А. К. Фазулина тарих укытучысы

Вид материалаДокументы
XX гасырда Күки авылы.20-30 нчы еллар
Атка атланып йөрүче Мәгъмүрә
Без бит геройлы авыл
Бөек якташыбыз- Вильданов Сөләйман абый
Подобный материал:
1   2   3

XX гасырда Күки авылы.20-30 нчы еллар

(Насыйбуллина Җәмилә апа истәлекләрен һәм музей материалларын өйрәнү нәтиҗәсе)


ХХ гасыр башларында безнең авылда 400гә якын хуҗалык булган.Һәр гаилә аерым хуҗалык булып яшәгән.Бер чама яшәүчеләрдән аермалы берничә хуҗалык байлар дип йөртелгән:Бай Сәләхи(ике катлы таш пулат хуҗасы), Абдуллин Насыйбулла, Гилаҗиев Садри, Гилаҗиев Бәдри, Фәсти ( кибете булган) һәм башкалар .

Һәр хуҗалык киндер, җитен чәчеп аны эшкәртеп, сүсне талкып, эрләп, киндер күлмәк-ыштаннар теккәннәр.

Сарык йоныннан чабата белән кияргә тула оек басканнар. Итек, читек бай кешеләрдә генә булган. Байларның да аты , сыеры булган, нинди булса да эш белән шөгыльләнгән.

Кайсы күмер салып саткан , арба-чана ясаган, кайберләренең кибете булган , йорты – җире яхшы булган.

Авыл урманга бай булганлыктан , 1927 нче елда Казаннан урманчылык артеле оештырырга килгәннәр. Аны оештыруда авыл кешесе Әхмәтшин Хәсәнша(Җәмилә апаның әтисе) катнашкан һәм аны председатель итеп сайлаганнар. Ә оешмага леспромартель “Стахановец” дигән исем биргәннәр. Анда Мунчала буасына 50 шәр тонна кабык салып мунчала алганнар, кап сукканнар (Күки Рыбные дип йөртелгән-ул чорда якын-тирәдә бердәнбер эре предприятие булганга күрәдер). Тәгәрмәч , арба, хоккей уены өчен ярты тугым бөккәннәр, чана өчен табан бөккәннәр, бөгү өчен парник булган.

Әртилдә авылдан күп кеше эшли: Мусин Хөснетдин , Рәхимов Миннехан, Рәхимов Гали, Әхмиев Мөбәрәк, Гафиев Каюм һәм башкалар. XXгасырның 2нче яртысында төрле елларда Нәбиева Әсма, Галимова Гиная, Якупова Фәхербанат , Галиева Фатыйма, Хәйретдинова Өммегөлсем апалар мунчала чыгаруда эшләгәннәр. Күрше –тирә авыллардан (Иванай, Карабаяннан) килеп эшләүчеләр кап, чыпта сукканнар.

Колхозлашу еллары турында да яхшы хәтерли Җәмилә апа:

-1930 нчы елны шлём кигән, атка атланган солдатлар байларны куарга килделәр. Урамга чыгарга куркып , тәрәзәдән генә карап тордык.Аларны бер нәрсәсез җәяү чыгарып җибәрделәр. Байларны, муллаларны кугач, мәчетне манарасын кисеп төшереп - клуб , Сабир мулла йортын мәктәп итеп файдаландылар. Манара кисүчеләр Низамов Нәби, Җаббаров Габдулхакларга акча түләнгәнме, юкмы икәнен белмим , - ди.-1930-31 нче елларда колхоз оеша . Исеме “ Камил – Якуб” куела. Анда 10 бригада була. Җәмилә апа әтисе сөйләгәннәрне искә төшерә: - Әти сөйләве буенча гына бер бригадиры әти була. Хезмәт көненә 8-10 кг. ашлык биргәннәр, ат белән кешеләргә таратканнар.

Колхозлашу елларында безнең авылдан куылучылар да хәйрән була. Ногман Гыйльметдине (Рәхимҗанов Зөлфәтләр нигезеннән),таш кибет хуҗасы Хөсәеннәрне , бай Сәләхи малае – Сәхибне, Мөки, Митак (Мифтах булуы мөмкин)(Мәрдиләрнеке. Билаловлар нигезеннән) куганнар.Сәхабетдинне (хәзер Тәхәвиев Мөдәррисләр яши торган нигез ) Һидият Гыйниятов алып калган. Садриның (Бәдриев Гыйльметдиннең туганы) сепараты булган , буяу , йомырка саткан – шуңа күрә сөрелгән.

