Татар телен дәҮЛӘти дәРӘҖӘГӘ КҮТӘРҮ хакында фикерләрем бар

Вид материалаДокументы
Шигърият һәм халык җырлары
Буе зифа, тал кебек
Гөл чәчәкләре өзәм мин
Агыйм дисәм, барыйм дисәм
Каеннар утыра зиратта
Урман җуйган иске матурлыгын
Икетеллелекнең сөйләм культурасынайогынтысы
Татарча да яхшы бел
Ике телем — ике канатым
Рус белән тормыш кичердек сайрашып
Телне телләр хушсынмаса
Кил, өйрән, и туган, бер башка телне
Заман миңа: "Югарырга мен!" — диеп
Манкорт булмыйк!
Подобный материал:
1   ...   16   17   18   19   20   21   22   23   ...   26

ШИГЪРИЯТ ҺӘМ ХАЛЫК ҖЫРЛАРЫ

Сәхәбетдинова И.,

Сарман районы икенче санлы

Җәлил урта гомумбелем бирү мәктәбе

Фәнни җитәкче: Шәйдуллина Ч.К.

Халык иҗаты – әдәбиятның нигезе. Ул бер тылсымлы көч һәм һәр язучы шушы тылсымлы көчкә таяна, аннан файдаланып гүзәл әсәрләр иҗат итә. Әдәбият белән халык иҗаты һәрвакыт тыгыз мөнәсәбәттә яшиләр. Бу бәйләнеш аша без халкыбызның данлы тарихы, дөнья әдәбиятының үсешен өйрәнә алабыз. Ил үткәне турында сөйләүче әсәрләр күп, хәзерге әдәбиятның иң борынгы истәлекләре булган Кол Галинең "Кыйссаи Йосыф", Котбның "Хөсрәү вә Ширин", Сәйф Сараиның "Гөлстан" кебек әсәрләрендә төрле традицияләрнең үзара бергә берләшүен ачык күрергә була.

Фольклор ул - зур байлык. Юкка гына Гомәр ага Бәширов аңа югары бәя бирмәгән: "Халык дибез, халык акылы, халык иҗаты, халыкның гореф-гадәте, яхшы традицияләре, дибез. Халыкның мең еллар буе тупланган бу тормыш тәҗрибәсе, шул тәҗрибәнең сөземтәсе булган яшәеш фәлсәфәсе мәкальләрдә яки табышмакларда гына түгел, бәлки җыр һәм орнаментта да, әкият белән мәзәктә дә һәм гореф-гадәттә бик матур чагыла." [Бәширов 1974:12]

Бу хезмәтемдә мин фольклорның, аеруча халык җырларының поэзиягә йогынтысын күзәттем, һәм моны Г.Тукай, Һ.Такташ, Х.Туфан, С.Хәким поэзияләре аша өйрәндем. Халкыбызның мирасы тормышның үзе кебек, колач иңли алмаслык киң һәм тирән, аның иге-чиге юк. Әдипләребез, шушы мирасны бик сак кына файдаланып, яңа төсләр белән баетканнар, кабатламыйча яңа үрләргә күтәргәннәр. Шуның нәтиҗәсендә яңа гүзәл әсәрләр туган.

Әдәбиятны халык иҗаты белән якынлаштыруның гүзәл үрнәкләрен калдыручы - иң беренче чиратта бөек шагыйребез Габдулла Тукай. Ул фольклорда тупланган табигый матурлыкны, гадилекне, халкыбызның рухын, холкын, яшәү рәвешен чагылдырган мисалларны энҗе кебек җыйган да үзенең үлмәс әсәрләренә тезгән. Аның шигырьләре җырлап торалар, эмоциональ яңгырыйлар, әдәби теле халык сөйләменә шундый якын. Ф.Әмирхан юкка гына "Тукайның шәхси дошманнары да аның шигырьләрендәге халык рухын, халык әһәнен, халык музыкасын инкарь итә алмадылар" [Әмирхан 2002: 573] дип язмагандыр.

