Чөнки алар сезнең заманыгыздан башка бер заманда яшәү өчен дөньяга килгәннәр

Вид материалаДокументы
Подобный материал:
“Балаларыгызны үзегезнең заманыгыздан башка заман өчен укытыгыз,

чөнки алар сезнең заманыгыздан башка бер заманда яшәү өчен дөньяга килгәннәр”.

Р.Фәхреддин


Бүгенге җиһан катлаулы, тиз үзгәрүчән. Шуның белән бәйле рәвештә мәгарифнең дә яңа шартларда яшәргә сәләтле кеше тәрбияләүдәге җаваплылыгы арта бара. Социаль-тари­хи һәм мәдәни процессның шундый субъекты булып һәрьяктан камил, рухи яктан үскән шәхес тора. Ул шул мохиттә яшәргә сәләтле булу белән бергә анда актив эшләү күнекмәләренә дә ия булырга тиеш. Хәзерге шартларда «мәгариф» дигән төшенчә үзе дә үзгәрә башлады. Ул элегрәк мәктәптә укыту процессы белән генә тиңләштерелсә, хәзер киңрәк мәгънә ала бара. Моңа мәгълүмати технологи­яләр дә нык тәэсир итә. Бүген­ге мәгълүмати технологи­яләргә нигезләнгән мәгариф­нең нәтиҗәлелеге файдаланы­ла торган технологияләрнең төренә генә түгел, ә бәлки пе­дагогик эшнең сыйфатына да бәйле. Технологик инновацияләр педагогик метод һәм алымнар эчтәлегенең баюына китерә, шуның белән бергә алар педагогика үсешенә тула­ем тәэсир итә. Укыту процессында яңа педагогик технологияләрне куллану яңа метод һәм алым­нарны үстерүгә укытучылар­га, эш стилен үзгәртеп, яңача эшләргә, педагогик системада структур үзгәртеп коруларны гамәлгә ашырырга ярдәм итә. Бу исә педагогик процессны оештыруга һәм аның белән идарә итүгә үзенчәлекле бурычлар куя. Татар телен инновацион технологияләр белән укыту -уку процессын яңача оештыру дигән сүз. Аның мөһим мәсьәләләре булып өйрәнелә торган фәнгә кызык­сыну уяту, танып-белү актив­лыгын үстерү, аралашу про­цессында үзара аңлашу һәм ярдәмләшү мохите тудыру, укучыларның иҗади сәләт­ләрен ачыклау һәм үстерү тора.

Заман уку-укыту эшчәнлегенең барлык тармагына да үзгәрешләр кертә, безгә, укытучыларга да, яңа таләпләр куя. Сыйфатлы белем бирү өчен, мәгариф өлкәсендә модернизацияләү кирәклеген аңлап, без дә дәрес­ләребездә инновацион технологияләр кулланып эшләргә тиеш. Тәрбияле, белемле, бар яктан булган шәхес, ягъни көндәшлеккә сәләтле укучы тәрбияләү өчен заман белән бергә атлау, укучыларны кызыксындырырлык яңа технологияләр кулланып эшләү мөһим. Шуңа күрә Арчаның беренче номерлы урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты методик берләшмәсе «Шәхескә юнәлтелгән технологияләр аша көндәшлеккә сәләтле укучылар тәрбияләү» дигән тема буенча максатчан эш алып бара. Сәләтле һәм талантлы балаларны укыту һәм тәрбияләү системасын булдыру, һәр укучының сәләтен үстерергә мөмкинлекләр бирә торган гамәли чаралар әзерләү, профильле укыту һәм бердәм дәүләт имтиханнарына әзерләнү системасын формалаштыру, сүз сәнгате ярдәмендә укучылырда әхлакый инану, рухи культура, эстетик зәвык тәрбияләү, аларның хис дөньяларын уяту һәм тәрбияләү, телдән һәм язмача сөйләмнәрен үстерү, мәктәптә татар теле һәм әдәбият укытуның максаты булып тора. Безнең мәктәбебезнең татар теле һәм әдәбияты укытучылары бүген 2003 нче елда бастырылган,Татарстан Республикасы Мәгариф һәм Фән ми­нистрлыгы тарафыннан расланган программа­ларга нигезләнеп эшли.