Сабир мулла йортында әртил шырпы эшләү цехы ача. Анда 12-13 яшьлек кызлар шырпы тезгәннәр. Хәйриева Өммегөлсем, Фәстиева Тәнзилә, Мөнирә, Хәбриева Минҗиһаннар эшләгән. Шулай ук Ямаштан , Иванай , Күгәрченнән дә килеп эшләгәннәр. Алар шырпы ясаганнар. Цех начальнигы Бәдрисафа апа була. Сугыш вакытында әртил председательләре булып картлар тора. Җәмилә апа бухгалтер, Әкълимә апа завхоз булып эшлиләр. Эшләгән өчен хезмәт хакы хисабына 8 кг. он , конфет, прянник һәм башка төрле әйберләр биргәннәр. ПродукциянеКазаннан министрлыктан ат белән алып кайтканнар. Эшләнгән товарны атлар белән Арча тимер юл станциясенә ташыганнар . Соңыннан колхозны әртилдән аерганнар. Ул вакытта авылда укыган кешеләр аз була , шунлыктан хисапчы булып эшләүчеләр башка авылдан килгәннәр.Алар хәзер колхозга да , әртилгә дә кирәк була.

Бу вакытта малларга ашатырга булмый, икмәкләр дәүләткә тапшырыла, фуражлык та калмаган була, шунлыктан хайваннар үлгәннәр. Кешеләр дә ачлыктан шешенеп үлгәннәр. Үлгән атларны ашар өчен талашып бүлгәннәр. Зират ягында ат сарайлары булган . Урманнан агач кайрысы алып кайтып , тартып он итеп аш , юка пешергәннәр. Шул ризык белән 30-40 км. җирдән чәчү орлыгы тартып алып кайтканнар. Черек бәрәңгене җыеп киптереп,төеп күмәч пешергәннәр.

Безнең авылга машина беренче тапкыр 1939 нчы елда кайта. Аны икмәк саткан акчага алып кайталар. Аның шофёры Кәримов Йосып булган. 1940 нчы елны бу машинаны Бөкәшкә алып киткәннәр. Бу машинаны ни өчен анда алып киткәнне халык белмәгән. Ул сугышка булган . Бу машина 1,5 тонна авырлыктабула.

1941 нче елда колхозга ЧТЗ колесный трактор кайта. Аны Хуҗин Нурмөхәммәт йөртә. Рәхимҗанова Хәбинур, Җәббаров Габдулхаклар да тракторчы булган.

...Авылда мәчет икәү булган. Икенчесе Баһавиев Камил, Хисамиев Габдрахманнар урынында булган. Шул мәчеткә бай өйләрен кушып төзегәннәр дә ясле ачканнар. Бераздан ул янган.

Котдус муллалар (безнең авылныкы түгел ) нигезендә хәзер Галиев Госманнар тора.

Хәзер Җәмилә апаның үзе турында. Ул Сабир мулла йортында укыган . Авыл кешесе Мөбәрәкшин Бәдамша укыткан. Соңыннан бу укытучы Казанга китеп профессор булган. Башка җирләрдән дә килеп укытканнар. Ямаштан Шәрәфетдинов Ширияздан хатыны белән укыткан. Дүрт классны югары Мәшләк авылында бетергән . Җиде классны тәмамлагач, 1938 нче елда Чистай педагогия училищесына укырга кергән. 1940 нчы елны III курста укый башлаган. Бетермичә кайтып, Казанга бухгалтерлар курсына китә . 1941 нче елны май аеннан “Стахановец” әртилендә ярдәмче бухгалтер булып эшли .

1941 нче елны сугыш башлана.Сугышка яраклы барлык ир-атларны фронтка алалар. Барлык авыр эшләр хатын-кызлар кулына кала. Кояш чыкканчы эшкә китәләр , кояш баегач кайталар. Йортта йә карчыклар , йә 10-11 яшьлек балалар гына эшли , ә агитаторлар (Җәмилә апа да агитатор булган) халыкны эшкә алып чыгып эшләткәннәр, үзләре дә эшләгәннәр. Көндез бухгалтер эшен, төннәрен көлтә җыярга, эскерт кую өчен салам ташуда эшләгәннәр. 1941 нче елның ноябреннән Мордва җиренә окоп казу эшенә җибәрә башлыйлар. Беренче җибәрүдә үк Җәмилә апа да эләгә. 10 км. җәяү баралар. Окоп казыганнан соң җәяү кайталар . 6 ай эшлиләр , ашау начар , мунча юк , кер юарга көл суы була, бетләгәннәр дә. Үлүчеләр дә күп булган. 40-50 градус салкын. Колхозда эшләүчеләргә түләү булмаган, хуҗалыктагы бозауларны

алганнар , налог, заем түләткәннәр , хөкүмәткә сөт, күкәй , йон тапшырганнар.