Тукайның халык авыз иҗатына хөрмәте аның балачагынннан ук киләдер, минемчә. Тукай бик яшьли ятим калган, кимсетелгән, төрле җәфаларны күп күргән шәхес. Яшәү көчен, юанычны ул халык җырларыннан, әкиятләрдән тапкандыр, авыр вакытларында шуларга таянгандыр. Менә шушы мәхәббәт, халкыбызга, телебезгә булган мәхәббәте аннан бөек шагыйрь ясаганнар. "Мин кечкенәдән үк җырчы идем. Кайда ишетсәм дә, җырлау тавышын салкын кан белән тыңлый алмый идем.... Мәдрәсәдә мине җырчы диләр иде. Кечкенәдән үк күңелемә кереп урнашкан җырулар сөймәкемнән миндә туган телемезгә сөю тугъды. Әгәр шул җырулар ярдәм итмәсә, мин туган телебезне сөймәк кеби бер олуг нигъмәткә малик була алыр идеммени? Яшәсен халык әдәбияты, яшәсен туган тел!" [Тукай 2002: 259] дип язган бит ул. Ул зур ышаныч белән: "Халык җырлары безнең киләчәктә мәйданга киләчәк әдәбиятымызга, бер дә шөбһәсез, нигез булачактыр" [Тукай 2002: 261]дип язган. Җырларның балада туган телгә мәхәббәт уятуы, тыңлаган җыры аның киләчәген билгеләве турында кисәтә кебек: "Халык җырларының җәүһәр вә якутлардан да кыйммәтле бернәрсә булганы өчен дә, аларга әһәмият бирергә кирәк"[Тукай 2002: 264]. Язып кына калмый, ә бу җырларны җыюга, туплауга күп көч куя. Халык җырларын ул Җаекта мәдрәсәдә укыганда ук керешә. Тукай җәйге ялга китүче шәкертләргә үз төбәкләрендәге әкиятләр, җырлар һәм башка халык авыз иҗаты әсәрләрен язып килүләрен сорый торган булган. 1910 нчы елда аның "Халык моңнары" дигән китабы чыга. "Җыючысы Шүрәле" дигән имза белән чыккан бу җыентыкка шагыйрь үзе җыйнаган 51 халык җырын һәм "Сак-Сок" бәетен урнаштырган.

Халкыбызның бай мирасына таянып язылган "Әллүки", "Тәфтиләү", "Зиләйлүк", "Туган тел" кебек җырлары инде хәзер аныкы итеп түгел, ә халык сүзләре итеп кабул ителә. Халык әкиятләре үрнәкләренә нигезләнгән "Су анасы", "Кәҗә белән Сарык әкияте","Шүрәле" әкиятләре дә, әкият алымнары бик уңышлы кулланылган "Печән базары, яхуд Яңа Кисекбаш" поэмасы да халыкныкы кебек.

30 нчы елларда мәйданга килгән Һ.Такташ, аннан М.Җәлил, Х.Туфан, соңрак С.Хәким Тукай традицияләрен дәвам итәләр.

Һ.Такташ халык мирасын иҗатында гына кулланып калмый ә аны фәнни-теоретик өйрәнү эшенә дә керешә. Үзенең мәкаләләрендә ул чордаш шагырьләрен халык иҗатына игътибарлы булырга, халык характерын, көнитешен, рухын тирәнрәк сурәтләүгәһәм тел байлыгын фольклордан өйрәнергә чакыра. [Такташ 1963: 228].

Муса Җәлилнең "Алтынчәч" поэмасының нигезенә "Җик Мәргән" эпосының темасы һәм "Алтын чәчле кыз" әкияте күренешләре алына. Ә “ат ташучы" поэмасындагы Фәйрүзәне халык җырындагы юллар белән тасвирлый:

Буе зифа, тал кебек,

Йөзе алсу, таң кебек,

Күз карашы чулпан кебек,

Сүзе татлы бал кебек. [Җәлил 2006: 384]


Муса Җәлилнең Заһид Хәбибуллин көй язган "Сагыну" җыры да бик тиз халыклаша.

Гөл чәчәкләре өзәм мин,

Юлларыңа тезәм мин,

Бик сагындым, бәгърем,

Бик сагындым сине,

Әле дә ничек түзәм мин. [Җәлил 2006: 165]

"Төрле чагыштыруларга бай булган Х.Туфан иҗаты турында әдәбият галиме Т.Галиуллин болай дип язды: "Биредә мәкаль һәм лирик җыр, бәет һәм йола традицияләрен бергә кушу, һәммәсенең дә иң яхшы сыйфатларын җыеп алган уртак рәсемне эзләү тенденциясе сизелә. Форманың сәнгатьчә камиллеге, хиссилек, лиризм – җырдан, драматик киенренкелек – бәеттән, образ төгәллеге – мәкаль-әйтемнән килә"[Миңнуллин 1998: 67].

Шагыйрьнең күп кенә шигырьләренең эпиграфлары - халык җырлары. Алар укыласы шигъри әсәрнең асылын ачып бирәләр.

Агыйм дисәм, барыйм дисәм,

Аккош бүлә юлымны.

("Тынма, давыл".)

Исле гөлләр исе булып

Исләремә төшәсең.

("Исле гөлләр исе булып".)

Агач булсам янар идем,

Тәннәрем чи, ут капмый.

