган. Кибетләрдә бәяләр очсыз була.

Авылда халык күп булганга 12 бригада,аннан 10,6,3 һәм иң ахырда бер бригадага калган. Яшь кызларны фермаларга алганнар, чөнки сарык, тавык, сыер, дуңгыз фермалары булган.Һәрберсенә аерым игътибар бирергә кирәк, шулай ук еллык корма да тулырга тиеш була.Бу вакытта авылда куркыныч авыру тарала ─күз авыруы. Аны трахон дип атыйлар. Беркемнең дә өеннән чыгып китәсе килми(дәваланыр өчен) , елыйлар. Аларга аналар да, балалар да кушыла.Тик, нишләсеннәр, дәваланырга кирәк.

Ашарга казанда пешергәннәр, ә җылыту керосинкада башкарылган. Әлбәттә, бу бик мәшәкатьле эш: утынны урманнан ташыганнар. Дәү әниемнең әтисе балта остасы булганга күрә, агачлар тагын да күбрәк кирәк була. Кайчагында төннәрен икешәр менәргә туры килгән. Яхшы агачлардан бишекләр, чаналар ясалган, ә кечерәк агачлар ягарга киткәннәр. Иң яхшы вакытлар 1950 нче елларның ахыры була.Тормышлар акрынлап кына булса да җиңеләя, авылга тракторлар, машиналар кайта. Бу вакытта республикабызда шикәр промышленносте чәчәк аткан чор була. Шунлыктан, шикәрләр күбәя. 1962-1963 нче елларда электр энергиясеннән файдалана башлыйлар (динамодан) Шулай итеп, авылның тормышы яхшыра: техникалыштырыла.

Бригадир булып эшләгәндә Миңнулла бабайга кияүгә чыга. Бергәләп яшәп,биш бала үстерәләр. Иң өлкәне─ Мәүлә, аннан килә Гомәр, Гөлсинә, Гөлфия һәм Рәмзия. Температура югары булып бер яшьлек баласы ─ Бәйрәмхан исемле, 1960 нчы елда үлә.

Кайгы- хәсрәт читләтеп узып китми. Шулай матур гына яшәп ятканда, 1964 нче елның 24 нче августында сәгать төнге икедә өйләрендә янгын чыга. Нәрсәдән чыкканы билгесез булып кала. Тиз арада йорт салып, тормышларын дәвам иттерәләр Дәү әни белән дәү әти бик тырышып, бер-берсенә ярдәм итешеп яшәгәннәр.

Дәү әти тегермәнче булып эшли. Дәү әни яшелчәдә эшли. Хатын-кыз булуына карамстан, дәү әни дәү әтигә тегермән тартырга булышкан. Ул вакытта колхоз маллары бик күп була. Маллар ач булмасын дип бик тырышканнар.

Тормышлары яхшы гына барган вакытта семьяга бәхетсезлек килә, 1980 нче елның 26 нчы маенда дәү әти дөньядан китеп бара.

Дәү әниемә тагы да тормыш катлаулана. Ул биш баланы тәрбияләү өчен, бар көчен куеп тырыша

Яшелчәдә эшләве өстенә, ул почтада эшли башлый. Аңа ул эшләрдә балалары да булыша. Дәү әниемнең исеме мактау тактасында була.Шул тырышлыгы аркасында, хәзерге вакытта дәү әнием бик матур гына балалары белән бергә гомер кичерә.

З.Галиева