Шулай итеп, Җәмилә апа тормышның ачысын-төчесен татып гомер итә. Әртилдә 45 ел бухгалтер булып эшләп лаеклы ялга чыга. Хәзерге көндә балалары белән Балык бистәсендә яши.

А. Вәлиуллина


Атка атланып йөрүче Мәгъмүрә

Безнең күршебездә Гөлфаяз исемле әби һәм Гыйматдин исемле бабай озын тигез гомер кичереп фани дөньядан китеп барганнар. Минем әңгәмәдәшем Мәгъмүрә апа аларның 3нче баласы булып 1920 нче елда дөньяга килгән. Аның кызыклы да, гыйбрәтле дә булган тормыш юлында Совет иле тарихының барлык чорлары да диярлек чагылыш тапкан.

Мәгъмүрә апаның балачак еллары колхоз төзегән чорга туры килгән.

Мәктәптә 4 ел латин хәрефләре белән белем алганнан соң инде аның хезмәт юлы башлана. Ул вакытта әле колхозда сыерлар булмаган. Сарык фермасы гына булган, ул бөтенләй хәзерге урынында булмаган әле, ә бүген Мөхәммәтшин Шамил һәм Тәнзилә апалар яши торган нигездә булган. Сарык фермасын тулысы белән Мәгъмүрә апалар гаиләсенә карарга тапшырганнар.

-Ә сарыкларны каян җыйганнар соң , - дип сорыйм мин аннан.

- Ул елларда бик күп кешеләрне авылдан сөрделәр бит. Шулардан калган сарыкларны җыйдылар , - ди ул.

Сарык фермасы тау астындагы чишмәгә якын була, алар Мәсрүрә исемле апасы белән шуларга көянтә-чиләк белән ташып су эчертәләр , өшеп каткан бәрәңгеләрне чишмәдә улакта юып алып пешереп бирәләр. Мәгъмүрә апаның хезмәт юлы менә шулай башланып китә.

Колхозлашу елларында авылдан байларны ничек кууларын да хәтерли Мәгъмүрә апа. Бигрәк тә бай Сәләхиләр турында әйтә. Халык аны һәм гаиләсен авылдан җибәрергә теләмәгән,җыелышып уртага алганнар. Шуңа күрә районнан кораллы отряд килгән.

Бүген аларның истәлеге булып XXгасыр башында төзелгән ике катлы таш пулатлары гына калды, әлеге бина авылның күрке булып бүген дә тора, анда хәзер “Шатлык” дип аталган картлар йорты урнашкан.

- Рыбныйда аптека янындагы ипи кибете дә безнең бай Сәләхинеке иде, - ди.

Малае Габдулла Саба районының Ленин совхозында яшәгән.

Ә кызы куар алдыннан яхшы киемнәрен бер ярлы кешегә (ярлыларны тентемәгәнгә күрә) – кендек әби Фәхри кызы Мәгъфирүзгә биреп калдырган. Күрәмсең , аның уе , мөмкин булса, кире кайтып алу булгандыр.

Куылучылар күп булган , аларның милеге колхозга калган: Ногман Гыйльметдиненең кладовоен сүтеп алганнар, ә ул кеше үзе Хаҗга барганда үлгән( аны Каспий диңгезендә җирәбә сикертеп балыкка атканнар , ди)

Алексеевскида Межрайонная колхозная школа булган. Мәгъмүрә апаны менә шунда 6 айлык курсларга укырга җибәргәннәр. Сугыш башланырга 10 көн кала укуын тәмамлап кайткан. 1943 нче елда аны ул вакытта безнең район үзәге булган Котлы Бөкәшкә зоотехник итеп эшкә алалар. Бу вакытта инде ул Минзәлә шәһәренә барып та укып кайткан була.

- 1942нче елның кышында, авыл кешеләренең бозауларын контрактовать иттеләр дә көзгә фермага җыйдылар. 71 бозау исән-имин үстеләр,ул бозауларга ни акчадан , ни икмәктән колхоз бер нәрсә түләмәде. Чөнки юк иде. Шуннан ферма булды , ә таратканда “Энергетик”ка да ( Мәшләкне әйтәм), Күгәрченгә дә бирделәр. “ Татарстан” колхозыбелән “Камил Якуб” (Күки) колхозын кушып 600 баш сарык бетте, 2 авылның сыер фермасы бетте. Кайда икән закон!- дип Мәгърә апа хөкүмәтнең сәясәтенә дә мөнәсәбәтен белдерә.