("Арала".)

Татар халык авыз иҗатын табигать сурәтләреннән, аның күренешләреннән, кошларыннан, хайваннарыннан башка күз алдына китерүе кыен. Алар бик күп халык җырында очрый. Табигатьне танып-белүгә омтылу, кешенең хис-кичерешләрен табигать күренешләре аша бирү Х. Туфан иҗатында аеруча ачык күренә:

Каеннар утыра зиратта

Траур кигән кебек,

Синсез дә монда ямансу,

Кит әле, дигән кебек. [Туфан 1990: 6-7].

С.Хәким исә үзен дулкынландырган тойгылары, уйлары турында табигать белән киңәшә. Ул табигатьне читтән генә күзәтми, ә шул тирәлектә яшәгән, үз иленә хезмәт иткән шәхеснең кичерешләрен, омтылышларын, уйларын җырлый.

Урман җуйган иске матурлыгын,

Кая киткән сайрар кошларым.

Нинди давыл узган, шаулап үскән

Агачларның кисеп очларын. [Хәким 1999: 167].

С.Хәкимнең "Фазыл чишмәсе" исемле җыры хәзер дә яратып башкарыла, тыңлана торган җыр. Биредә халык җырларына хас сурәтләү алымнары күп: өздереп карау, тел тибрәнү, чылтырап аккан чишмә, ялкыным түгелде йөрәгемнән һәм башкалар.

Әдәбият – фольклор бәйләнешендә төп урынны әдәбият алып тора. Әдәбият үсә, яңарып тора. Халык авыз иҗаты әсәрләре әдәбият үсеше белән яңара, яңа яклары белән ачылып тора. Ә бу исә буыннан-буынга тапшырылып килгән бәһасез байлыкны килер буыннар өчен сакларга кирәклек турында сөйли. Бары шул вакытта гына алар үрнәгендә тагын гүзәл әсәрләр язылачак, яңа әдәби ачышлар туачак. Яңа әсәрләрнең һәрберсендә диярлек халкыбыз мирасы чагылышын таба алачагыбызга мин шикләнмим.


Әдәбият

Әмирхан Ф. Сайланма әсәрләр. – Казан, 2 т., 2002. - 603 б;

Бәширов Г. Бүген дә, иртәгә дә. Әдәби тәнкыйть, публицистика, истәлекләр. - Казан, 1974. – 134 б;

Галиуллин Т. Илһам чишмәләре. Монография. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1988. – 365 б;

Җәлил М. Әсәрләр. – Казан, 3 т., 2006. - 456 б;

Миңнуллин К.М. Шигърият һәм җыр. – Казан: Мәгариф, 1998. - 287 б;

Такташ Һ. Пьесалар, хикәяләр, мәкаләләр. – Казан, 1963. – 256 б;

Тукай Г. Сайланма әсәрләр. Шагыйрь турында истәлекләр. - Казан: Татарстан Республикасы "Хәтер" нәшрияты (ТаРИХ), 2002. – 511 б.

Туфан Х. Гүзәл гамь. – Казан, 1990. – 38 б;

Хәким С. Үз тавышың белән. – Казан, 1999. – 224 б.


ИКЕТЕЛЛЕЛЕКНЕҢ СӨЙЛӘМ КУЛЬТУРАСЫНАЙОГЫНТЫСЫ

Сәүбәнова Л.

Тукай районы Бәтке урта гомуми белем бирү мәктәбе

Фәнни җитәкче: Якупова Г.З.


Илебездә дистәләрчә телдә сөйләшүче күп төрле ха­лыкларның туганнарча дус, хезмәттәшлек итеп яшәүләре, куәтле икътисад төзүләре, аларның милли мәдәниятла­ры, телләре чәчәк ата бару —җәмгыятьнең бәхәссез казанышы. Хәзерге шартларда милли мөнәсәбәтләргә ике тен­денция хас. Беренчедән, һәрбер милләт мәдәнияты һәрь­яклап үсә, чәчәк ата бара. Икенчедән, милләтләр бер-берсенә якынаялар, тормышның барлык төп өлкәлә­рендә дә үзара тәэсир итешү, фән һәм техника, мәдәният һәм сәнгать казанышларын алмашу бара.

Телләр бер-берсеннән аерылган хәлдә яши алмыйлар. Алар үзләренең ияләре кебек үк, барлыкка килгәннән бирле үзара даими бәйләнештә торалар һәм нәтиҗәдә бер-берсенә төрле формаларда тәэсир итәләр. Башка телләр белән бәйләнеш — һәрбер тел яки телләр гаиләсе үсеше өчен тарихи зарурлык ул! Телләрнең тәэсир итешүе һәм бер-берсен баету мәсьәләсе һәрбер халык кешелек эшчәнлегенең бар­лык өлкәләре үсешенә үзенең өлешен кертә дигән тәгълиматка нигезләнгән.