Татар теле — халыкара мәйданда зур абруйлы телләрнең берсе. Шулай булгач, ул үзен саклаган, хөрмәт иткән халкына дәүләт теле буларак хезмәт итәрлек тулы көчкә ия. Туган телебезне камил­ләштерү, үстерү—дәүләт күләмендәге җитди һәм әһәмиятле бурычларның берсе. Татар теленең кулланылыш даирәсен киңәйтүнең, аны үзләште­рүне тиешле дәрәҗәгә күтәрүнең төп юлы —рус мәктәпләрендә укучыларга татар теле һәм әдә­биятын сыйфатлы, нәтиҗәле итеп укыту.


Без, 10 татар теле һәм әдәбияты укытучысы, инде күп еллар дәвамында аңлашып, ярдәмләшеп эшлибез. Укучыларга белем һәм тәрбия бирүне, класстан тыш чараларны, методик берләшмә эшен эзлекле оештыруда коллективның тотрыклы булуы да ярдәм итә. һәр укытучының үз эш алымнары, үзенә хас эш юнәлешләре бар. Шулай бер-беребезнең эшен тулыландырып, һәрвакыт уртак тел табып хезмәттәшлек итәбез. Татар теле һәм әдәбияты укытучылары һәрберсе үзе сайлаган тема өстендә эшли.


Соңгы елларда безнең илебездә компьютер тормышыбызның бөтен өлкәләренә дә үтеп керде. Укытучы профессиясе дә уку эшчәнлегендә компьютер технологияләреннән файдалануны таләп итә. Информацион технологияләрнең зур тиз­лек белән үсүе яшь буынның белемле, иҗади фикер йөртүгә сәләтле булуын таләп итә. Бүгенге җәмгыять тыгыз информация челтә­ре белән уратып алынган.

Компьютер технологияләре белем бирүнең эчтәлеген, методларын, оештыру формаларын сыйфатлы итеп үзгәртә, укучыларның шәхси сәләтләрен, үзенчәлекләрен, танып белү сәләтен үстерүгә ярдәм итә, ә аның көче, интеллектуаль базасы, интерактивлыгы, күрсәтмәлелек белән ярашуы вакыйгаларда турыдан – туры катнашучы булырга мөмкинлек бирә, үсеше белән идарә итәргә этәрә.2004 нче елда татар теле һәм әдәбияты укытучысы Хәйретдинова Ф.Т.,әлеге проектның авторы Гайнетдинов Х.Ш. берлектә 5 нче класста атнага 1сәгать ,һәр укучыны компьютер артына утыртып,дәресләр үткәрүне кертеп җибәрделәр.Шул ук елны мәктәбебездә район хакимияте ярдәме белән“Санак мәктәбе”дип аталган газета чыга башлады,ә 2009 нчы елдан бу газета”Единичка” исеме астында нәшер ителә. Шулай ук 1 нче мәктәптә”Исәнмесез,туганнар”исемле телекоммуникацион проект әзерләнде:Интернет аша җир шарының төрле төбәкләрендә яшәгән якташларыбыз белән турыдан-туры сурәтле элемтә оештырылды.Иң беренче булып республика балаларының “Сәләт”аланын оештыру да безнең мәктәп белән бәйле.

Чыннан да, дәресләрнең нәтиҗәлелеген арттыруда компьютер яки мәгълүмати технологияләр аерым урын алып тора. Татар теле һәм әдәбияты дәресләрен кызыксынучан, нәтиҗәле, файдалы итүдә уку-укытуның сыйфатын яхшыртуда мәгълүмати технологияләрдән, аерым алганда Microsoft Word, Microsoft Power Point программалары, электрон почта, интернет челтәрләреннән файдалануның мөмкинлекләре зур дип саныйм.Һәр компьютерда туган телебездә эшләргә һәм белем алырга. мөмкинлек бар,барлык компьютерларга татарча шрифтлар программасы кертелгән,интернетка тоташтырылган.


Хәзерге вакытта дәресләрдә мультимедиа чараларын еш кулланабыз. Бу мультимедиа технологияләрен куллану яңалыклар белән кызыксыну теләге уята. Беренчедән, укучыларның белемнәре формалаштырыла, икенчедән, сөйләм һәм мультимедиа чаралары белән эшләү күнекмәләре формалаштыра. “Татар телле заман ” сериясеннән укыту программалары зур ярдәм итә. Бу программаларда өстәмә бай уку материалы белән бергә, яшь үзенчәлеклекләренә туры килерлек итеп уеннар да бирелгән. Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә уен формасындагы күнегүләр телнең лексикасын, грамматикасын һәм структурасын җиңелрәк үзләштерергә ярдәм итә. Безгә, татар теле һәм әдәбияты укытучыларына, бу электрон уку – укыту ярдәмлеген файдалану, татар телен дәүләт теле буларак үстерү һәм саклаү, дәрес укыту формаларын һәм ысулларын төрләндерү, дәрес эчтәлеклеген баерак һәм кызыклырак итү өчен зур ярдәмлек булып тора.