Ә теге бозауларны Кама буендагы чит болында асрыйлар, чөнки печән ташырга транспорт булмый.

Мәгъмүрә әби районда җаваплы эштә эшләгәнгә күрә , аңа бик авырга туры килә. Юл өзелгән чакларда аңа җайдак та йөрергә туры килә. Күки-Бөкәш –чит болын арасында йөреп чыга ул кышны. Ә болында бозау карап эшләүчеләр землянкада яшәгәннәр.

Безнең авылның Хәербанат (Рәхмәтуллиннар нәселе) әби ветфельдшер булып ветлечебницада эшләгән, ул күптәннән инде Күгәрчен авылында яши.

-И , Мәгъмүрә әби, япь-яшь көе , ничек ат җигеп йөри алдың, , туарылса нишлисең ?- дим.

-Туарылса инде, җигәсең дә китәсең , - дип көлә ул.

Минем атка атланып караганым да юк. Нинди кыю , батыр булган икән Мәгъмүрә әби, дип сокланып утырам. Аны бу чорда “атка атланып йөрүче Мәгъмүрә” дип тә йөрткәннәр әле.

Зав. Райзо(земельный отдел) булып эшләгән Баландин дигән кеше аны гел мактаган.

Без такмаклардан гына ишетеп белгән

(Ике айгыр, бер машина

Вафинның бер башына

Слабата юлы җитте

Хатын – кызлар башына .)

Вафин Салих (райком секретаре) дигән кеше белән бер чорда эшләгәнул.


Сугыш беткәч, аның булачак ире Надршин Дәүләтхан бабай да 1946 нчы елда авылга кайта. Алар өйләнешергә булалар. Ләкин җитәкчеләре аны эштән җибәрергә теләмиләр. Әгәр үз эшендә калган булса, билгеле, Мәгъмүрә әбинең тормыш юлы башкача булыр иде.

...Язмышның сынаулары алда көтеп торган икән әле Мәгъмүрә апаны.

Берзаман, күпмедер гомер иткәч, балалары булгач, ике бала ияртеп бер украин хатыны кайтып төшә. Дәүләтхан абыйны эзләп.(Өйләнгән икәнен дә белмәгәндер)

Дәүләтхан бабай бу турыда Мәгъмүрә апага бер сүз дә әйтмәгән була. Күрәмсең, сугыш вакытында чолганышта калгачмы, үзенең частеннан аерылып калгачмы, Дәүләтхан абый өйләнгән була, бер кызлары туа, ул яңадан сугышка китә, тагын шул гаиләсенә кайта. Ләкин хатынының әнисе, татар булган өчен, кызына Дәүләтхан абый белән яшәргә рөхсәт бирми. Дәүләтхан абый шуннан соң үзебезнең авылга кайта.

***

-Авыл халкы тамаша була хәзер дип торган инде,-ди Мәгъмүрә апа.

Ләкин алай булып чыкмый.

Кунакларны Мәгъмүрә апа үзе каршы ала,

чәйләр эчертә. Тегеләр монда берничә ай торалар. Татар халкына хас булганча кунак итә ул аларны.

-Алар гаепле түгел бит. Барысына да сугыш гаепле ,- ди ул.Ә мин аңа нинди киң күңелле , сабыр булган дип сокланып утырам.

Ул якларда мунча юк икән. ( Монысын мин аңлый алмыйм) , Мәгъмүрә апа аларны үз мунчалары булмагач, апаларының мунчасына алып бара, милли ашларыбыз белән сыйлый.

Тегеләрнең өйләрендә идән дә юк икән, бездәге тормыш аларга гаҗәп тоела, Мәгъмүрә ападан кунак хатын төрле хуҗалык эшләренә дә өйрәнә.

Шул кайтудан булса кирәк, алар бездә, Берсут якларында калалар. Әниләре инде исән түгел, ә балалары Дәүләтхан абый белән күрешергә соңгы елларда да кайта торган булганнар.

Менә шундый язмышлы ул минем күрше нигездә бабамнар белән бер чорда яшәгән апа.Аның белән әңгәмә корып мин авыл тарихының колхозлашу, сугышка бәйле чорына мәгълүматлар алдым, аның үз тормышы да үзе бер сәхифә.

***

Җәмилә апа истәлекләрен өйрәнү һәм Мәгьмүрә әби белән оч-рашу миңа авылның үткәннәрен барларга мөмкинлек бирде һәм минем өчен яңа сораулар туды. Мине Әхмәтшин Хәсәнша һәм Мөбәрәкшин Бәдамша шәхесләре кызыксындыра.