Географик күршелек, тарихи элемтәләр, икътисадый берәмлек, рус теленең абруе һәм башка факторлар Татарстан Республикасы җирлегендә татар-рус икетеллелекне тудырдылар. Моңа, әйтеп үткәнчә, гасырлар буе булган рус һәм татар телләренең бер-берсенә йогынтысы кушыла.

Үткәннәргә күз салсак, галимебез К.Насыйри беренчеләрдән булып башка халыкның телен өйрәнүне, халыкның рухын аңлау, шул халыкны хөрмәт итү идеяләрен билгеләгән. Шулай ук татар телен русларга укытуда да үз эзен калдырган. Ул сөйләм теленә таянуны, мисалларга һәм күнегүләргә күбрәк игътибар итүне таләп иткән.

Тәрҗемә хезмәте һәм башкалар киң үсеш алуын да онытырга ярамый. Бу факторлар нигезендә массакүләм билингвлар барлыкка килә.

Татар телен рус балаларына укыту, татар халкының галим язучысы К.Насыйри, галим Х.Корбангалиев, Р.С.Газизов хезмәтләрендә аеруча чагылыш тапкан. Галимнәр фикеренчә, бу хезмәтләр, хәзерге заман хезмәтләренә, мәктәптә укыту методикасына ачкыч булып тора.

60 нчы еллардан башлап татар һәм рус телләрен чагыштырып һәм икетеллелек проблемаларының теоретик нигезләрен өйрәнгән галимнәр Ә.Әхунҗанов, Р.Йосыпов, Л.Бәйрәмова, А.Зининаларның хезмәтләре мактауга лаек.

Хәзерге вакытта илебездә телләр өйрәнү ихтыяҗы аеруча үсте. Интернет челтәре аша аралашу мөмкинлеге туу, кәрәзле телефоннар аша сөйләшү, чит илләргә барып белем алу мөмкинлеге үсү һ.б. моңа этәргеч булып тора. Шуңа күрә дә телләр өйрәнү актуаль мәсьәләләрдән санала. Хәзерге вакытта икетеллелек милли телләр үсешенең әһәмиятле һәм законлы үзенчәлеген тәшкил итә. Бүген­ге көндә, теге яки бу телдәге үзгәрешләр турында, ул телнең алга китүе, камилләшүе, үсеш перспективалары турында сөйләгәндә, икетеллелек күренешен исәпкә ал­мый мөмкин түгел. Чөнки милли тел, аның ияләре даи­ми рәвештә икенче бер телне дә кулланганлыктан, шул телнең йогынтысына дучар булып тора. Ике телдән дә файдаланучылар (билингвлар) ул телләрне яхшы белеп, дөрес кулланганда, нигездә, бер телнең икенче телгә уңай йогынтысы — бер-берсен үстерүе, баетуы, камилләште­рүе турында сүз алып барырга туры килә.

Икетеллелек шартларында туган телендә һәм русча сөйләм осталыгына ия булу – кешенең гомуми культурасын билгели. Димәк, сүз – сөйләм культурасы турында барырга тиеш. Хәзер икетеллелек – иң беренчел таләпләрнең берсе.

Бүгенге көндә татар телен дәүләт теле буларак өйрәтү өчен зур эш алып барыла. Татар теле укытуның сыйфатын яхшырту максатыннан, психология, педагоги­ка, психолингвистика фәннәренең яңа каза­нышларын, укытучыларның алдынгы тәҗрибәсен, нәтиҗәле тәкъдимнәрен искә алып төзелгән яңа программа, дәреслек, методик, дидактик кулланмалар кирәклеге һәркемгә мәгъ­лүм. Рус телле балаларга татар телен өйрәтү буенча да күп эшләр башкарыла.

Безнең галимнәребез, тәҗрибәле укытучыларыбыз тарафыннан күп кенә әсбаплар, дәреслекләр язылды, электрон дәреслекләр булдырылды. Республикабызда татар һәм рус телләрен чагыштырып өйрәнү тагын да зарурлана һәм бу өлкәдәге тикшеренүләр тирәнәя һәм киңәя бара.

Мәктәпләрдә укытучыларыбыз укучыларга бик тырышып татар телен өйрәтә. Бүгенге көндә ике телне дә белү бик мөһим. Без кечкенә чактан ук татар теле белән рәттән рус телен дә бик теләп өйрәнәбез.Чөнки ул телләрнең икесен дә яхшы белү — безнең бурычыбыз. Шәйхи Маннур язган сүзләр белән килешми мөмкин түгел:

Татарча да яхшы бел,

Русча да яхшы бел.