Мультимедия технологиясе слайд- иллюстрацияләр күрсәтергә, читтән торып экскурсия үткәрергә, бирелгән темага проект эшләргә һәм аны якларга мөмкинлек бирә. Әдәбият дәресләрендә мультимедия технологиясе кулану чагыштырмача анализ ясарга да ярдәм итә. Укучыларның татар телендәге информация белән кызыксынулары татар әдәбияты дәресләрендэ компьютер куллануның бик күп мөмкинлекләрен ача.

  1. Интеренет – татар әдипләренең яңа әсәрләрен һәм танылган язучыларның сирәк басмалары белән таныша алу.



  1. Компьютер ярдәмендә укыту тиз һәм нәтиҗәле итеп үткән материалны актуальләштерә ала.



  1. Укучыларның белем һәм күнекмәләрен бәяләүдә ярдәм итә.



  1. Әдәбият дәресләрендә иллюстрацияләр, сәнгатьле уку күнекмәләре бирү һәм шагыйрьләрнең көйгә салынган җырларын тыңларга мөмкин. Дәреснең төрле этапларында материал мультимедия аша бирелә.



  1. Татар әдәбияты дәресләрендә мультимедия проектлары төзү, традицион реферат язуны алыштыра.


Татар теле һәм әдәбияты укытучылары, 2нче класстан-11 нче класска кадәр дәресләрдә түбәндәге(барысы23 төрдәге) видеороликларны файдаланалар.(таб.)


. Без дәресебездә проектлар эшчәнлеген дә тәкъдим итәбез. Берничә ел дәвамында без туплаган тәҗрибә шуны күрсәтә: югары сыйныфларда әдәбияттан һәм татар теленнән иҗади һәм эзләнү – тикшеренү төрендәге эшләр берничә дәрестә яки 1 – 2 айга исәпләнгән проектлар көтелгән нәтиҗәне бирә. Без укучылар белән аерым язучылар, шагыйрьләрнең әсәрләрен анализлап, эзләнү –тикшеренү эшләре башкарабыз (“Ф.Кәрим шигырьләрендә тел- сурәт чаралары”,”Арча- әдәбият һәм сәнгать музее”). “Минем гаиләм тарихы-күпгасырлык тарих битләре”темасы астында Россия күләмендә үткәрелгән бишенче халыкара конференциядә 5 нче класс укучысы Вәлиева Ләйлә (фәнни җитәкчесе Хәйретдинова Ф.Т.) “Минем шаҗәрәм”исемле фәнни эзләнү-тикшеренү эше белән лауреат исеме яулады.

Хәзер мәгариф системасында, укучыларны укыту һәм аның нәтиҗәләренә контроль ясау өчен, гамәлдәге традицион бәя бирү ысуллары белән беррәттән, тестлар технологиясенә нигезләнгән яңа система барлыкка килде.Шунлыктан,без татар теле һәм әдәбияты укытучылары тарафыннан ,программа нигезендә ,1 нче клсстан башлап 11 нче класска кадәр, татар теле һәм әдәбияты фәне буенча(барысы 55) төрле темаларга тестлар,контроль эшләр, контроль үлчәү материаллары төзелде. ТАБЛИЦАШулай ук Мәгариф Минстрлыгы тарафыннан чыгарылган “Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә интерактив технологияләр куллану” дигән дисктан файдаланабыз.2009 нчы елда татар теле буенча 5-7 класслар арасында ("Без - Тукай оныклары") һәм 11 класста укучыларның белем дәрәҗәләрен Казан дәүләт университеты тарафыннан җибәрелгән тест буенча тикшерелде. Безнең укучыларыбыз бик уңышлы нәтиҗәләр күрсәттеләр. Диаграмма Дәресләребез өчен презентацияләр ясау укучыларда зур кызыксыну уята.Аларны яңа теманы аңлатканда, материалны ныгытканда, язучыларыбызның тормыш юллары белән таныштырганда,класстан тыш чараларда еш кулланабыз.Шул максаттан чыгып, татар теле һәм әдәбият дәресләре өчен һәр класска(барысы 49) презентацияләр булдырылды.ТАБЛИЦАДәресләрдә милли-региональ компонент белән еш кулланабыз.Шул уңайдан, районыбыздан чыккан барлык язучыларыбызның презентацияләрен төзедек. Дәресләребездә интерактив такта белән дә еш кулланабыз.Аның белән эшләү бик уңайлы:слайдлар күчерергә,төрле төсләрне кулланып эшләргә мөмкин. Компьютер куллану дәресне кызыклырак, җанлырак итә. Информацион технологияләрне куллану, баланың иҗади мөмкинлеген, укуга кызыксынуын һәм мөстәкыйльлеген үстерә, күзаллауларын киңәйтә, фикерләү сәләтен камилләштерә.