А. Вәлиуллина


Авылыбызның күренекле кешеләре

Без бит геройлы авыл

Авылдашыбыз Миңнулла Сөнгатович Гыйззәтуллин- Советлар Союзы герое – ул безнең горурлыгыбыз. Чөнки районыбызда санаулы гына булган геройларның берсе безнең авылныкы бит.

Безнең Миңнулла абыйга батыр дигән сүз бик туры килә .

Аның турында танышкач, һәркемнең башына шундый уй

киләдер. Аның әтисе дә сугышта катнаша һәм 1942нче елның сен-

тябрендә һәлак була. Менә шуннан соң инде Миңнулла Гыйззәтуллинда әтисе өчен фашистлардан уч алу теләге

уяна. Ул ,сугышка җибәрегез мине, дип военкоматка бара,

Әнисе елый , аны җибәрергә теләми.

Военком бик җитди кеше булып чыга. Миңнулла абый-

га ул:
  • Син колхозда эшлисең, син анда кирәк, яшең дә җит-

ми,-ди.- Вакыт җиткәч чакырырбыз, -дип вәгъдә итә һәм

сүзендә тора.

... Менә бервакыт Миңнулла абый кырда сукада була, аның янына 10 яшьләрдәге бер кыз йөгереп килә һәм кәгазь болгый. Бу повестка була.

1943 нче елның язында Миңнулла абый фронтка китә һәм

аңа сугыш чорында төрле кыенлыклар кичерергә туры килә.

1943 нче елның декабрендә аларның взводы Корсунь-Шев-

ченковский ягында була. Аларга разведкага барырга приказ бирелә. Аларны фашистлар сизеп алалар һәм минометларны эшкә җигә башлыйлар. Иптәшләре күлнең теге ярына чыгып җитеп килә инде, анда мина килеп җитә алмый. Ул иң актыктан бара һәм берничә адым калгач кына боз астына китә. Авырлык белән генә чыгып нәрсәгәдер ябыша. Һәм шунда инде ул беттем, дип уйлый.Шулчак аңа иптәшләре кычкыра. Ул иптәшләре ыргыткан җеп ярдәмендә котылып кала. Аны, шулай итеп, дуслары коткара.Шул көнне алар бик күпфашистларны юк итәләр. Шуннан соң гына ул учак янында киемнәрен киптерә. Туңудан тешләре тешкә тия. Шуннан соң ул Белоруссиядә, Польшада сугыша.

Ә герой исеме аңа Сандомир (Польшада) плацдармындагы батырлыгы өчен бирелә. Ул үзенең өч иптәше белән Висла елгасының көнбатыш ярына йөзеп чыга. Ә күктә дошман тупларының атып торуы ураганны хәтерләтә. Алар артта калган иптәшләре йөзеп чыгасы урынны өйрәнергә тиеш булалар. Дошман ныгытмалары турында рациядән хәбәр бирәләр. Аннары фашистларга көтмәгәндә тылдан һөҗүм итәләр. Немецлар

бер окопларын калдырып чигенәләр.Безнекеләрелганы кичә башлагач, Миңнулла абый һәм аның иптәшләре дошманга атып торып , елга кичүчеләргә ярдәм итәләр. Миңнулла абый монда бер үзе генә дә 20 дән артык фашистны юк итә.Шушы сугыштан соң аңа герой исеме бирелә һәм Миңнулла абыйга бу вакытта бары 19 яшь була.

Ул Польшаны азат иткәч ,Берлинга хәтле барып җитә.Рейхстаг-

ка 200 метр чамасы калгач , яралана.Аңа бер квартирадан немец хатын-кызы ата.Миңнулла абыйга командиры рейхстаг түбәсенә кадар өчен байрак тапшырган була .( Андый байракны берничә группага тапшырган булалар.) Шулай итеп, Миңнулла абыйга разведчик булгач, гел алда булырга туры килгән.

Мәктәп музеендагы материаллар белән танышып,Миңнулла абыйның тормыш юлы турында бик күп мәгълүматлар табарга була.

Бөек якташыбыз- Вильданов Сөләйман абый Җирдәге һәр кешегә үз туган авылы , районы, шәһәре аеруча якын. Ул- аның кече ватаны. Анда кеше беренче мәртәбә табигатьнең, аның янәшәсендәге әйберләрнең матурлыгын күрә, тоя. Менә шушы тәэсирләр аша туган якка һәрчак тугырылыклы булып калу, аның байлыгын арттыру, аны матурайту хисе барлыкка килә. Безнең туган авылыбыз Күки Балык бистәсе районында , урман уртасында урнашкан. “Туган якны өйрәнүчеләр”түгәрәгенә йөри башлагач, минем үз авылымның тарихы, аның кешеләре белән кызыксынуым тагын да арта төште.