Икесе дә безнең өчен

Иң кирәкле затлы тел.

Мин үзем рус мәктәбендә укыйм. Сыйныфыбызда күбесе рус милләтеннән. Алар рус милләтеннән булсалар да, татар телен теләп өйрәнәләр. Минем күп кенә дус кызларым да рус милләтеннән. Безнең барыбызның да туган җиребез – Татарстан. Шуңа күрә без ике телне дә яхшы белергә тиешбез.

Ике телем — ике канатым

Атом көче, радио заманында

Күрсәм иде шуны мин тагын:

Ярдәмләшеп, телләр бер-берсендә

Тапса фәкать кардәш, туганын, – дип язган татар шагыйре Х.Туфан. Мин аның фикерләре белән килешәм.

Рус телен дә бик яратып өйрәнгән, белгән, иҗатында киң файдаланган Тукай бер шигырендә түбәндәге юлларны язган:

Рус белән тормыш кичердек сайрашып,

Тел, лөгать, гадәт вә әхлак алмашып.

Башкорт шагыйре Рәми Гариповның түбәндәге юллары да гыйбрәтле, илне ил, халыкны халык, телне тел берсен-берсе хөрмәт итеп, өйрәнеп, сыешып яшәргә чакыра:

Телне телләр хушсынмаса,

Артылмаслык тау булыр.

Булмас дуслык, дау булыр

Дау артыннан яу булыр.

Татар классик поэзиясенең күренекле вәкиле Дәрдмәнд тә телләрне өйрәнергә, ләкин аларны бер-берсе белән бутап, телләрне пычратмаска куша:

Кил, өйрән, и туган, бер башка телне,

Бүтән телләр белү яхшы һөнәрдер.

Катыштырма вә ләкин телгә телне,

Тел уйнатмак наданлыктан әсәрдер.

Минем уйлавымча, телләр белү – зур байлык.

Фән дөньясына керергә омтылган кеше халыкара 14 телнең кимендә икесен бик яхшы белергә тиеш дип уйлыйм мин. Бер генә тел аркылы өйрәнеп бер фәнне дә төгәл итеп үзләштереп булмый. Шуның өчен без үз телебезне үзәккә куеп, шуның нигезендә башка телләрне дә өйрәнергә тиешбез. Тәҗрибә күрсәткәнчә, кеше нихәтле күбрәк тел белсә, шулхәтле күбрәк белем алырлык сәләткә ирешә. Юкка гына халыкта “Бер тел – бер ачкыч, ике тел – ике ачкыч”, “Телләр белгән илләр гизгән”, “Телләр белгән ил ачар” кебек мәкальләр барлыкка килмәгән.

Республикабызда татар теле һәм рус телләре тигез хокуклы дәүләт теле дип игълан ителүе татар халкы өчен тиңсез хәзинә, әлбәттә. Ләкин шулай булса да, бүгенге көндә икетеллелек проблемасы Татарстан Республикасы өчен телләр өлкәсендә иң мөһим проблемаларның берсе. Татар һәм рус телләренең хокуклары тигезләнде, ләкин кулланылышы ягыннан рус теле абруе югарырак. Бу күренеш белән киләчәккә караган төп проблема татар теленең абруен гамәлдә рус теле абруена күтәрүгә кайтып кала. Ә моның өчен гамәли чаралар кирәк. Икетеллелек проблемасы мәктәптә хәл ителә. Шуңа күрә, аеруча мөһим булып рус балаларына татар теле, һәм татар балаларына рус теле өйрәтү проблемалары барлыкка килә. Сөйләшү, тыңлап аңлау, уку һәм язудан торган сөйләм эшчәнлегенең төрләренә өйрәтү башка тел белән чагыштырмыйча булмый. Шулай ук татар телендәге уку йортларының дәрәҗәсен күтәрергә, мәктәпләрдә татар теле дәресләрен кыскартмаска. Телләрнең тигез хокуклы булып яшәеше өчен башка милләт вәкилләренә дә телне өйрәтү зарури.

Чыгышымны Әхмәт Ерикәйнең күп еллар элек язылган шигырь юллары белән тәмамлыйсым килә. Ул бүген дә актуаль яңгырый:

Заман миңа: "Югарырга мен!" — диеп,

Ике канат биреп үстерде,

Канатымның берсе — татар теле,

Икенчесе — бөек рус теле!..

Әдәбият

1.Сафиуллина Ф.С. Татар теленә өйрәтүнең фәнни-методик нигезләре. – Татарстан Республикасы «Хәтер» нәшрияты, 2001. – 432 б.