Практика күрсәткәнчә, дәресләрдә компьютер куллану белем бирүдә традицион методлардан өстен булуын раслый, укучы дәресләрдә актив катнашучы була. Компьютер программалары укытуны индивидуальләштерүгә ярдәм итә, укучыларның мөстәкыйль эшләүләрен оештырырга мөмкинлек бирә.

Укытучыларның эш күрсәткечләренә килгәндә 2005, 2006, 2007 нче елларда өлгереш 100%, ә укуның сыйфаты һәр өч елда 75% булса 2008 нче уку елында өлгереш 100%, белемнең сыйфаты 76%) булды, ә 2009 уку елында өлгереш 100%, белемнең сыйфаты 76,5% булды.

2006-2007 уку елларында Татарстан Республикасы мониторинг үзәге тарафыннан, Арча районы мәктәпләренең татар теле һәм әдәбияты фәне буенча белем дәрәҗәсенең сыйфатын тикшерү максатыннан, компьютер тестлары үткәрелде. Тикшерүләрдән күренгәнчә, 2007 елда 11 класс укучылары өлгереш 100%, белемнең сыйфаты 80%, ә 10 нчы класс укучылары өлгереш 100%, ә белемнең сыйфаты 88% күрсәттеләр.

9-10 сыйныф укучылары арасында ел саен уздырыла торган олимпиада матур гадәткә әйләнде. 2005 нче елда район олимпиадасында ике призлы урын: 9 нчы класс укучылары Рысаева Лилия 1 урын (укытучысы Шагеева Г.Х.), Шайхетдинова Айгөл 3 урын (укытучысы Хайретдинова Ф.Т.) һәм Рысаева Лилия шушы елны республикада 1 нче урын яулады.

2006 нчы елда район олимпиадасында 4 призлы урын;

2007 нче елда район олимпиадасы буенча 5 призлы урын;

2008 нче елда район-олимпиадасы 5 призлы урын;

2009 нчы елда район-олимпиадасы 4 призлы урын.

«Хәзерге дәреснең төп үзенчәлеге: ул —балаларның акыл сәләтен үстерү». Академик М. Мәхмүтов тарафыннан әйтелгән бу сүзләр бүген дә мөһим яңгырый. Моны укытучы һәр дәрескә эш төрен, дәрес материалын сайлаганда да истә тотарга тиеш. Шуны истә тотып, татар теле һәм әдәбияты укытучылары кызыклы, заманча тормыш белән яши.

Укытучыларыбыз яңалыклардан читтә калмыйлар. Укытучыларны заманча технологияләр белән эшләргә өйрәтү һәм һөнәри осталыкларын күтәрү юнәлешендә нәтиҗәле эш башкарыла. 2007 нче елда 4, 2008 нче елда 1 укытучы , быел 4 укытучы Мәгарифне үстерү институты оештыра торган курсларда белемнәрен күтәрде. Шул максаттан чыгып, 2005 елда укытучыбыз Хәйретдинова Фәнзилә Тәбрисовна программасы кысаларында төзелгән “Киләчәк өчен укыту”, 2010 елда укытучыларыбыз Закирова К.Н. һәм Сафиуллина М.М.”Информацион – компьютер технологияләре” дигән курсларда укып, үзләренең белемнәрен арттырдылар.