Без мәктәп музеенда еш булабыз. Анда авылым, мәктәп тарихы турында бай материал туплаган . Яшь буыннар өчен менә дигән патриотик тәрбия учагы ул музей. Ә нәрсә соң ул патриотизм ?

Патриотизм – Ватанны ихтирам итү , аңа тугрылыклы булу, аның байлыгын, куәтен арттырырга тырышу. Ватанны хөрмәт итү- якыннарыңны, туганнарыңны, үзең яши торган йортыңны , урамны, авылны, бистәне, шәһәрне, анда яшәүчеләрне ихтирам итү ул.

Безнең Күки авылыннан илебез өчен хезмәт иткән, горурланырлык , үрнәк булырлык кешеләр байтак чыккан. Шуларның берсе –Вильданов Сөләйман Вильдан улы.

... Мәктәп музеенда мәктәп тарихы турында стенд бар. 20нче- 30нчы елларда безнең авылга укытучылар башка авыллардан килеп укыткан . Хәзерге вакытта мәктәп тәмамлап чыккач , укытучы һөнәрен сайлаучы укучылар күп. Ә ул заманнарда безнең авылдан бер генә укытучы да чыкмадымы икән , бәлки алар да башка авылларда укытып йөргәннәрдер дип уйландым мин ул вакытта . Һәм минем кызыксынуым юкка булмады.

Бөек Ватан сугышына кадәрге чорда безнең авылның өч егете : Мөбәрәкшин Бәдәмша, Гыйниятов Мөяссәр, Вильданов Сөләйман укытучы булып эшләгәннәр. Алар өчесе дә Бөек Ватан сугышында катнашканнар. Бары Вильданов Сөләйман абыйга гына кире кайтырга насыйп булган . Сугыштан соң ул Күки урта мәктәбендә директор булып эшләгән .

Сөләйман абыйның нигезендә аның энесе Хәмит абыйның гаиләсе яши. Күбрәк мәгълүмат алыр өчен мин аларда булдым һәм бик күп нәрсәләр хакында белдем.

Сөләйман абыйны беренче укытучы буларак кына түгел , Бөек Ватан сугышы чорында данлы юл үткән хәрби буларак та , сугыштан соңгы чорда илебез үсешендә фидакарь хезмәт куйган шәхес буларак та белергә тиешбез икән.

Хәер , аның мәктәптә укыган еллары да зур батырлык булып тоела миңа.

...Сөләйман абый 1919нчы елның 12нче январенда Балык бистәсе районы Күки авылында Мәхрүсә әби белән Вильдан бабайның икенче улы булып дөньяга килә.

1923 нче елда ачылган беренче баскыч мәктәпне 1929нчы елда тәмамлаучы 9 укучының берсе була ул. Сөләйман абый үзенең дусты Мөяссәр белән укуын дәвам итәргә теләп , 10 яшеннән Бәтке, Казы мәктәпләренә йөреп укый башлыйлар .Бу авыллар бездән 35 чакрым ераклыкта урнашканнар . Соңрак Күгәрчен авылында ачылган Колхозчы Яшьләр мәктәбендә укыйлар . Бу 1931-32 нче еллар була . Мәктәп музеенда әлеге чор истәлеге саклана. Ул – Мөяссәр абыйның истәлек дәфтәре . Бу дәфтәргә укучылар истәлекләр , шигырьләр , җырлар язганнар. Сөләйман абыйның да язган истәлеге бар.

Ул вакытта латин хәрефләре кулланылган икән. (Очрашуга килгәч Сөләйман абый истәлектәге гарәп, латин, рус хәрефләре белән язылган текстларны күзлексез-нисез бик әйбәт укып бирде.)

Чистай педагогия техникумын 1935 нче елда тәмамлап, Сөләйман абый Олы Әшнәк тулы булмаган урта мәктәбенә укытучы булып кайта. Аңа ул вакытта нибары 16 яшь кенә була. Ике елдан соң аны район мәгариф бүлегенә инспектор итеп алалар. Бераз эшләгәч, ул Олы Елга мәктәбенә уку-укыту бүлеге мөдире итеп билгеләнә. Ә 1939 нчы елның июненнән 20 яшьлек Сөләйман абый Балыклы Чүкәй мәктәбендә директор булып эшли башлый. Бу вакытта инде ул читтән торып Казан педагогия институтын тәмамлый . Ул көчле ихтыярлы, киң күңелле кеше була. Балаларга тырышып белем бирә. Ләкин аңа яраткан һөнәреннән аерылырга туры килә, чөнки Бөек Ватан сугышы башлана.