2. Татарстан Республикасында икеяклы икетеллелек торышы һәм киләчәге. Интернет-чыганак - tatar.com.ru/download/d33.php

3.Юсупов Р.А. Икетеллелек һәм сөйләм культурасы. – Казан: Тат.кит.нәшр., – 1987.- 32б.


МАНКОРТ БУЛМЫЙК!

Солтанова А.М.

Мөслим муниципаль районы

Тойгелде гомуми урта белем бирү мәктәбе.

Фәнни җитәкче: Дәүләтова Р.Ф.


Сөекле шагыйребез Габдулла Тукайның “Туган тел” шигыре халкыбызның гимнына әверелде. Бу тирән мәгънәле сүзләрдә туган телебезгә чиксез мәхәббәт, аңа соклану хисләре дә, аны хөрмәтләп яшәү кирәклеге турында киләчәк буыннарга васыяте дә чагыла.

Тел ул – кешеләргә табигать тарафыннан бирелгән иң зур байлыкларның берсе. Ул – милләтне, халыкны, аның яшәвен күрсәтүче иҗтимагый барометр, үзенең торышы белән катлаулы, җанлы организмны хәтерләтә. Мең елдан артык тарихы, бай язма мирасы булган татар халкының теле дә җәмгыятьтә зур урын тота. Борынгыдан ук ул дипломатик мөнәсәбәтләр теле булу дәрәҗәсенә ирешкән. Хәзерге вакытта да ул-дөнья күләмендә халыклар арасында аралашу өчен уңайлы булган 14 телнең берсе.

Тел ул-гаять катлаулы, бик җаваплы мөһим тәрбия һәм эстетик функцияләр үти. Шуңа да аңа хөкүмәт тарафыннан һәрвакыт зур игътибар ителгән. Әйтик, 1921 нче елның 25 июнендә Татарстан җөмһүриятендә татар телен гамәлгә кую хакында мәркәз Башкарма Комитеты һәм Халык Комиссарлары Советы Декреты кабул ителә. Аның беренче маддәсендә ” Бөтен хөкүмәт, Совет учреждение-оешмаларында татар телен мәҗбүри итеп кертергә”, диелгән. Мәсьәлә әнә шундый катгый куелган. Шунда ук аны тормышка ашыруның юллары ачык бирелгән. 1922 нче елның 8 маенда ТАССР Үзәк Башкарма Комитетының татар халкы яшәгән урыннарда эш кәгазьләрен татарча алып баруны тормышка ашыру, республика мәктәпләрендә татар телен укытуны кертү турында шулай ук махсус карар кабул ителә. Гомумән, бу елларда әлеге мәсьәләнең төрле аспектлары Үзәк Башкарма Комитеты, ВКП(б) Өлкә Комитеты бюросында-5 мәртәбә, ә 1927-1930 елларда 11 тапкыр тикшерелеп җитди карарлар кабул ителгән. Нәтиҗәдә, ул еллардагы документлар белән танышсак, татар авылларындагы барлык авыл Советлары, колхозлар, совет учреждениеләрендә эш кәгазьләре бары тик татар телендә генә гарәп графикасы нигезендә, ә 1927 елдан латин графикасында тутырылганнар. Көндәлек тормышта татар теле чын мәгънәсендә киң кулланышта булган.

1990 елда дәүләтебез суверен республика дип игълан ителгәч кабул ителгән Конституциянең 4 нче маддәсендә Татарстан Республикасында дәүләт телләре- тигез хокуклы татар һәм рус телләре диелгән. Үзгәртелгән Яңа Конституциядә дә ул шулай. 1992 нче елның 8 июлендә. “ Татарстан Республикасы халыклары, телләре турында” Канун да кабул ителде. Анда татар телен дәүләт теле буларак тергезү, саклау һәм үстерү юллары күрсәтелде.

Бу- барыбыз өчен дә сөенеч һәм куаныч, мөһим вакыйга булды. Шулай итеп, татар һәм рус телләре дәүләт теле дип игълан ителде, һәм әлегә ике телгә тигез хокуклар бирелде. Шуның нәтиҗәсендә туган телгә, халыкның милли мәдәниятенә, рухи дөньясына, милли үзаңы дәрәҗәсенә игътибар көчәйде. Балалар туган көненнән ук ана телендә тәрбия бирүгә, әдәбият белән таныштыруга ныклы игътибар ителә башлады. Мәктәпләрдә дә татар сыйныфлары саны артты.