Нәтиҗәләр дә бик куанычлы:укытучыларыбыз төп информацион технологияләрне көндәлек эшләрендә кулланырга өйрәнделәр.Интернетка эләгеп, дәрес темасына буклетлар ясый ,дәрес үткәрә,интернетта үз битен булдыра.Бигрәк тә әдәбият дәресләре өчен интернет хрестоматия вазыйфасын үти.Язучыларыбызның әсәрләрен үткәндә, аннан тиз генә укылачак әсәрне эзләп табып була.Үтелгән теманы кабатлау өчен дә, сорауларга җавапларны ,яңа чыккан газета-журналлардагы мәкаләләрне дә укучылар интернеттан эзләп табалар.Укучылар презентация ясаганда , сүзлекләрдән яңа сүзләрне эзләгәндә,чит илләрдәге укучылар белән электрон почта ярдәмендә хәбәрләшкәндә,виртуаль музейлар белән танышканда еш кына интернетка мөрәҗәгать итәләр.Безнең татар теле һәм әдәбияты укытучылары үзләре дә интернетта дәрес эшкәртмәләрен, укучыларның иҗади эшләрен урнаштыралар.Без дәресләребездә түбәндәге веб-ресурсларны кулланабыз.(таб.)

Фән-техниканың бүгенге дәрәҗәсе безнең гуманитар юнәлештәге фикерләүгә йогынты ясый, безнең фикер йөртү киңрәк мәйданга чыга һәм зур проблемалар бүгенге көн белән бәйләнә. Компьютер чаралары һәм мәгълүмати технологияләрне эшкә җигү фәннәрне укыту методларын камилләштерүгә нык этәргеч бирә. Компьютер технологияләреннән файдалану дидактиканың фәннилек, күрсәтмәлелек, аңлаешлы булу, эшлеклелек һәм мөстәкыйльлек принципларын куллану мөмкинлеге бирә.

Дәресләрдә генә түгел, класстан тыш чараларда да компьютер белән эш итүнең чикләнмәгән мөмкинлекләреннән файдалана алабыз.

Татар теле һәм әдәбияты укытучылары үзләренең педагогик тәҗрибәләрен таратуда актив эшлиләр.

Мәсәлән, 2009нчы елда 9нчы класс укучылары Гыйззәтуллина Фирүзә , Гыйззәтуллина Гүзәл(укытучылары Хәйретдинова Ф.Т.) һәм Шакирова Гөлназ (укытучысы Сафиуллина Ә.Н.) “Илһамлы каләм” конкурсында җиңү яулап, рәхмәт хатына лаек булсалар..,2010 нчы елда 10 нчы класс укучылары Гыйззәтуллина Ф.,Гыйззәтуллина Г. Һәм Хәйретдинова Карина (5 кл. укучысы),8класс укучысы Галәвиев Булат “Илһамлы каләм” конкурсында җиңү яулап, рәхмәт хатына лаек булдылар.

“Мәрҗани оныклары” дип аталган региональ конкурста Гыйззәтуллина Фирүзә 2нче урын( укытучысы Хәйретдинова Ф.Т.), Исмәгыйлов Булат 3нче урын (укытучысы Закирова Кәдрия Н.) яуладылар

9А класс укучысы Габидуллина Алинә (укытучысы Сафиуллина Ә.Н.) “Уйландырдың да безне Фәхреддин” дигән республика бәйгесендә 3 нче урын яулап дипломга лаек булды.2010 нчы елда”Укытучыма” темасына сочинениеләр язу конкурсында 7 нче класс укучысы Сафина Д 3нче урын яулап, мактау грамотасына лаек булды.”Зирэк тиен” республика конкурсында 2 нче А класс укучысы Гарифҗанова Ләйлә 120 балл җыеп, 1нче урын яулады.Грамота һәм истәлекле бүләк белэн бүләкләнде. (укытучысы Хәйретдинова Ф.Т.) Шулай ук 2010 нчы елда район күләмендә үткәрелгән 4 нче “Киләчәк баскычлары” дип аталган фәнни-гамәли конференциядә 10 нчы А класс укучылары Закирова Гөлшат һәм Шәмсетдинова Алия 3 урын яуладылар.(фәнни җитәкчеләре Хәйретдинова Ф.Т.)

Билгеле,бу уңышлар җиңел генә килми. Укучылар белән дәрестә һәм дәрестән соң системалы шөгыльләнергә , фәнгә кызыксыну уятырга кирәк.Киләчәктә дә укытучыларыбыз үзләренең инфокоммуникацион компетентлыкларын үстерергә зур өлешләрен кертерләр һәм түбәндәге төзелгән план буенча эшләрләр.(план)

Шулай итеп, татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә укыту процессын заманча информацион технологияләр нигезендә оештыру, үстерелешле укыту бурычларын хәл итәргә, белем бирүнең сыйфатын үстерергә зур ярдәм итәчәк.