Сугышның беренче көннәреннән үк ул өстенә шинель кия. Башта ул Алма-Ата шәһәрендә хәрби эшкә өйрәнә . Шуннан аларның бригадасын ноябрь ахырында Мәскәү астына җибәрәләр ...Шулай итеп, Сөләйман абыйга Мәскәүне фашистлардан саклап сугышырга туры килә.

1942 нче елның 9 нчы январь төнендә аларның бригадасын 4 нче удар армия составына бирәләр һәм алар алгы сызыкка чыгалар. Верхне Радухово һәм Ботово авыллары арасында 5 км киңлектә немецларның тоташ оборонасы юклыгы ачыклана . Менә шушы урында аларның бригадасы һөҗүм башлый. Алар фашистларны чигенергә мәҗбүр итәләр. 21 нче январьда алар Торопец шәһәрен азат итәләр. 12 нче февральдә Сөләйман абый беренче тапкыр яралана.

Госпитальдән чыккач аны Воткинск шәһәренә эвакуацияләнгән 3 нче Ленинград пехота училищесының миномет бүлегенә курсант итеп җибәрәләр.

Взвод командиры дәрәҗәсе алып ул үз частена кайта. Лейтенант Вильданов үз командасындагы солдатлар арасында тәрбия эшләре алып баруга зур игътибар бирә.

Сөләйман абый боҗраны өзеп чыккан вакытта авыр яралана. Солдатлары аны санчастька алып кайталар. 1943 нче елның январена кадәр госпитальдә дәваланырга туры килә аңа.

* * *

Түгәрәк утырышында җитәкчебез Асия Котдусовна безгә түбәндәгеләрне сөйләде:

-Сугышның соңгы этабында мондый батырлыклар өчен Советлар Союзы Герое исемен биргәннәр. Баштагы чорда барысын да күреп , исәпләп бетерү мөмкин булмагандыр, журналистлар да яхшылап эшли алмаган бит әле ул вакытта. Югыйсә , безнең Сөләйман абыебызга да бирерләр иде ул югары исемне. Әле тагын күпме шундый билгесез батырлар бардыр.

Һәм без шундый карарга килдек : безнең Сөләйман абыебыз – Герой, ул безнең өчен барыбер Герой. Шундый батырларны барлау вакытында без моны районыбыз һәм республикабыз җитәкчеләренә дә җиткерергә телибез.

* * *

Шуннан соң Сөләйман абый хезмәт иткән 88 нче укчы дивизия Белоруссия җиренә аяк баса , алар дошманның Витебск- Орша төркемен юк итәләр. Бу уңайдан Мәскәүдә 1944 нче елның 25 нче июнендә салют бирәләр , сугышчыларны орден- медальләр белән бүләклиләр.

Сөләйман абый Минскны азат итүдә катнаша , Литва, Польша, Көнчыгыш Пруссия җирләре аша көрәшеп уза, аларның дивизиясенә Кызыл Байрак ордены тапшырыла һәм Витебск дивизиясе дигән мактаулы исем бирелә . Бу вакытта инде Сөләйман абый рота командиры вазыйфасын башкара.

Кенигсберг янындагы Хейлигенвей шәһәрен азат итүдә күрсәткән батырлыгы өчен дивизияләре 1945 нче елның 24 нче апрелендә II дәрәҗә Кутузов ордены белән бүләкләнә.

9 нчы май сугыш беткән көн булса да, Сөләйман абыйлар өчен ул 11 нче майда гына бетә. Чөнки аларга әле чехлар белән немецларның каршылык күрсәткән төркемнәрен юк итәргә кирәк була.

Шулай итеп , ул сугышның башыннан алып ахырына чаклы бер үк дивизиядә хезмәт итә.

Авылга ул 1947 нче елның ахырында гына кайтып җитә, чөнки ул Ровно шәһәре хәрби комиссариатында 3 нче бүлек начальнигы урынбасары булып хезмәт итә : Көнбатыш Украинада МТСлар төзүдә катнаша , кулакларга, сатлык җаннарга каршы көрәшә.