Соңгы елларда телебезгә “Мөслим төбәге язучылары, шагыйрьләре” дигән гыйбәрә кереп китте. Арча районыннан кала әдәбиятыбызга иң күп каләм ияләрен биргән якларның берсе, диләр бит хәзер Мөслим ягын. Бик зур горурлык бу безнең өчен. Мөслимнең җирлеге, табигате, хезмәт сөючән халкы, моңлы, үзенчәлекле теле үзе үк җыр, шигырь, роман язуны сорап тора торган моңлы телебез алга таба да яшәрме? Аның киләчәге бармы?

Ерак барасы түгел, нигездә татар халкы яшәгән безнең җирлектә дә телебезгә саксыз, кимсетеп карау, аны санга сукмау очракларын адым саен очратып торабыз. Көндәлек тормышта телебезнең куллану даирәсе кимегәннән-кими бара, үзебезнең булган сүзләрне кысрыклап чыгару, аларны урыс телендәге сүзләр белән алыштырып куллану нәтиҗәсендә телебез ярлылана бара. Телебезгә игътибарсыз, ваемсыз караш, күңелне рәнҗетә торган фактлар аеруча соңгы елларда көчәйде.

Ата-аналар, балаларын татар классыннан алып, рус классына бирәләр. Кыям Миңлебаевның бер фикерен китереп үтәм: “Мәктәптә, университеттта яки институтта урысча гына белем алган тәкъдирдә, кызганыч ки, үз телеңне дә белми каласың, урысчаны да юньләп белмәячәксең. Чөнки синең өйрәнгәнең халыктан түгел, фәкать китаплардан укып алган белем генә”. (“Акыллы атын мактар” романыннан). Без бит болай итеп ике арада калган манкортларга гына әйләнәбез .

Соңгы чорда әнә шул хаталарны төзәтү өстендә эшли халкым. Әмма бик авырлык белән бара. Ата-бабаларыбызның дан һәм намус варислары булган яшьләрдә Туган телгә кимсенеп карауны тиз көннәрдә бетерәсе иде. Моның өчен Татарстан хөкумәте дә көч куя. Бу өлкәдә кыю адымнар ясала. Туган телнең мәсьәләләрен яктырткан язмаларга вакытлы матбугатта урын бирелә. Бүгенге көндә Татарстан һәм Европа илләре арасындагы элемтәләрнең ныгуы да куанычлы хәл. Сабан туе бәйрәмен үткәрү матур гадәткә әйләнде. Бу татарлар өчен генә түгел, башка күп халыклар өчен уртак бәйрәмгә әверелде. Гомумән, татар телен саклап калуда республикабызның, мәктәпләрнең, галимнәрнең роле зур. Әмма – минем ассызыклап шуны әйтәсем килә - ана телен өйрәтү иң элек гаиләдән башланырга тиеш. Тормышта кеше нинди генә югарылыкларга күтәрелмәсен, ул нигездә балачакта, гаиләдә алган гадәтләрне, күнекмәләрне ташламый диярлек. “Бала чакта алган тәрбияне соңыннан бөтен дөнья халкы да үзгәртә алмас”, - дип юкка гына әйтмәгән бөек мәгърифәтче Ризаэддин Фәхреддин.

Үз йөзен югалтырга теләмәгән татар кешесе хәзерге заманда туган телен дә, урыс телен дә, кирәксә инглиз, немец, француз телләрен дә белергә тиеш. Русия төбәгендә яшәсә, шул төбәкнең туган телен дә үзләштерергә кирәк. Мин бүген дөнья-күләм интернет челтәренә, шуның аша аралашуга зур өметләр баглыйм. Дөньяның төрле почмакларында яшәүче татарлар интернет аша менә дигән аралашалар бүген. Татарлар тарафыннан оештырылган сайтлар да байтак. Ләкин ул сайтларның шактые урыс телле.

Шушы чыгышымда минем үземне борчыган, уйландырган берничә мәсьәләгә тукталасым килә. Туган телнең хәзерге вакыты һәм киләчәге күпләрне борчыйдыр ул. Борчый: нигә татарлар татарча сөйләшсә дә, нигә телне бозалар? Нигә теге яки бу сөйләмдә урынлы кулланылмый? Аралашу чарасы буларак, телнең бүген тоткан урыны, киләчәге өчен дә борчылам мин. Тигез хокуклы тел дигән Законыбыз бар. Шунысы аеруча борчу тудыра: телне гарипләндерүгә татар телеведениесе һәм радиолары аеруча зур өлеш кертә. Бер яктан, татарча сөйләүче радиотапшыруларның күбәюе шатлыклы күренеш, “афәрин!” диясе генә кала. Әмма, икенче яктан, татар телен җимерүче шундый җөмләләр, сүзләр ишетергә туры килә ки, ачудан радио - телевизорны сүндереп куясы килә. Булсын иде әле, урысча эшләгән кебек, дүрт-биш каналыбыз! Берсен – берсе уздырып, тагын да ярышыбрак эшләрләр иде. “Татарлар”, “Халкым” кебек тамашачы күңелен яулап алган яңадан – яңа, төрледән – төрле тапшырулар барлыкка килер иде. Соңгы вакытта еш күрсәтелә башлаган татарча спектакльләрне дә, бәлки, көн саен карау бәхетенә ирешер идек. Ике татар сөйләшеп торганда, бер рус кешесе килсә, сөйләшү русчага күчә. Радио–телеведение тапшыруларына очрашуга килгән күренекле шәхесләребез сөйләмнәренә русча сүзләр кыстырып сөйлиләр. Үзләрен зыялы, интеллигент икәнлекләрен күрсәтәселәре киләдер инде. Кем соң ул интеллигент? Күренекле язучы М. Мәһдиев бу сорауга болай дип җавап бирә: “Бүгенге татар интеллигентын мин камил рәвештә үзенең туган телен нинди аудиториядә бер дә хатасыз сөйли алырлык дәрәҗәдә рус телен белгән һәм инде берәр чит телдәге китап, журнал янында да югалып калмый торган кеше итеп күз алдына китерәм”. Кыскасы, мондый сораулар күп алар. Кайсына җавап табып булыр, кайсына вакыт әйтер... Шушы урында минем тарих фәннәре докторы Дамир Исхаковның сүзләрен китереп үтәсем килә “Милләтебезнең хәзерге хәленнән котылуның бер генә юлы бар – татарлар бөтен көчләрен җигеп укырга, белем тупларга тиеш. Әгәр дә теләсәләр, бу илдә безнең бөтен байлыгыбызны тартып алачаклар. Җирсез дә калдырачаклар. Әмма бер әйберне берәү дә алып китә алмый. Ул – гыйлем һәм аңа нигезләнгән мөселман рухы. Тарих шуны күрсәтә: белем һәм рух бар икән, милләт аякка баса, тагы өскә күтәрелә һәм теләсә нинди дәүләтне яңадан торгыза ала”. (Ватаным Татарстан 14 декабрь, 2007 ел).

Без Тойгелде урта мәктәбе укучылары туган тел һәм әдәбият дәресләрендә, сыйныфтан тыш вакытта үткәрелгән әдәби кичәләрдә телебезнең кагыйдәләрен өйрәнәбез, әдипләребезнең әсәрләрен укыйбыз. Татар халкының әдәп кагыйдәләрен, гореф – гадәтләрен, йолаларын, милли уеннарын өйрәнәбез. Мәктәбебездә узган әдәби кичәләр, милли уеннар, шигырь бәйрәмнәре, театр көннәре, милли моңнар бәйрәме – болар барысы да безнең хәтердә җуелмаслык булып калыр. Кая гына китсәк тә, әдәби телебезгә якын булган сөйләмне өйрәтеп үскән, әдәбиятка Харрас Әюп, Зөлфәт, Шәмсия Җиһангирова кебек талантлы шагыйрьләрне биргән аның халкына тап төшермәбез. Чөнки безгә әти -әниләребез, укытучыларыбыз туган телебездә белем һәм тәрбия бирә.

Мин үземнең чыгышымны якташ шагыйрәбез Лилия Садриева сүзләре белән тәмамлыйсым килә: “Бүген татарлар яшәгән барлык төбәкләрдә, ерак чит илләрдә татар җырлары, гармун моңнары яңгырый икән, шаулап – гөрләп милли бәйрәмнәребез уза икән, милләттәшләребез бер- берсе белән ана телендә аралаша икән, чиккән сөлгеләребезгә урын түрдә икән, димәк, милләтебез яши. Димәк безнең киләчәгебез бар”. (Авыл утлары, 2002 ел).

Әдәбият
  1. Зәкиев М. З. Туган тел үсеше. Татарстан китап нәшрияты, Казан, 1967
  2. Ватаным Татарстан 14 декабрь, 2007 ел.
  3. Ватаным Татарстан 8 декабрь, 2006 ел.
  4. Авыл утлары 12 сентябрь, 2002 ел.
  5. Миңлебаев Кыям “Акыллы атын мактар”.
  6. Закирә Хәбибуллина, Раушания Миңнуллина. Сочинение язарга өйрәнәбез. Казан, “Яңалиф” нәшрият йорты, 2002.
  7. Сафиуллина Ф.С., Зәкиев М.З. Хәзерге татар әдби теле. Казан “Мәгариф” нәшрияты, 2002