Сөләйман абыйның сугышчан юлы турында сөйли торган китап бар . Ул “Помни , товарищ !” исемле , Алма-Ата шәһәрендә басылган. Аның беренче битенә

...39 нчы аерым укчы бригада, Кызыл Байраклы , II дәрәҗә Суворов һәм Кутузов Орденлы 88нче витебск укчы дивизиясе ветераны Сөләйман Вильдан улы Вильдановка 1941-1945 нче елларда Бөек Ватан сугышы кырларында узган Сугышчан юлыгызның якты истәлеге итеп. Ветераннар советы исеменнән – авторлар коллективы” ,- дип язылган.

... Авылга кайту белән ул яраткан эшенә тотына: Күки мәктәбендә директор булып эшли башлый. Ике ел ярым чамасы эшләгәч, аны Кызыл Йолдыз районы үзәге булган Котлы Бөкәш авылында чыгучы “ Большевистик колхоз” газетасына редактор итеп куялар.

1952 нче елда Кызыл Йолдыз районында редакциядә эшләгәндә аны Мәскәү партия мәктәбенә укырга җибәрергә сайлап алалар. Ә моның өчен республика буенча 1 елга ике генә кешене җибәрү каралганын исәпкә алсаң, Сөләйман абыйның эшчәнлегенә шул вакытта ук бәя бирелгәнен аңларга була.

Алтмышынчы еллар уртасында Никита Сергеевич Хрущев инициативасы белән эре территориаль производство колхоз – совхоз идарәсе төзелә. Составына биш административ район кергән Минзәлә территориаль производство колхоз – совхоз идарәсе начальнигы итеп партия өлкә комитеты бюросы карары белән Үзбәк Абдрахман улы Биктимиров билгеләнә. Ә Сөләйман Вильданов аның беренче урынбасары итеп күчерелә.

Территориаль производство колхоз – совхоз идарәләре бетерелгәч, ул 1965 нче елдан алып 1977 нче елга кадәр унике ел ярым дәвамында халык депутатларының Минзәлә район Советы башкарма комитетын җитәкли.

Аның күкрәген бик күп хөкүмәт бүләкләре бизи: алар арасында “Iдәрәҗә Ватан сугышы “, “ Кызыл Йолдыз”, “Хезмәт Кызыл байрагы”, ике тапкыр “ Почет билгесе” орденнары, “ Батырлык өчен”, “ Мәскәү оборонасы өчен “, “ Кенигсбергны алган өчен”, “ Германияне җиңгән өчен”,

“ Праганы азат иткән өчен”, “ Хезмәт ветераны” медальләре бар.

... Кеше гомере буе зур урыннарда эшләп тә җәмгыять өчен файдасыз булып яшәргә мөмкин. Гомер буе гади эштә эшләп тә ил тарихында матур эз калдыручы кешеләр була.

Сөләйман абый район Советы башкарма комитеты рәисе булып эшләгәндә Минзәлә районы өч тапкыр КПСС Үзәк Комитеты, СССР Министрлар Советы һәм ВЦСПСның Кызыл Байрагын алуга ирешә. Татарстан АССР Верховный Советы Президиумы, КПСС өлкә комитеты һәм Татарстан Министрлар Советы, СССР Бөтенсоюз Халык Хуҗалыгы Күргәзмәсе Баш Комитеты, СССР ДОСААФы һәм башка югары дәрәҗәле оешмалар тарафыннан Мактау кәгазьләре һәм башка бүләкләр юкка гына бирелмәгәндер.Болар барысы да Сөләйман абыйның гомере буена хезмәтне үзенә юлдаш иткән тынгысыз җан булуы турында сөйли.

Минзәлә район газетасында чыккан материалларда район халкының Сөләйман абыйга булган ихтирамы чагыла.

* * *


Бөек Җиңүнең 60 еллыгы уңаеннан без Сөләйман абыйны мәктәпкә очрашуга чакырдык. Бу гомергә истә калырлык кичә булды. Сөләйман абый безнең каршыбызда матур итеп чыгыш ясады. Безнең барыбызда да аңа карата ихтирам хисләре уянды. Ул бик тә хөрмәткә лаек кеше. Очрашуда булганнан соң ул безнең соравыбыз буенча мәктәп музеена истәлекләр тапшырды. Алар арасында Сөләйман абыйның дусты, атаклы фотограф Виктор Теминның тарихи фоторәсемнәре зур урын алып тора.

Без данлы һәм намуслы тормыш юлы узган авылдашыбыз Вильданов Сөләйман Вильдан улы белән чиксез горурланабыз һәм аңа лаеклы алмаш булып үсәргә телибез.

Кызганыч, әлеге басманы әзерләгәндә, 2008 нче елның 21 нче январенда ул 89 яшен яңа тутырып, мәңгелеккә күчте.

А. Вәлиуллина